"Салават күпере" торак комплексында чатырларны беренче тапкыр гына кормыйлар. Узган ел да нәкъ шушы урында бер ай дәвамында каршылык күрсәткәннәр иде. Ләкин түрәләрнең вәгъдәләре буш сүз булып чыкты. 11-1 санлы йортта төзелеш һаман да тәмамланмаган. Гәрчә ул 2015 елда ук тапшырылырга тиеш булган. Хәзер йортны төзи башлаган "ПСО Казан" ширкәтен "Строитель+" алыштырырга тиеш. Ләкин төзелеш урынында тынлык хөкем сөрә. Ә барлыгы өч йорт әзер түгел.
Целлофан дивар һәм суык чатырлар
Протест белдерүчеләр 18 августта җыелып, унга якын чатыр корган. Эчендә матрас һәм калын юрган.
"Төнен суык. Юрганнарга төренеп йоклыйбыз, бик суык", дип хис-кичерешләрен яшермәде Азатлыкка Ирек Нуруллин. Ашау урынын исә агачлар арасына корып, дүрт яктан да азык-төлек целлофаны белән уратып алганнар. "Махсус шулай эшләдек. Хәзер җил көчле. Ә болай җил исми" ди Ирек.
Ирек Нуруллин фатирын дүрт ел көтә. Ул ике бала атасы. Олысын "Салават күпере"ндәге балалар бакчасына чиратка бастырганнар. Балага 3 яшь тулса да, чиратның озак баруын әйтә. Хәзер ул гаиләсе белән фатир яллап яши. "Түрәләргә ышаныч бетте" дип тәмамлады сүзен Ирек.
Аш өстәле янында утыргычлар. Кем ничек булдыра, шуның кадәр ризык китерә. Монда чәкчәктән алып, казылыкларга кадәр бар. "Тышта" учак ягалар. Шунда ук казанда аш пешерәләр икән. "Бер көнне коймак та пешердек", ди "аш бүлмәсендә" утыручы бер ханым.
"Яшәр урыныбыз юк"
"Бу йортны көтүче күпчелек халыкның башка җирдә яшәргә урыны юк. Чатырларда яшәүчеләрнең саны 150гә җитә. Гел алышынып торабыз. Төнгә ирләр кала. Хатын-кызлар, балалар өйләренә кайта. Кемдер моннан гына эшкә китә", дип сөйләде Азатлыкка Альбина Гәрәева.
Ул ире һәм улы белән килгән. Фатирын инде 2013 елдан бирле көтә. Шул вакыттан бирле ай саен торак өчен түләп торалар. Улы "Салават күпере"ндә быел ачылачак мәктәпкә беренче сыйныфка барачак. Йөрергә уңайлы автобусы юк, шуңа монда фатир яллап яшәргә мәҗбүр булачакбыз, ди ул.
"Безнең мәгълуматларга күрә, "ПСО"га акчалар 100 процент күчерелгән булган, ләкин төзелеш һаман тик тора. Яңа елдан бирле безнең өйдә төзелеш бер процентка гына кузгалды. Түрәләргә ышанычыбыз юк. Чөнки алар 2015 елның декабрендә йорт тапшырыла дип вәгъдә биргәннәр иде. Декабрьдан кичектерделәр мартка, марттан июньгә, июньнән сентябрьгә, сентябрьдән декабрьгә - һәм ел саен шулай кичектереп килделәр. "ПСО" бу объектта эшен туктатса да, никтер вагоннары һаман тора", дип сөйләде Альбина Гәрәева.
Түрәләр дә килеп китте
Каршылык күрсәтүчеләр янына унга якын түрә килгән. Шуларның берсе Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды мөдире Тәлгать Абдуллин һәм төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев.
"Сез башлаган каршылыкның мәгънәсе юк, сез соң чыккансыз, сезнең проблем хәл ителгән дип әйтеп киттеләр. Эшләнгән эшләре генә күренми", ди Марина Власова.
"Салават күпере"нә август аеның соңгы көннәрендә Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш булган. Яңа салынган мәктәпне карар өчен. Шул максаттан, кыска вакыт эчендә юл хезмәте эшчеләре урамнарда кыштан бирле җыелган пычракларны җыештырды, юлларга сызыклар сызды, чирәмнәрне кыркыды. Ләкин президентның торак комплекска бару-бармавы рәсми хәбәрләрдә яктыртылмады. Тик Миңнехановның "Салават күпере"нә килмәвен каршылык күрсәтүчеләр белән бәйләп караучылар да бар. Президентның соңрак, 1 сентябрьгә килүе дә ихтимал диләр.
"Президент, ник безнең хакта уйламыйсың?"
11-1 санлы йортның төзелмәве президентка турыдан-туры бәйле булмаса да, кайбер бәйләнешләр бар. "ПСО Казан" ширкәтенең республика җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре беркемгә дә сер түгел. Иң зур объектлар һәрвакыт аларга бирелеп килде. "Салават күпере"ндәге йорт өчен акчалар тулысынча тапшырылган булса да, төзелеш нәкъ Самарда стадион төзелгән вакытта тукталды. Бөтен акча да зур төзелешкә киткән дигән фаразны дәүләт торак фонды мөдире Тәлгать Абдуллин да әйткән иде. Димәк, төзелешнең озак вакытка туктавын Миңнеханов белә торып моңа күз йомган. Иң мөһиме - Путин алдында стадион өлгерсен.
"ПСО Казан" ширкәтен данга күмделәр, ә өч йорты һаман төзелми тора. Алар кеше турында гомумән уйламый, аларны һаман яклап киләләр. "ПСО Казан" аркасында без кечкенә балалар белән чатырларда торырга мәҗбүрбез. Төннәрен хәзер бик салкын. Балалар маңкалый, авырыйлар. Шуңа да карамастан, алга китеш күренми. "ПСО Казан" документларны "Строитель+" ширкәтенә тапшырырга һич теләми", ди Марина Власова.
Марина Власова - укытучы. Ләкин ул, һәм әңгәмәгә баручы башкалар да, кайда эшләүләрен күрсәтмәүне сорый. Власова 2011 елда чиратка баскан, 2015 елда ук фатир алырга тиеш булган, ләкин һаман тораксыз.
"Безне бу дәүләт күрми, ишетми. Бу илдә яшибез, аңа эшлибез, ә ул безне санга да сукмый. Миңнехановка да, Путинга да хатлар яздык", ди ул.
"Монда сорау өстенә сорау. Юл проблемы чишелеп бетмәде. Тагын бер җәмәгать транспорты маршруты җибәрәбез дип вәгъдә бирделәр, ул да күренми. Президент районы бит бу! Кайда соң ул президент? Ник ул кул кушырып утыра? Безнең өчен берни эшләнми, безнең турыда беркем уйламый", дип гаҗәпләнде Марина Власова.
"Ахыргача көрәшәчәкбез"
"Монда без төзелеш кабат башланганчы чатырларда яшәячәкбез. Моннан китмибез", ди Альбина Гәрәева. Ул алга таба үзгәрешләр булмаса, мәхәкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген әйтә.
"Без үз кануннарыбызны беләбез. Ахырга кадәр баш имиячәкбез. Өч ел эчендә фатир белән тәэмин итәргә тиешләр. Без Чистай урамы, Горки микрорайонында, Киров һәм Авиатөзелеш районнарында дәүләт торак фондының йортларында уйнатылмаган буш фатирлар булуын, анда беркем дә яшәмәвен беләбез. Алар безгә шул фондтан фатир бирергә тиешләр. Гаиләләр торак яллап интекмәскә тиеш" ди Марина Власова.