Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рүзәл Йосыпов: "Татарстан җитәкчелеге тиз биреште, көрәшмәде"


Рүзәл Йосыпов
Рүзәл Йосыпов

Татар мөгаллимнәрен әзерләүче уку йортын ике дистә елга якын җитәкләгән ректор бүген татар теле белән килеп чыккан хәлдә үзен гаепле саныймы? Рүзәл Йосыпов бу хәлдән чыгу юллары бар дип исәпли.

14 сентябрь 80 яшен тутыручы академик Рүзәл Йосыпов белән мәктәпләрдә татар теле белән чыккан күңелсез хәлләрнең тамырлары хакында әңгәмә кордык.

– Рүзәл әфәнде, сез – Казан дәүләт педагогика институтының соңгы ректоры, аның исеме университет дип үзгәртелгәч тә аны җитәкләгәнсез. Барлыгы 17 ел. 2011 елны мәктәп өчен мөгаллимнәр әзерләүче югары уку йортын Казан федераль университеты йотты. Кирәк идеме бу?

Педагогика университетын федераль университетка кушу асылда аны бетерү булды

– Педагогика университетын федераль университетка кушу асылда аны бетерү булды. Бу гамәл – җитәкчеләрнең зур ялгышы. Мин моны куркып түгел, ә борчылып әйтәм, чөнки һәрбер зур шәһәрләрдә дә, Казаннан кечерәк шәһәрләрдә дә педагогика уку йорты сакланды һәм саклана. Берсен дә бетермәделәр, чөнки белгечләрдән иң кирәкләре – укытучылар белән табиблар. Казандагы махсус уку йорты Русиядә Петербур белән Мәскәү педагогика институтларыннан кала өченче булып ачылган. Аның 140 еллык тарихы бар иде. Ул Татарстан өчен генә түгел, бөтен Идел буе һәм Урал итәкләре районнары өчен дә белгечләр әзерләгән, хәтта Казакъстаннан да килеп укыганнар. Мактанып әйтмим, әмма мин эшләгән чорда без аның дәрәҗәсен күтәрдек. Бөтен Русиядәге 100 педагогика уку йортының беренче унлыгында булдык.

Хәзер инде нәтиҗә шул – Татарстан мәктәпләрендә укытучылар җитми. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әйткән дә юк, хәзер инде башка фәннәрдән дә мөгаллимнәр җитми. Татарстан мәктәпләрендә аз булса да татар мәктәпләре бар, аларда татарча укыта алырлык математика, физика, биология фәненнән белем бирә алырлык белгечләр юкка чыга бара. Анда үзешчәннәр генә эшләп йөри, ә без махсус укыттык. Университетка керү имтиханнары татарча булды, татарча ала идек. “Математика рус мәктәпләре өчен”, “Математика татар мәктәпләре өчен” дигән юнәлешләр булды. Татар мәктәпләрен тәмамлаган кешеләргә укырга керү җиңелрәк. Нигездә татарча укыттык, аннан соң акрынлап белем бирү урыс теленә күчә барды. Татар теле белән генә чикләнергә ярамый, чөнки моны Русия кануннары рөхсәт итми. Ике телдә дә эшли алырлык мөгаллимнәр диплом алып чыга иде. Менә шушы уку йортын харап иттеләр дә куйдылар.

– Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

Илшат Гафуров акча ярата торган кеше булып чыкты

– Илшат Гафуров Казан федераль университетының ректоры итеп билгеләнгәч, аңа зур финанслау кирәк иде. Акча ярата торган кеше булып чыкты. Уку йорты зур, кешеләр күбрәк булган саен акча агымы да зурая. Башта миллионланган сумнар, аннары миллиардлар ала башлады ул. Шуның өчен Илшат Гафуров Алабуга педагогика институтын кушты, Бөгелмә уку йортында йотты, Казанда финанс-икътисад институтын да кушты. Чынында артык зур уку йорты үзен акламый. Идарә итү дә, белем бирү дә аксый.

– Вазгыятьне уңай якка үзгәртеп буламы?

– Педагогика университетын яңадан торгызырга кирәк. Дөрес, Милли университет төзәргә мөмкин диләр. Кирәк, әмма хәзерге чорда бу бик катлаулы. Милли университетны оештыруларына ышанмыйм. Бүген ике телдә белгечлекләр әзерли торган, яңа укыту ысуллары белән эшли торган заманча педагогика уку йорты кирәк. Беренче чиратта Татарстан өчен кадрлар әзерләү мөһим. Татарларның зур өлеше читтә яши, берничә елдан соң алар да белгечләрсез калачак, булганнары картая. Бу артык зур акча таләп итми, Татарстан моны эшли ала. Милли университетны чынында Татарстан үз акчасына да төзи ала, теләсәләр Мәскәү акчасына да мөмкин.

–​ Соңгы елларда мәктәп укытучыларына зарларны күп ишетергә туры килде. Укыту кызыксыз, яңа укыту методикаларын тәкъдим итүчеләр дә булмады. Укучыларның бер өлешенең татар теленнән йөз чөерүендә татар мөгаллимнәрнең дә гаебе бар. Алар исә сез мактаган педагогика югары уку йортының кичәге студентлары. Берара өчлегә укып та югары уку йортына барып керүчеләр булды, алар күбесе педагогика университетының татар теле бүлегенә керә иде. Озак еллар дәвамында аларны әзерли торган уку йортын җитәкләгән ректор буларак, сезнең дә гаебегез бар дип саныйсызмы? ​

– Кешедә дөрес сорау туа – канәгатьсезлек. Мин аны аңлыйм, үзем дә дистәләгән мәкаләләремдә, радио-телевидениедә чыгыш ясаганда тәнкыйтьләдем. Ләкин ректор булганда без махсус урыс мәктәпләрендә татар теле укытучыларын әзерләмәдек, бу безнең вазифага кермәде. Урыс мәктәпләрендә татар телен укытырга кирәк дигән мәсьәлә дә куелмады. Ә менә инде телләр турындагы канун чыккач, анда мин дә катнаштым, урыс мәктәпләре өчен татар теле укытучыларын аерым махсус програм нигезендә әзерләргә кирәк диелде. Ул вакытта мин инде ректор түгел идем. Элек-электән, күп дистә ел дәвамында татар мәктәпләрендә урыс теле укытучыларын аерым әзерләделәр, махсус урыс-татар бүлеге булды, ә чынында урыс мәктәбе өчен татар теле дигән бүлек кирәк иде. Ләкин беркем дә селкенмәде, мин бу турыда күп сөйләдем, киңәшмәләр дә үткәрдем. Кыскасы, урыс мәктәбендә татар телен укыту аркасында кыенлыклар килеп чыкты. Бу мәсьәлә белән җитди шөгельләнмәделәр.

Укытучалар да эшенә "халтура"га кебек карады

Беренчедән, укытучылар татар мәктәбендә укытканнар укытты, аларның методикасы да, махсус дәреслекләр булмады. Китаплар чыгарырга кирәк иде, татарча белмәгәннәр өчен дәреслекләр аерым булырга тиеш. Канун бар, ә гамәлгә ашыру мәсьәләсе хәл ителмәде. Аның өчен мәгариф министрлыгы эшләргә тиеш иде. Алар белән исә министрлар кабинеты идарә итә. Соңгылары хөкүмәт рәисенә, республика президентына буйсына. Мин инде моннан 25 ел элек үк әти-әниләрдән начар укыталар, сөйләштермиләр, күнегүләр эшләтеп, кагыйдәләр ятлатып, 2-3нче сыйныфта катлаулы иншалар яздырталар дигән һәм Русия, Татарстан җитәкчелегенә юлланган зар тулы хатлар ала идем. Укытучалар да эшенә "халтура"га кебек карады. Үз агымына барды да, менә килеп терәлдек. Татар теле дәресләреннән биремнәрне әти-әниләр, әби-бабайлар эшли.

– Сез дә бала-оныкларга булыштыгызмы?

– Күбрәк моның белән хатыным шөгыльләнде. Ул мәктәптә татарча укыган, саф татар авылында үскән, хәтта ул да биремнәрдәге сүзләрне миннән сорый иде. Ике оныгыбызга да татар теленнән ул булышты.

– Әби рус мәктәбен бетерсә, нишләргә?

– Ул очракта бетте баш. Менә канәгатьсезлек калкып чыкты да. Андыйларга әби дә булыша алмады.

– Ике дистәдән артык ел дәвамында урыс мәктәпләрендә җырлап татар телен өйрәнерлек методика чыгарырлык кешеләр юк идеме?

– Бар андый кешеләр, бары тик бу эшне югарыдан таләп итүче булмады, кирәк дип табылмады. Канун бар, укытучылар эшлиләр, ә нәтиҗәсе берсен дә кызыксындырмады. Министрлыкка балаларга татар телен чит тел дәресе кебек укытыйк дигәнем дә булды, ә аларның үз туксаны туксан. Инглиз телен ярты елда өйрәтәләр бит. Кагыйдә ятлатып, инша яздыру, уртакуллы дәреслекләр – барысы да күз буяу.

– Сез матбугатта журналистларны еш камчылыйсыз, дөрес язмыйлар, начар сөйлиләр, хаталары күп дип. Әмма хәзер татар телен гомумән белмәүчеләр дә бар бит. Тел юкка чыгып барганда хаталарга бәйләнергә кирәкме?

– Тел бетеп барганда син хаталар турында язасың дип әйтәләр миңа. Хата икән, ничек мин аны төзәтмим, ди? Телнең сафлыгы өчен дә көрәшергә кирәк. Татар урам телендә язарга тиеш түгел, тапшырулар бар икән, рәхим итеп әдәби телдә сөйләсеннәр. Тел сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да аксый башлады. Телне хәзерге вакытта журналистлар начар белә, меңләгән хаталар чыга. Дөрес язарга кирәк, аны бит укыйлар, шуннан тәрбияләнәләр. Ялгыш телдә язылса, кешенең хәтерендә шул калачак. Урыс матбугатында хаталар булмый, ник без аңа күз йомарга тиеш?

Халыкка якынрак булыйк дип урам теленә күчү – ялгышлык

Без урам, кухня теленә түбән тәгәрәргә тиеш түгел. Бердәм әдәби телебез бар икән, ник аны кулланмаска? Диалектлар телне баета, диләр. Дөрес, һәр төбәкнең үзенчәлекле сүзләре бар, тик аларны куллана башласак, бер татар икенчесен аңламас бит. Телебез болай да бар, ул инде формалашкан. Чүмеч сүзе бар, кемдер бакрач сүзен куллана. Яисә карчыкка кортка диләр. Карчык сүзе бар бит инде. Тагын ни җитми? Баету түгел бу, ә телне бутау. Журналистлар арзан урынына очсыз сүзен куллана. Бу – диалект. Халыкка якынрак булыйк дип урам теленә күчү – ялгышлык.

– Тагын татар теле инде. Рүзәл әфәнде, күпләр балам БДИны ничек бирер дип борчыла, шуңа урыс телен сайлыйлар. Татар теле тагын оттыра, кыстап кына эш бармый. Сезнеңчә, бу эш ничек оештырылырга тиеш?

– Билгеле, БДИны урысча кертеп милли телләргә ясин укырга телиләр. Бу махсус эшләнде. Канун бик әшәке булуына карамастан аны гамәлгә ашырдылар. Телләрнең бетә баруын, татар мәктәпләре урыс теленә күчүен исәпкә алып, парламентка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Русия президентына хат язылсын. Бу мәсьәләдә Русия думасында утырган кешеләр дә чәчрәп чыгарга тиеш. Юк, алар теләми, курка. БДИны милли телләрдә бирү мөмкинлеген кайтару икеле, бу очракта мин – реалист. Ләкин бу юк икән, татар мәктәпләрен күбрәк оештырырга, аларны алдынгы уку йортлары дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Татарстан бит фәкыйрь түгел, акча кызганырга кирәкми. Татарстан элитасын тәрбияләрлек, шәп белем бирә торган мәктәпләр булса, чират торып шунда укырга керәчәкләр. Ярар, атнасына 2-3 сәгать татар теле булсын ди, әмма аны хәзер сыйфатлы, нәтиҗәле укытырга кирәк. 9 ел эчендә баланы кимендә сөйләшерлек итеп белем биреп була. Татар мәктәпләрендә төгәл фәннәр урысча укытылсын, ә һуманитар фәннәр, тәрбия татарча булсын. Ата-аналар арасында тәрбия эшен алып барырга кирәк, бүген бу эш алып барылуын белмим.

– БДИ мәсьәләсендә федераль үзәк гаепле ди, ә менә Татарстан җитәкчелегенең нинди хаталары булды?

– Татарстан җитәкчелеге принципиаль карашта тормады, тиз биреште, тиз җиңелде, көрәшмәде.

– Шунысы кызыклы, телебез өчен көрәшеп йөрүче кайбер милләттәшләребез үз гаиләләрендә балалары белән татарча бөтенләй сөйләшми, аларны татар мәктәпләренә бирми, оныклар турында әйтәсе дә түгел. Кем әйтмешли, "Чын татар булу өчен әби-бабаң гына татар булу җитми, оныкларың да татар булырга тиеш". Сезнең гаиләдә ничек хәлләр?

Төзиләр икән урыс мәктәбен, рәхим итеп янәшәсендә татар уку йортын да оештыр

– Безнең гаиләдә дә проблем бар. Монда объектив сәбәпләрне атарга кирәк. Без Северный бистәсендә яшәдек, ә татар мәктәбе безнең заманда Шамил Усманов урамында һәм Яңа татар бистәсендә генә бар. Ул чакта машина юк, үзем эшкә өч транспортка утырып йөрдем. Баланы ничек йөртергә?Шулай да без сөйләм телен өйрәттек, улыбыз да әйбәт белә иде, җәен авылга кайта, аннан да сеңдереп кайта. Кызыбыз начаррак белә, ул авылны яратып бетермәде. Аның да татарчасы сөйләм теле генә. Икесе дә урыс бакчасына йөрде, урыс мәктәбендә укыды. Күп ата-ана ишегалдында гына яки якында гына татар мәктәбе булмау мәсьәләсе белән очрашты. Төзисең икән урыс мәктәбен, рәхим итеп янәшәсендә татар уку йортын да оештыр. Әлегәчә бу мәсьәлә хәл ителмәде бит. Яшермим, оныклар начаррак белә, аларда сөйләм теле генә. Шулай ук урыс мәктәбендә укыйлар. Татарчага әбиләре өйрәтте. Беренче чиратта күренекле шәхесләр мисалында рухны тәрбияләргә кирәк. Бала мин – татар дип горурлансын!

– Сез 1990-1995 елларда Татарстан Югары шурасы депутаты булдыгыз, хәзерге Дәүләт шурасы эшчәнлеген күзәтәсезме? Андагы депутатларның күпчелеген дәүләткә якын булган бизнес вәкилләре тәшкил итә. Татар мәнфәгатьләрен яклаучы юк дип тә әйтергә мөмкин. Ана телебездә чыгыш ясаучылар да бармак белән генә санарлык. Җанландыру өчен нишләр идегез?

– Мин гомумән сәясәт белән кызыксынам. Кинәт кенә парламентны үзгәртеп булмый, күпмедер вакыт таләп итә. Гомумән, татар халкын саклау, тергезү юнәлешендә эшләргә кирәк, мәдәниятнең мөмкинлекләрен тагын да арттыру юлларын уйларга кирәк. Дөрес, мәдәният әлегә куркыныч хәлдә түгел, анда да проблемнар бар. Телне укыту, саклау мәсьәләсе кискен тора. Педагогика университетын торгызсалар, мәктәпләрдә татар телен укыта башласалар, татарча укытуны саклап калсалар, мәдәнияткә игътибарны арттырсалар, ул чакта парламентта да җанлану булачак. Ул вакытта инде анда башка төрле фикерли торган кешеләр киләчәк.

Безнең төп бәла – демократия, ачыклык булмау

Безнең төп бәла – демократия, ачыклык булмау. Гадел сайлау бездә юк бит. Сайлау гадел булса, халык, шул исәптән татар мәнфәгатен кайгыртучылар депутат итеп сайланыр иде. Исемлек нигезендә сайлау “Бердәм Русия"не харап итә. Аңа ышаныч калмады. Бу сәясәт дәвам итсә, белмим, хәлләр яхшы якка үзгәрмәс. Зур өметләр багламыйм. Безнең җитәкчеләр татар җанлы булса, ул чакта ни булса да үзгәртергә мөмкин. Әлегә хәлләр шәптән түгел.

– Русия дә пенсия яшен арттырырга җыена, халыкны тынычландыру өчен телевизордан төрле сюжетлар күрсәтелә, имеш, эшләргә кирәк, олыгайган саен акыл, тәҗрибә туплана. 80 яшен тутырган Рүзәл әфәнде бу хакта ни уйлый? Сез хәзер нәрсә белән мәшгуль?

– Баш сиксәндә дә, туксанда да, үлгәнче эшли ул. Шөкер, логик фикер йөртү кыенлык тудырмый, элек белгәннәрем хәтердә. Әлбәттә энергия кими, элекеге кебек эшли алмыйсың, озак утырсаң, тән оеый. Акыл хезмәтендә булганнарны көчләп пенсиягә җибәрергә кирәкми, эшли икән, эшләсен әйдә!

Үзем ялда, язам, китаплар чыгарам, төрле фәнни хезмәтләр белән мәшгульмен, тәрҗемә теориясе турында хезмәтне тәмамладым. Телгә багышланган әсәрләрне җыентык итеп чыгарырмын, Аллаһ бирсә. Тик торырга вакыт юк.

XS
SM
MD
LG