Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тыюлыкларында татар теле тыелганмы?

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Казан урамнары атамаларын татар һәм урыс телләрендә язу мәсьәләсенә нокта куярга чакырды. Андый нокта куеласы урыннар Татарстанның башка урыннарында да байтак. Азатлык хәбәрчесе "Түбән Кама" паркында булып кайтты.

Татарстандагы "Түбән Кама" паркына 1991 елның апрелендә нигез салынган. Ул 26601 һектар мәйданны биләсә дә, биредә татарлыкка, татар сүзләренә урын каралмаган. Азатлык парк идарәсенә мәгълүмат такталарында нигә татарча бер сүз дә язылмавы турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Паркның экологик мәгълүмат бүлеге мөдире Лилия Новикова моны татарча язу өчен урын җитмәү белән аңлатты. "Без аны татарча да эшләсәк, язуны зурайтырга кирәк, шрифтын да үзгәртәсе. Андый мәгълүматны кабул итү кыенлаша", диде ул Азатлыкка. Канун нигезендә язуларның ике дәүләт телендә булырга тиешлеге турындагы сүзләргә түрә: "Безгә өстән андый күрсәтмә булмады", дип җавап бирде.


XS
SM
MD
LG