Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең Канн шәһәрендә Сабантуй уза


24 августта Франциянең Канн шәһәрендә Сабантуй уза. Ул Русия сәнгате көннәре кысаларында оештырыла.

Франциядә Русия сәнгате көннәре пәнҗешәмбе башланды. Ул көнне Фестивальләр һәм конгресслар сараеның Дебюсси театры залында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбе чыгыш ясаган.

Концерт вакытында Канн шәһәре мэры Давид Лиснарга татар түбәтәе бүләк иткәннәр.

Сабантуй Фестивальләр һәм конгресслар сарае каршында уза. Кич исә "Урыс төне" дип аталаган гала-концерт булачак. Русия көннәре 27 августка кадәр дәвам итә.

Чараларны оештыруга Татарстан, Русия тышкы эшләр министрлыгы, Русия мәдәнит министрлыгы, Канн шәһәре мэриясе һәм Фестивальләр һәм конгресслар сарае ярдәм иткән дип яза ТАСС.

Каннда Сабантуй 2009 елда да уздырылган иде. Ул вакытта да аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырды.

Былтыр исә Сабантуй Парижда Эйфель манарасы янында янында Марс кырында үтте. Анда Казаннан махсус очкыч белән 500ләп кеше килде, Шулай ук Татар конгрессы акчасына Европа илләреннән татарга да, Татарстанга да бернинди катышы булмаган, хәтта татарны сөймәүче кешеләрнең бушлай барып Париж карап, бәйрәм итеп кайтканлыгы ачыкланды.

Соңрак монополиягә каршы хезмәт Парижда Сабантуй уздыруда 10 миллион сум күләмендә канун бозылу турында белдерде.

XS
SM
MD
LG