Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 53% пенсия реформасына каршы урамга чыгарга әзер


Уфада пенсия реформасына каршы митинг, 2 сентябрь 2018
Уфада пенсия реформасына каршы митинг, 2 сентябрь 2018

Русияләрнең яртысыннан күбе пенсия реформасына каршы протест чараларына чыгарга әзер. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары сөйли.

Русияләрнең 53 проценты пенсия яшен күтәрүгә каршы протест чараларына чыгарга әзерлеген белдергән, 37 проценты урам җыеннарында катнашырга җыенмавы турында әйткән.

Июль аенда респондентларның өчтән бер өлеше генә каршылык чараларына чыгарга әзерлеген белдергән иде, митингларда катнашудан баш тартучылар 53 процент булды.

Левада үзәге белгечләре шулай ук пенсия яшенә бәйле референдум турында да сораштырган. Алдагы якшәмбедә референдум уздырылган очракта, сорашытруга катнашучыларның 77 проценты пенсия яшен шул килеш калдыруга тавыш бирер идек дигән. Бары тик ун проценты үзгәртергә риза.

Русиядә инде бернчиә ай дәвамында пенсия реформасына каршы чаралар уза. Соңгы митинглар берьюлы берничә шәһәрдә, шул исәптән Казанда, Чаллыда, Уфада да узды. 9 сентябрь Мәскәүдә йөреш уздырмакчылар. Ләкин ул шәһәр җитәкчелеге белән килештерелмәгән. Аны оппозиция вәкиле Алексей Навальный оештырмакчы. Әлегә ул 30 тәүлеккә кулга алынды.

Думада каралучы канун өлгесенә ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

29 август Русия президенты Владимир Путин пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте. Русия башлыгы хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде. Канун өлгесе кабул ителгән очракта, ирләр пенсиягә 65, хатын-кызлар 60 яшьтә чыгачак.

Левада үзәге сораштыруы 23-30 августта уздырылган.

XS
SM
MD
LG