Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русиягә карата чикләүләрне алуның шартларын атады


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Русиягә карата чикләүләрне алуның шартларын атады. Моның өчен Мәскәү Сүрия һәм Украина мәсьәләләрендә Кушма штатлар мәнфәгатьләренә җавап бирерлек чигенүләргә барырга тиеш.

Русия Сүрия һәм Украина мәсьәләләрендә АКШ мәнфәгатьләренә җавап бирерлек чигенүләргә барса, Трамп Кремльгә карата кертелгән чикләүләрне алу-алмауны карарга әзерлеген белдерде. Бу хакта ул Reuters агентлыгына интервьюда әйтте. "Моннан башка мин бу мәсьәләләне карап тормыйм", диде АКШ президенты.

2014 елда АКШ Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы низагка тыкшынуы өчен Русиянең кайбер ширкәтләренә һәм физик затларына карата чикләүләр кертте. Соңрак ул санкцияләр киңәйтелде һәм берничә тапкыр озайтылды.

Күптән түгел АКШ Конгрессы сайтында Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турындагы канун өлгесе дөнья күрде.

"Америка иминлеген Кремль агрессиясеннән яклау" дип аталган әлеге документ АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия президенты Владимир Путин очрашуыннан соң әзерләнде. Анда сәяси белдерүләр дә, Русия гамәлләренә җавап итеп кабул ителергә тиеш конкрет чаралар да бар.

АКШ Дәүләт департаменты Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауга бәйле 22 августта Русиягә карата яңа чикләүләр кертәчәге турында белдерде. Аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспорты тыялачак. Сүз авиациядә кулланылучы электрон җиһазлар турында бара. Моннан тыш, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотыла.

Мәскәү җавап чаралары күрергә әзерләнә.

Reuters-ка биргән интервьюда Дональд Трамп Владимир Путин белән Һелсинкида узган ябык очрашуда Израиль, Сүриядәге вазгыять, Кырым аннексиясе һәм Украина көнчыгышындагы хәлләр, "Төньяк агым-2" төзелеше турында сөйләшү булды дип белдерде. Тармп сүзләренчә, Путин Америка чикләүләре мәсьәләсен күтәрмәгән.

XS
SM
MD
LG