Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәни принц III (Маленький принц III)


В рамках курса "Читаем на татарском" продолжаем знакомить вас с мировой классикой на татарском языке. По просьбам наших читателей предлагаем вам третью часть "Маленького принца" Антуана де Сент-Экзюпери (перевод Разиля Валиева). Текст адаптированный, прилагаем к нему перевод ключевых фраз и аудио.

Нәни принц (Маленький принц) – III
please wait

No media source currently available

0:00 0:15:53 0:00
йөкләү

8

Нәни принцның планетасына иң якыннары 325, 326, 327, 328, 329 һәм 330 нчы планеталар була. Ул шуларга барырга тели. Үзеңә бер эш табарга кирәк бит инде.

Беренче астероидта король яши икән. Ул башыннан аягына кадәр куе кызыл киемгә һәм мехларга төренгән. Гади, әмма бик мәһабәт тәхеттә утыра, ди.

Король принцны күрә һәм:

– Менә минем буйсынучым! – дип кычкыра.

"Ничек таныды икән? – дип уйлый Нәни принц. – Ул бит мине беренче тапкыр күрә!".

Корольләр дөньяга өстен караганын, алар башка кешеләргә буйсынучыларга кебек караганын ул әле белми иде.

СЛОВА:

иң якыннары – самые близкие​
Үзеңә бер эш табарга кирәк бит инде. – Надо же найти себе какое–нибудь занятие.​
Ул башыннан аягына кадәр куе кызыл киемгә һәм мехларга төренгән. – Он с ног до головы был одет в красную одежду и меха.
буйсынучы – подчинённый
мәһабәт тәхеттәна величественном троне
Ничек таныды икән? – Как же он узнал?
беренче тапкыр – первый раз
Корольләр дөньяга өстен караганын, алар башка кешеләргә буйсынучыларга кебек караганын ул әле белми иде. – Он ещё не знал, что короли смотрят на мир свысока, на людей смотрят как на подчинённых.

Якынрак кил, минем сине бик күрәсем килә, – ди король. Кемдер өчен король була алуы белән ул бик горурлана.

Нәни принц утырырга урын эзли. Ләкин корольнең мехлы киеме бөтен планетаны каплый. Принц басып тора. Шулвакыт ул иснәнеп куя.

– Монарх каршында иснәнү бездә тыела. Мин сиңа иснәнмәскә әмер бирәм.

– Мин ялгыш, – дип җавап бирә Нәни принц. – Мин бик озак юлда булдым, йокламадым...

– Алайса, мин сиңа иснәргә әмер бирәм, – ди король. – Күп еллар минем моны күргәнем юк. Бик кызык бу миңа. Әйдә иснә!

Нәни принцның йөзе кызара. Ул:

– Мин, мин... каушыйм... бүтән булмый.

– Һе, һе... Алайса, мин сиңа иснәргә дә, иснәмәскә дә...

Король бутала, аның хәтта ачуы да чыга.

Король өчен иң мөһим нәрсә – бөтен кешенең аңа буйсынуы.

СЛОВА:

якынрак кил – подойди поближе​
күрәсем киләхочу видеть
Кемдер өчен король була алуы белән ул бик горурлана. – Он очень гордится тем, что может для кого–то быть королём.
иснәнеп куя – принюхивается
тыела – запрещается
әмер бирәм – приказываю
каушыйм – волнуюсь
ачуы да чыга – злится
иң мөһим нәрсә – самое важное

Бу – хокукы чикләнмәгән монарх икән. Ләкин ул бик мәрһәмәтле була. Шуңа бары тик акыллы әмерләр генә бирә.

Нәни принц оялып:

– Утырырга ярыймы? – дип сорый.

– Утырырга әмер бирәм! – дип җавап бирә король.

Нәни принц аптырый. Шундый кечкенә планета... Король нәрсә белән идарә итә икән?

– Сорарга рөхсәт итегез, – ди ул.

– Сорарга әмер бирәм!

– Сез нәрсә белән идарә итәсез?

– Бөтен нәрсә белән!

Король үзенең планетасына, башка планеталарга, йолдызларга күрсәтә.

– Сез боларның барысы белән дә идарә итәсезме? – дип тагын сорый принц.

– Әйе, – ди король.

– Йолдызлар да Сезгә буйсынамы?

– Йолдызлар да миңа буйсыналар. Сүземне тыңламаганны яратмыйм мин.

Нәни принц таң кала. Аның көче дә шулай күп булсын иде. Ул кояш батканын көнгә кырык дүрт тапкыр гына түгел, ә җитмеш ике, йөз, ике йөз тапкыр карар иде.

СЛОВА:

Бу – хокукы чикләнмәгән монарх икән. – Оказалось, это монарх с неограниченными правами.​
бары тик – только лишь
идарә итә – управляет
буйсына – подчиняется
Сүземне тыңламаганны яратмыйм мин. – Не люблю, когда меня не слушают.
таң кала удивляется
кояш бата солнце садится
кырык дүрт сорок четыре
җитмеш ике семьдесят два
йөз здесь: сто

Принц корольдән:

– Минем кояш батканын күрәсем килә... Зинһар өчен, миңа яхшылык эшләгез, кояшка батарга әмер бирегез... – дип сорый.

– Һәр кешегә кулыннан килгәнне генә сорарга кирәк. Мин кояшка батарга әмер бирермен. Ләкин моның өчең уңай шартлар булуы кирәк.

– Ә уңай шартлар кайчан булыр соң?

– Эһ–һем... Ул бүген кичке җиде сәгать тә кырык ике минутта булыр. Шул вакытта әмеремнең ничек үтәлгәнен күрерсең.

Бу планетада принцка күңелсез була.

– Китәргә кирәк, – ди ул корольгә.

– Кал! – ди король. – Калсаң, мин сине министр итеп билгеләрмен.

– Нинди министр?

– Эһ–ем...юстиция министры...

Монда хөкем итәр кеше юк бит.

– Алайса, үзеңне үзең хөкем ит. Монысы – иң авыры. Үзеңне хөкем итү башкаларны хөкүм итүдән күп тапкыр авыррак. Әгәр үзеңне дөрес хөкем итә алсаң, димәк, син чын акыл иясе.

– Үз–үземне мин бөтен җирдә хөкем итә алам, – ди Нәни принц.

– Эһ–ем... Минем планетада бер карт күсе яши иде. Син аны хөкем итә аласың. Ләкин аның гаебен кичерергә кирәк була. Карт күсене сакларга кирәк: ул бездә берәү генә.

– Миңа китәргә вакыт.

– Юк, вакыт түгел.

– Алайса, король, сез миңа юлга чыгарга әмер бирегез.

– Мин сине илче итеп билгелим! – дип кычкыра король.

«Бик сәер халык бу олылар», – дип уйлый принц.

СЛОВА:

кулыннан килгәнне – что в силах (сделать)
уңай шартлар – удобные/подходящие условия
кичке җиде сәгать тә кырык ике минутта – вечером в семь часов и две минуты
Шул вакытта әмеремнең ничек үтәлгәнен күрерсең. – Тогда увидишь, как исполнится моё повеление.
Монда хөкем итәр кеше юк бит. – Но здесь ведь некого судить.
чын акыл иясе – истинный обладатель ума
күсе – крыса
гаебен кичерергә – простить вину/ошибку
юлга чыгарга – выйти в дорогу
илче итеп билгелим – назначаю послом

9

Икенче планетада дансөяр кеше яши икән.

Принцны күргәч:

– Менә мине сөюче дә килде! – дип кычкырган ул.

Дан яратучылар аларга барлык кешеләр дә табына дип уйлый бит.

– Хәерле көн, – ди Нәни принц. – Эшләпәгез бик кызык икән сезнең.

– Кеше белән исәнләшер өчен кирәк ул, – ди дансөяр. – Кызганыч, монда беркем дә килми.

Шуннан принцтан:

– Кулларыңны чәбәклә әле, – дип сорый.

Нәни принц кулларын чәбәкли, ә дансөяр тыйнак кына башын ия.

Башта принц бу планетада күңеллерәк дип уйлый. Әмма биш минуттан ул бу уеннан да туя.

– Син чыннан да миңа сокланасыңмы? – дип сорый дансөяр.

– Ә нәрсә соң ул соклану?

– Соклану, хөрмәт итү – минем бу планетада башкалардан чибәррәк, баерак, акыллырак булуымны тану ул.

– Ләкин синең планетада башка беркем дә юк бит!

– Шулай да күңелемне күр син, соклан миңа!

– Мин сокланам, – ди Нәни принц. – Ләкин сиңа моннан ни файда?

Нәни принц дансөярдән дә кача.

«Чыннан да, бу олылар бик сәер кешеләр икән», – дип юлга чыга ул.

СЛОВА:

дансөяр – честолюбец​
мине сөюче – любящий меня
эшләпә – шляпа
исәнләшер өчен – чтобы поздороваться
кызганыч – к сожалению
чәбәклә – похлопай
тыйнак кына башын ия – скромно наклоняет голову
күңеллерәк – веселее
бу уеннан да туя – (ему) и от эта игра надоедает
сокланасыңмы? – восхищаешься?​
тану здесь: признание
күңелемне күр – порадуй
кача – прячется, убегает

10

Киләсе планетада сәрхүш яши икән.

Принц планетага килгәндә, сәрхүш рәт–рәт тезелгән шешәләр каршында утырган. Шешәләрнең кайберләре буш, кайберләре тулы икән.

– Син нишлисең? – дип сораган аннан принц.

– Эчәм.

– Нигә?

– Онытыр өчен.

– Нәрсәне онытыр өчен? – Бу сәрхүшне ул бик кызгана.

– Үземә оят икәнне онытасым килә, – ди сәрхүш һәм ия.

– Нәрсәдән оят соң сиңа? – Принцның бу бичарага бик ярдәм итәсе килә.

– Эчкәнемнән оялам! – дип аңлата сәрхүш һәм башка бер сүз дә әйтми.

Принц тагын гаҗәпләнә.

«Әйе, олылар, һичшиксез, бик, бик сәер халык», – дип китә ул.

СЛОВА:

киләсе – следующий​
сәрхүш – пьяница
рәт–рәт тезелгән шешәләр каршында – напротив выстроенных в ряды бутылок
Шешәләрнең кайберләре буш, кайберләре тулы икән. – Некоторые бутялки пустые, некоторые полные.
кызгана – жалеет
башын ия – наклоняет голову
бичара – бедняга
һичшиксез – несомненно
сәер халык – странный народ

11

Дүртенче планета эшлекле кешенеке булган.

Бу кеше бик күп эшләгән. Хәтта принцның килгәнен дә күрмәгән.

– Хәерле көн, – дигән аңа принц. – Тәмәкегез сүнгән.

– Икегә өчне кушкач – биш. Бишкә җидене – унике. Уникегә өчне – унбиш. Хәерле көн... Унбишкә җидене – егерме ике. Егерме икегә алтыны – егерме сигез. Шырпы сызарга да вакыт юк. Егерме алты да биш – утыз бер. Уф! Шулай итеп, биш йөз дә бер миллион алты йөз егерме ике мең җиде йөз утыз бер.

– Нәрсә биш йөз миллион?

– Ә? Син мондамы әле? Биш йөз миллион... Нәрсә икәнен дә белмим инде... Эш муеннан! Җитди кеше мин, сөйләшеп торырга вакытым юк! Икегә бишне – җиде...

СЛОВА:

эшлекле кеше – деловой человек​
Тәмәкегез сүнгән. – Ваша сигара погасла.
унике – двенадцать
егерме ике – двадцать два
Шырпы сызарга да вакыт юк. – и спичку зажечь некогда.
утыз бер – тридцать один
Шулай итеп, биш йөз дә бер миллион алты йөз егерме ике мең җиде йөз утыз бер. – Итак, пятьсот один миллионов шестьсот двадцать две тысячи семьсот тридцать один.
Нәрсә икәнен дә белмим инде. – Уж и не знаю, чего...
Эш муеннан! – Дел по горло!
җитди – серьёзный

– Нәрсә ул биш йөз миллион? – дип кабатлый Нәни принц: соравына җавап алмыйча, тынычланмый иде ул.

Эшлекле кеше башын күтәрә.

– Бу планетада инде илле дүрт ел яшим. Шул вакытта өч тапкыр эшемне бүлделәр. Беренче тапкыр егерме өч ел элек май кондызы очып килде. Мин өч хата ясадым. Икенче тапкыр унбер ел элек ревматизм өянәге булды. Чөнки мин гел утырам. Анда–монда йөрергә вакытым юк. Җитди кеше мин. Менә хәзер өченче тапкыр... Димәк, биш йөз миллион...

– Нәрсә миллион?

– Биш йөз миллион әнә теге һавадагы нәрсәләр.

– Нәрсә соң алар? Чебенме?

– Юк. Бик кечкенә, ялтырыйлар...

Бал кортлары?

Юк инде. Кечкенә, алтын төстә. Эшсезләр шуларга карыйлар һәм хыялланалар. Ә мин – җитди кеше. Хыялланырга вакытым юк.

СЛОВА:

илле дүрт – пятьдесят четыре​
бүлделәр здесь: прервали
май кондызы – майский жук
хата ясадым – совершил ошибку
ревматизм өянәге – приступ ревматизма
анда–монда – туда–сюда
һавадагы нәрсәләр – штуки на небе
чебен – муха
ялтырый – сверкает
бал корты – пчела
алтын төстә – золотого цвета
эшсезләр здесь: бездельники

– Ә-ә, йолдызлар?

– Менә, менә. Йолдызлар.

– Биш йөз миллион йолдыз? Син алар белән нишлисең?

– Нишлим?

– Әйе.

– Берни дә эшләмим. Алар минем байлыгым...

– Йолдызлар синең байлыгың?

– Әйе.

– Ләкин мин корольне күрдем. Ул...

– Корольләрнең бернинди дә байлыклары булмый. Алар идарә генә итә. Бу бөтенләй башка нәрсә.

Йолдызлар сиңа нигә кирәк соң?

– Бай булу өчен.

– Ә бай булу нигә кирәк?

Әгәр яңа йолдыз ачсалар, аны да сатып алыр өчен.

– Ә йолдызларны ничек үзеңнеке итәргә? – дип һаман сорый принц.

– Йолдызлар кемнеке? – ди эшлекле кеше.

– Белмим. Беркемнеке дә түгел.

– Димәк, минеке, чөнки беренче булып бу фикер минем башка килде.

Шул җитәме?

– Әлбәттә. Әгәр син алмаз тапсаң, аның хуҗасы булмаса, димәк, алмаз – синеке. Әгәр башыңа фикер килсә, аңа патент аласың. Йолдызлар – минем байлыгым, чөнки миңа кадәр аларны үз байлыгы итү беркемнең дә башына килмәгән.

– Менә монысы дөрес, – ди Нәни принц. – Син аларны нишләтәсең соң?

Җитәкчелек итәм. Аларны кат–кат саныйм. Бик авыр эш бу. Әмма мин – җитди кеше.

Принц тынычланмый.

– Әгәр минем ефәк яулыгым булса, мин аны үзем белән алып китә алам. Әгәр дә чәчәгем булса, өзә алам. Ә син йолдызларны үзеңә ала алмыйсың бит!

– Мин аларны банкка сала алам.

– Ничек?

СЛОВА:

Бу бөтенләй башка нәрсә. – Это совсем другое.​
Әгәр яңа йолдыз ачсалар, аны да сатып алыр өчен. – Чтобы, если откроют новую звезду, и её купить.
үзеңнеке итәргә – сделать своей
Шул җитәме? – Этого достаточно?
хуҗа – хозяин
әгәр башыңа фикер килсә – если в голову придёт мысль
Җитәкчелек итәм. – Руковожу.
кат–кат саныйм – по несольку раз пересчитываю
ефәк яулык – шёлковый платок
үзем белән алып китә алам – могу унести с собой
өзә алам могу сорвать

Менә болай: кәгазьгә ничә йолдыз бар икәнен язам. Аннары шул кәгазьне йозакка биклим.

Принц бернәрсә дә аңламый.

– Минем чәчәгем бар, – ди ул. – Мин һәр иртә аңа су сибәм. Минем өч вулканым бар, мин аларны һәр атна чистартам. Өчесен дә чистартам. Хәтта сүнгәнен дә. Дөньяда нәрсә булмас. Вулканнарыма да, чәчәгемә дә миннән файда гына бар. Ә йолдызларга синнән бер файда да юк...

Эшлекле кеше аңа бер сүз дә әйтә алмый. Нәни принц тагын юлга чыга.

«Чыннан да, искиткеч халык бу зурлар», – дип кабатлый ул.

СЛОВА:

кәгазь – бумага​
йозакка биклим – запираю на замок
һәр иртә – каңдое утро
һәр атна – каңдую неделю
Хәтта сүнгәнен дә. – Даже (здесь:) остывший.
Дөньяда нәрсә булмас. – Чего в мире не случится.
файда – польза
чыннан да – и вправду
искиткеч халык – поразитльный
кабатлый – повторяет

12

Бишенче планета бик кызык булган. Ул барысыннан да кечерәк, ди. Монда бары тик фонарь һәм фонарь кабызучы сыйган. Бу планетада кешеләр юк. Алайса, фонарь нигә кирәк булды икән? Нәни принц моны һич аңламаган. Ул болай уйлый:

«Бәлки бу кеше сәердер. Ләкин король, дансөяр, эшлекле кеше яисә сәрхүш кебек сәер түгел. Аның эшендә мәгънә бар. Ул фонарен кабыза, һәм дөньяда тагын бер йолдыз кабынган кебек була. Искиткеч яхшы эш. Чөнки матур».

Планетада принц фонарьчыга баш ия.

Хәерле көн, – ди ул. – Нигә фонарьны сүндердең?

– Шулай килешенгән, – ди фонарьчы һәм фонарьны кабыза. – Хәерле көн!

– Нәрсә килешенгән?

– Фонарьны сүндерү. Хәерле кич!

Тагын фонарьны кабыза.

– Ә нигә тагын кабыздың?

– Шулай килешенгән, – дип кабатлый фонарьчы.

– Аңламыйм, – ди Нәни принц.

– Аңларга кирәкми, – ди фонарьчы. – Вәгъдә вәгъдә инде. Хәерле көн!

Тагын фонарьны сүндерә.

СЛОВА:

Ул барысыннан да кечрәк, ди. – Она меньше всех.​
фонарь кабызучы – фонарщик
сыйган – поместился
бәлки – вероятно
сәер – странный
мәгънә бар – есть смысл
кабыза – включает
дөньяда тагын бер йолдыз кабынган кебек була – будто в мире загорается ещё одна звезда
Искиткеч яхшы кеше. – Удивительно хороший человек.
баш ия здесь: преклоняется

Аннары маңгаендагы тирне сөртә һәм болай ди:

– Эшем авыр минем. Кайчандыр аның мәгънәсе бар иде. Фонарьны иртән сүндерә, ә кич кабыза идем...

– Ә аннары нәрсә булды?

– Минем планета елдан–ел тизрәк әйләнә. Хәзер бер минутта бер тапкыр әйләнә. Мин тын да ала алмыйм.

– Менә кызык! Димәк, синең планетаңда көн бер генә минут дәвам итә!

– Бер кызыгы да юк. Без синең белән инде бер ай сөйләшәбез.

– Бер ай?!

– Әйе. Утыз минут. Утыз көн. Хәерле кич!

Ул тагын фонарьны кабыза.

Принц фонарьчыга ярдәм итәргә тели.

– Тыңла. Син кайчан телисең, шул вакытта ял итә аласың. Мин моның бер юлын беләм.

– Минем гел ял итәсем килә, – ди фонарьчы.

– Синең планетаң кечкенә, – ди принц. Син гел атлап тор. Һәрвакыт кояш астында буласың.

– Миңа моннан файда әз. Мин бик йокларга яратам.

– Алайса бик яхшы түгел икән.

– Бик начар. Хәерле көн!

Һәм ул фонарен сүндерә.

«Менә бу кешене король дә, дансөяр дә, сәрхүш тә, эшлекле кеше дә яратмас иде. Әмма ул үзе турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлый», – дип фикерләде Нәни принц.

СЛОВА:

маңгаендагы тир – пот на лбу​
кайчандыр – когда–то
елдан ел тизрәк әйләнә – каждым годом врщается всё быстрее
тын да алмыйм – даже не дышу
Син кайчан телисең, шул вакытта ял итә аласың. – Когда захочешь, тогда можешь отдыхать.
юл здесь: способ, выход
Син гел атлап тор. – Ты не переставая шагая
фикерләде – рассуждал

13

Алтынчы планета фонарьчы планетасыннан ун тапкыр зуррак икән. Анда калын китаплар язучы карт яши.

Ул Нәни принцны күрә дә:

– О! Сәяхәтче килде! Син каян килдең? – дип кычкыра.

– Нинди зур китап! – ди аңа принц. – Сез монда нишлисез?

– Географ мин, – ди карт.

– Кем соң ул географ?

Диңгезләр, елгалар, шәһәрләр, таулар һәм чүлләрнең кайда урнашканын белә торган галим.

– Кызык! – ди Нәни принц. – Менә моны эш дисәң дә була! Сезнең планетагыз бик матур. Ә океаннар бармы монда?

– Анысын белмим, – ди географ.

– Ә таулар бармы?

– Белмим, – дип кабатлый географ.

– Ә шәһәрләр, елгалар, чүлләр?

– Анысын да белмим.

– Географ бит сез!

– Шулай. Мин географ, ә сәяхәтче түгел. Сәяхәтчеләр җитми миңа. Шәһәрләр, елгалар, таулар, диңгезләр, океаннар һәм чүлләр санын географлар исәпли алмый бит. Географның анда–монда йөрергә вакыты юк. Кабинеттан чыкмый ул. Ул сәяхәтчеләр сөйләгәнне яза. Ләкин башта сәяхәтченең нинди кеше икәнен тикшерә.

СЛОВА:

сәяхәтче – путешественник​
Диңгезләр, елгалар, шәһәрләр, таулар һәм чүлләрнең кайда урнашканын белә торган галим. – Учёный, который знает, где расположены моря, реки, города, горы и пустыни.
Менә моны эш дисәң дә була! – Вот это можно назвать работой!
җитми – не хватает
исәпли алмый – не могут считать

– Нигә?

– Сәяхәтче алдаса, география дәреслекләрендә барысы да бутала. Шуңа сәяхәтченең сүзен тикшерәләр.

– Ничек тикшерәләр? Барып карыйлармы?

– Юк. Алай бик мәшәкатьле бит. Әгәр сәяхәтче тау тапса, аның зур ташларын алып килә. Менә син дә сәяхәтче бит! Үз планетаң турында сөйлә миңа.

– Минем планетада бик кызык түгел. Барлык нәрсә дә бик кечкенә. Минем өч вулканым бар. Берсе сүнгән. Тагын бер чәчәгем бар.

– Без чәчәкләрне билгеләмибез. – ди географ.

– Ник? Иң матуры шулар бит!

– Чәчәк ул бүген бар, иртәгә юк. Эфемер ул.

– Ничек инде эфемер?

– География китаплары – дөньяда иң кыйммәтле китаплар, – дип аңлата географ. Алар беркайчан да искермиләр. Таулар урыныннан сирәк күчә бит. Океаннар да кипми.

СЛОВА:

дәреслек – учебник​
бутала – запутывается
тикшерәләр – проверяют
Барып карыйлармы? – Идут и смотрят?
мәшәкатьле – хлопотливо
билгеләмибез – не отмечаем
кыйммәтле – дорогой
аңлата здесь: объясняет
искерми – не стареет
Таулар урыныннан сирәк күчә бит. – Ведь горы редко смещаются.
кипми – не высыхает

Ләкин сүнгән вулкан янарга мөмкин. Ә нәрсә ул эфемер?

– Вулкан сүнгәнме, юкмы – бу географлар өчен мөһим түгел. Тау мөһим. Ул беркайчан да үзгәрми.

– Ә нәрсә ул «эфемер»? – дип тагын сорый Нәни принц. Җавап алмыйча ул беркачан да тынычланмый.

Бу – тиздән юкка чыгачак әйбер.

– Минем чәчәгем дә юкка чыгачакмы?

– Әйе.

«Минем гүзәлем һәм шатлыгым озын гомерле түгел икән. Дошманнары да күп аның. Ә мин аны ташладым», – дип беренче тапкыр моңсулана принц.

Ул тагын юлга чыга. Ә үзе гел чәчәк турында уйлый.

СЛОВА:

Ләкин сүнгән вулкан янарга мөмкин. – Но остывший вулкан может гореть.
мөһим түгел – неважно
үзгәрми – не меняется
Бу – тиздән юкка чыгачак әйбер. – Это вещь, которая вскоре исчесзне.
гүзәлем – красавица
шатлыгым – радость
озын гомерле – долголетний
дошман – враг
ташладым – оставил, бросил
моңсулана – печалится

***

Интересно, правда? Сейчас предлагаем вам проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Нәни принц III

Нәни принц III

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-еиInstagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG