Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итте


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

2 сентябрь Уфада коммунистлар пенсия реформасына каршы урам җыены уздырды. Чарада 400гә якын кеше катнашты. Чара ахырында Медведев хөкүмәтенең урыныннан китүе таләп иткән резолюция кабул ителде.

Каршылык чарасына чыкканарның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде. Кулларда: "Пенсия яшенә җитәсем килә!", "Без пенсия реформасына каршы!", "Эшләгән җирдә үләсебез килми!", "Пенсия реформасы яшьләрне киләчәксез, картларны гомерсез итә", “"Ач пенсионер – дәүләт өчен хурлык!" кебек шигарләрне күрергә була иде. Чара узган мәйдан халык күзенә чалынмасын өчен йөк машиналары тезеп куелган иде.

Чарадагы төп чыгышларның берсен республика коммунистлары башлыгы Юнир Котлыгуҗин ясады:

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

"Совет чорында халыкның картлык көннәренә саклык банкларына җыйган акчаларын урлап алдадылар. Аннан соң акча алыштырып, аның кыйммәтен бетереп, 2008 елда резерв фондын банкирларга биреп халыкның акчасын урладылар. Совет системасы тарафыннан булдырылган барлык сәнәгатьне җимереп, халыкны яшәү чыганагыннан мәхрүм иттеләр. Бүген килеп пенсияләрне арттыру өчен дәүләтнең акчасы юк диләр. Вячеслав Володин кебекләр реформага риза булмасак, бөтенләй пенсия бирүне бетерү белән куркыта. Хакимият каршылык чараларын уздыртмау өчен бөтен чараларны күрә. Мәсәлән, Белорет районы хакимияте башлыгы Владислав Миронов бер үк вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең җирле бүлекчәсен дә җитәкли. Ул коммунистларга пенсия реформасына каршы урам җыены уздыру өчен биш тапкыр аяк чалды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ир-атларның яртысы, хатын-кызларның дүрттән бере пенсия яшенә җитә алмый. 65 яшькә ирләрнең 43 проценты гына барып җитә. Пенсия яше күтәрелсә, ул яшькә бик азлар гына барып җитәчәк. Хакимият халыкка пенсия түләмәс өчен яшьне арттыра”, диде Юнир Котлыгуҗин. Ул коммунистларның пенсия реформаларын референдумга чыгарырга дигән башлангычын "Бердәм Русия" фиркасе урлавын да белдерде. Аның сүзләренчә, коммунистлар башлангычын хакимият фиркасе үз кулына алып, үз кешеләрен туплап, үзенчә референдум уздырырга җыена.

Республика коммунистлары сүзләренчә, ул үзе 36 ел эшләп пенсиягә чыккан. Пенсия фондына үзенең 103 айлык хезмәт хакын күчергән. Русиядәге демографиягә караганда, кешеләрнең пенсия фондына күчергән акчаларның яртысы фондларда торып кала.

"Сул фронт" хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Чувилин чыгышында Русия президенты Владимир Путинның пенсия реформасы уңаеннан ясаган чыгышын искә алды.

Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

"Путин Русия президенты өчен намзәт булган чагында бер дә пенсия яшен арттырырга җыенуы турында әйтмәде. Югыйсә, аны берәү дә сайламас иде. Путинны – отставкага!", диде Дмитрий Чувилин. Каршылык чарасында катнашучылар бердәм "Путинны отставкага!" дип кабатлады.

Альберт Газизов
Альберт Газизов

Билгеле спортчы Альберт Газизов: "Башкортстанда уртача хезмәт хакын 35 меңнән артык дип алдыйлар. Чынлыкта ул 15-17 меңнән артмый. Башкортстаннан бүген күпме ир-ат Себердә эшләп йөрергә мәҗбүр. Лаеклы хезмәт хаклары булса, алар гаиләләрен ташлап анда йөрмәс иде. Пенсия яшен арттыру яшьләр арасында эшсезлекнең үсүенә китерәчәк. Өлкән яшьтәгеләр оныкларын тәрбияли алмый, пенсия яшенә җитмәс борын якты дөньядан китеп барачак. Җылы кәнәфидә утырып 70 яшькә кадәр эшләргә әзер түрә белән Ерак Себердә эшләп йөрүчене чагыштырырга ярамый. Теләгән кеше пенсиягә чыккач та эшли алырга, теләгәне вакытында чыга алырга тиеш", диде Альберт Газизов.

Эльмира Хәсәнова
Эльмира Хәсәнова

Чарада өч бала анасы Эльмира Хәсәнова реформаның хокукый яклары турында сөйләде: "Русия Конституциясендә ир-атларның 60, хатын-кызларның 55 яшьтән пенсиягә чыгуы ныгытылган. Конституциядә халык мәнфәгатьләренә каршы кануннар кабул ителмәскә тиешлеге дә әйтелгән. Андый җитди карарларны Конституция җыелышы карарга тиешле. Яшь арттырган очракта, әби-бабайлар оныкларын карый алмаячак, нәтиҗәдә бу балаларның азрак тууына китерәчәк. Кризис шартларында эш бирүче башлыча өлкән яшьтәгеләрдән котылырга тырышачак. Нәтиҗәдә берничә ел эчендә эшләре дә, пенсияләре дә булмаганнар армиясе барлыкка киләчәк", диде Эльмира Хәсәнова.

Коммунистлар фиркасе әгъзасы Альберт Рәхмәтуллин Русия президентының реформа уңаеннан ясаган чыгышын алдау белән шөгыльләнү дип бәяләвен әйтте. Чыгышлардан соң күмәк: "Без пенсия реформасына каршы!", "Путинны, Медведевны отставкага!" дигән шигарләр яңгырады.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада чыгыш ясаган Мадриль Гафуров Азатлыкка кайбер фикерләрен әйтте:

"Путинның соңгы чыгышыннан соң шулай дип әйтер идем: әгәр хакимият тоткан юнәлешен үзгәртә алмый икән, димәк, хакимиятне үзгәртергә кирәк. Нәнәемнең, шеш тулгач шартлый, дигән сүзләре искә төште. Шеш тулды. Әгәр тыныч юл белән халык мәнфәгатенә эшләүче хакимиятне булдыра алмыйбыз икән, димәк, башка юллар кала. Мин 65 ел эшләдем. Ә илдәге ирләрнең 47 проценты бит пенсия яшенә дә барып җитә алмый. Аның акчасын гаиләсенә бирергә тиешләр", диде Мадриль Гафуров.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Сәлим Гәрәев Азатлыкка пенсия реформасына каршы урам җыенына пенсионерлар гына чыгуын ассызыклап, яшьләрнең битарафлыгына гаҗәпләнү белдерде. Аның сүзләренчә, яшьләр киләчәккә ышанмый, шунлыктан елдан-ел илдән чит дәүләтләргә күбрәк кеше китә. "2016 елда 20 мең, 2017 елда 42 мең белгеч чит илләргә киткән", диде Сәлим Гәрәев.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Медведев хөкүмәтенең урыныннан китүе, пенсия реформасы хакында бөтенрусия референдумы уздыру таләп ителгән. Документта, шулай ук, 9 сентябрь Башкортстан парламентына узачак сайлауларда "халык мәнфәгатен саткан" бердәмрусиялеләргә бер тавыш та бирмәскә чакырылган.

XS
SM
MD
LG