"Барлык белем бирү оешмаларында да туган телләрне өйрәнү хокукын гамәлгә ашыруда дәүләт гарантияләренең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк", дигән Һидиятов. Аның сүзләрен Татар-информ китерә.
Аның әйтүенчә, балалар бакчаларында туган телләрне өйрәтү, ата-аналар фикерен исәпкә алып, белем бирү оешмасының статусы нигезендә оештырылырга тиеш.
Казан мәгариф идарәсе башлыгы әйтүенчә, хәзер балаларда туган телләргә карата кызыксыну уята торган төрледән-төрле технологияләр һәм укыту әсбаплары бар. "Мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең бурычы – тиешле шартлар тудыру һәм педагоглар эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру", дип сүзен йомгаклаган ул.
Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Кукмарада узган республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында татар теле мәсьәләсен президент Рөстәм Миңнеханов та күтәрде. Проблемнарның озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек диде президент.
25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Федерация шурасы раслаганнан соң 4 августта аны Русия президенты Владимир Путин имзалады.
Татарстанда күпме укучының туган тел буларак татар теле сайлавы әлегә билгеле түгел. Беренче мәгълүматларга караганда, күрсәткечләр былтыргы кебек булыр дип көтелә. 2017 елның ноябрендә Татарстанда укучыларның 69,3 проценты туган тел буларак татар телен, 28,9 проценты урыс телен, 1,22 проценты чуаш телен сайлаган. Удмурт, мари, мордва (эрзя, мукшы) телләрен сайлаучылар бер проценттан ким булган.