Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галишан Нуриәхмәт: "Миңа юләр дип караучылар бар"


Галишан Нуриәхмәт

Милли хәрәкәт активисты, җәмәгать эшлеклесе Галишан Нуриәхмәткә бүген 80 яшь тулды. Азатлык бу уңайдан аның белән әңгәмә корды.

– Милли хәрәкәтнең гөрләгән чаклары бар иде, 1990нчы еллар башында меңнәрчә кеше җыелган мәйдан белән идарә иткән лидерларның абруйлары зур булды. Сүзләре үтә, аларны тыңлыйлар иде. Бүген вазгыять башка, милли хәрәкәттә йөрү – мәртәбәле булу вакытлары узды, тел, бәйсезлек даулап йөрүчеләрне акылдан язганрак дип кабул итү дә бар. Милли хәрәкәтне ничек көчсезләндерделәр?

– Моны махсус башкардылар. Чәчәк аткан вакытларын бик яхшы хәтерлим, чыннан да Татар иҗтимагый үзәгенең, башка милли оешмаларның, аларның лидерларның абруе зур булды. Халык та аларны яклый, тыңлый иде. Моны җитәкчелек тә яхшы белә. Әмма милли хәрәкәт үз эшен башкарды, кешеләр эш башкарылды, шуның белән максатка ирешелде дип уйлады. Барысын да сайланган җитәкчеләр эшләр дип, аларның намусына ышанды. Шул беркатлылык аркасында ватандашлык контроле дә оештырылмады, тикшереп тору, хисап алу булмады. Без аңа өйрәнмәгән идек, белмәдек.

Республика җитәкчеләре исә әкренләп милли хәрәкәтне кулга төшерү юлларын эзли башлады. Җәмәгать эшлеклеләре икътисад халыкка бирелергә тиеш дигән сүзләрне ешрак яңгырата башлаган иде бит. Бу исә курку тудырды. Милли университет идеясе көчәйде, менә-менә гамәлгә ашасы иде. Бу да сәясәт, моннан да шүрләделәр. Бу эшнең башында торучы Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабировтан да котылдылар. Милли хәрәкәттә булган шәхесләрне, кемгә акча, кемгә вазифа биреп, иҗтимагый эштән биздерделәр. Аннары әкренләп Марат Мөлеков, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәләф Гардановлар китеп барды. Куркытылган кешеләр дә булды. Дөнья татар конгрессы оештырылды, татарлар марионетка курчагы булырга тиеш дигән максат куелды һәм ирешелде. Халык та сүрелә башлады, милли хәрәкәттә дә авырлыклар башланды.

Галишан Нуриәхмәт (с), Фәүзия Бәйрәмова, Айрат Шакиров
Галишан Нуриәхмәт (с), Фәүзия Бәйрәмова, Айрат Шакиров

2000нче елларда гомумән Путин килү белән Русиядә хәлләр кинәт үзгәрде. Ахыр чиктә безнең бинаны тартып алдылар. Ачуым да килмәгәе, буш тора ул бүген дә! Әйткәнемчә, аерым шәхесләргә басым булды. Галимнәр дә читләште. Безнең арада йөрүчеләрнең һәрберсенә 10-20 мең сум штрафлар салынды. Якынча 10 мең сум пенсия алган кешегә бу бик авыр.

Әмма ничек кенә булмасын, милли хәрәкәттә ике дистәгә якын әби-бабай дип карамасыннар, без татар мәнфәгатен яклап урамга чыгабыз. Кимендә булган идеяләрне яңгыратабыз. Бүген авыр, катлаулы вазгыять, бүген пенсионерлар урамда плакат тотып торыр, иртәгә безнең урынга яшьләр килеп басар.

– Ә яшьләрне милли хәрәкәткә тартып китерүнең нинди юлларын күрәсез?

–​ Актив яшьләр гел күзәтү астында, аларны берәм-берәм чүплиләр, студентларны безгә якын китермиләр. Яшьләрнең эшлисе килә, иң мөһим адымнар, гамәлләр дәрт-дәрман булган чакта кылына. Хәзер исә тегесен, монысын эшләргә ярамый, моны әйтергә рөхсәт ителми, дәшмә, посып тор, саклан... Интернетта да авызлар, куллар богаулы, фикер язган өчен дә хөкем итү чоры башланды. Бу бит – кисәтү, сабак укыту. Яшьләргә авыр, аларга басым көчле.

Әйе, бүген милли хәрәкәт көчсездер, шулай күренәдер, әмма милләт, тел өчен борчылган, татарны тәрәккыятенә алып барган проектларны тормышка ашырган яшьләр бар бит. Бүген алар чәчрәп чыкмыйдыр, күренмидер, әмма алар юк түгел бит, бар. Тел, милләт, дәүләт өчен көрәш мәдәни чаралар аша да бара.

– Галишан әфәнде, яшьләргә басым көчле дисез, ә сезгә нинди басым ясала? Мәсәлән, балаларыгыз, туганнарыгыз белән куәт хезмәтләре "аңлату" эшләрен алып барганы булдымы?

50 мең сум пенсия ала идем, хәзер 10 мең. Мине сындырырга теләделәр, ә минем өчен ул трагедия булмады

– Мин озак еллар дәвамында хөкемдар булып эшләдем. "Отставка"га чыккач, милли хәрәкәттә активлыгым артты. Җан тартуым белән килдем, көч яки федераль структура эшләүчеләр арасында да милли җанлы кешеләр күп. Миннән шикләнәләр иде, “син КГБга хезмәт итәсең” дип әйтүләр күп булды. КГБ, ФСБ белән бер тәлинкәдән ашаган булсам, югарыга куярлар иде, мине пенсиясез калдырмаслар иде. Нәкъ алар тәкъдиме белән минем пенсияне тартып алдылар. Коллегия карары чыкканнан соң хөкемдарларга тиешле “пожизненное содержание”ны туктаттылар. 50 мең сумга якын пенсия ала идем, хәзер ай саен 9 мең 965 сум китереп бирәләр. Мине сындырырга теләделәр, ә минем өчен ул трагедия булмады. Миңа президентка кер, Фәрит Мөхәммәтшинны яхшы беләсең, аңа эндәш дип киңәш иттеләр. Ә нигә мескенләнеп соранып йөрергә? Башка кеше өчен булса, уйламыйча да торып йөгерер идем, ләкин бу бит кеше сәламәтлеге дә, гомере өзелүенә бәйле түгел. Бармадым, сорамадым, ачка үлмибез, әллә нинди авыр хәлдәге кешеләр бар дидем. Хатыным да, балалар да башта татар дип башыңны бетерәсең диде, аннары алар минем принципиальлекне кабул итте.​

Дөрес, һаман да юләр дип караучылар бар. Хатыныма, балаларыма, кесә тутырып пенсия алу урынына пикетка йөри, дип әйтәләр. Кызларыма да көч структуралары килә, сораша, үзләренчә киңәш итә.

Галишан Нуриәхмәт гаиләсе белән
Галишан Нуриәхмәт гаиләсе белән

Олы кызым сәнгать кешесе, ул рәссам. Качалов исемендәге урыс драма театрында эшли. Икенче кызым юрист, әмма ул музыка дөньясына гашыйк, консерваторияне тәмамлады.

Кызларым татарча белә. Оныкларым өчәү, безнең белән татарча сөйләшәләр. Кызларым, кияүләр, оныкларым минем ни белән шөгыльләнгәнне белә. Минем белән бергә мәйданга чыкмасалар да, милли идея белән яшәгәнемне хуплыйлар.

– Галишан әфәнде, милли хәрәкәт җыеннарында, пикет-митингларда Татарстан җитәкчелеге һәрвакыт камчылана. Шулай да аларның эшчәнлегендә дә уңай яклар бардыр бит? ​

– Икътисад ягын оста алып баралар. Татарстан үз завод, ширкәтләреннән колак какмады. Авыл, шәһәрләр матурланды, рәткә китерелде. Читкә чыксаң, без нинди республикада яшәгәнне аңлыйсың. Бүтән уңай якларын күрмим. Республика җитәкчелеге милләт дип авыз чайкады, әмма кулга тотып сөйләрлек берни юк. Телевидение ачылды, әмма ул тешсез, җитәкчелекне мактауга гына корылган, дәүләт матбугаты да шул. Милли мәгарифне үстерерлек мөмкинлек булды, әмма аның кирәклеген аңлаган кеше булмады. Татар сәнгатен алыйк, безнең мәдәният гармун, түбәтәй, сабантуй дәрәҗәсенә төшерделәр. Татарлар арасында бай кешеләребез бар, Forbes исемлегенә кергән гаиләләр бар. Милләткә рәхмәт йөзеннән яки киләчәккә савап, бонус буларак, ник бер татар мәктәбен төзү кулларыннан килми?

– Арыдым, туйдым дигән вакытлар буламы? Бу хәлне ничек җиңәсез? Үкенечләрегез бармы?

– Төрле чаклар була, билгеле. Әмма үкенмим, намус белән яшәдем дип саныйм. Миңа шул җитә. Мин әти-әнисез үстем. Әтием Заһирҗан белән әнием Мәрзиянең беренче балалары булып дөньяга килгәнмен. Ләкин сугыш бар гаиләләрнең тормышын пыран-заран китерә. Әти сугышка киткәндә миңа 3 яшь булган. Барысы да төштә кебек, 1941нең көзе булгандыр ул, чанага утырып аны озатканбыз дип истә калган. Хушлашканда мине күтәреп алган кебек, кысып үпкәне күз алдымда тора. Әти сугышка киткәндә әни авырлы калган. Киткәндә, улым туса, Фәһимҗан дип исем куярсыз дигән.

Бик каты сугышка керәбез, исән-сау чыга алмасбыз, бәхил булыгыз, дигән

Әти Сталинградта һәлак булган. Әнигә “Бик каты сугышка керәбез, исән-сау чыга алмабыз, бәхил булыгыз” дигән. Башта әти хәбәрсез югалганнар арасында иде. Әни дә, әби-бабайлар да аның кайтуына өметләнеп яшәде. Аннары әти белән сугышта булган бер абзый кайткан дигән хәбәр безгә килеп иреште. 120 чакрым ераклыктагы авылга барып әби-бабай, апалар аны эзләп тапты. Бик каты сугышта Заһирҗан бик каты яраланган иде, “Мәрзия белән Галишаным нишләрләр минсез?” дип сөйләнгәнен әйткән. Ярдәм итәргә идем, әтием аңа “Атып кына кит мине” дигән. Ул абзый әтинең аркасыннан үпкәсе күренеп торганын сөйләгән. Бераз күтәреп алып барганнар, каты һөҗүм башлангач, аны калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. Хәбәрсез югалды диделәр, ләкин андый мәхшәрдә исән калу мөмкин булмаган. Ә Сталинга дөнья алдында һәлак булучылар саны аз булуын күрсәтергә кирәк. Шуңа барысын да диялек хәбәрсез югалганнар исемлегенә керткәннәр.

Әти сугышка киткәч, энем туды. Әнигә бик авыр иде, каты чирли башлады. Озак ятты, сукырайды. Бөре шәһәренә алып киттеләр, өч операция кичерде. Шуннан абый белән авылга кайтырга чыкканнар. 100 чакрымнан артык юлны җәяү үткәннәр. Паралич сукты, урын өстендә озак ятты. Үлгәндә “Әтиең безне, сезне кеше ясармын дип хыялланды... Булмады, улым, тормышны үзеңә тартырга кирәк булачак. Рәнҗемә безгә, үзеңә тырышырга кала. Тазалыгың юк, яхшы укырга тырыш, укымасаң, яши алмассың” дип бәхилләште. Бик яшь булган ул, 32 яшен генә тутырган. Ике баласы ятим калды. Миңа 7 яшь тулмаган иде әле, энемә – 5 яшь.

Энем белән башка күрешмәдек, мин киткәч, ул вафат булган

Башта безне Башкортстанның Аскын районы Үрмияз авылына балалар йортына илттеләр, аннары – район үзәгенә. Беренче сыйныфны бетергәч, мин башка авылга китәргә тиеш идем, энем белән аерылырга тиеш идек. Фәһимҗанны кочакладым да: “Күрешербез” дидем, әнем миңа күзләрен тутырып карады да: “Абый, бәхил бул, мин сине башка күрмәячәкмен” дип кочты. Чыннан да, без башка күрешмәдек, мин киткәч, ул берничә айдан вафат булган.

Бабайлар бик карт иде. Барысы да ишле гаиләләр, авыр заманнар бит. Абыйның сеңлесен план үтәмәгәне өчен Себергә сөргәннәр иде. Һәрбер өйдә кайгы, кечкенә кешенең җанын искә алып торырга вакытлары да булмагандыр. Берничә тапкыр авылга качып кайткан чакларым да булды, ләкин дәүләт карамагында минем тормышым күпкә туклыклы булыр дип уйлаганнардыр. Берсенә дә үпкәм юк, туганнарча яшибез, аралашабыз, заманасы шул иде.

Юлымда яхшы кешеләр очрады. Күңелем кайтканы булды дип әйтә алмыйм. Мине үпкәләткән кешеләргә дә рәнҗем яшәмим. Архив җыелды, документлар, китапларым күп, аны кемгә калдырырга икән дип карап торам кайчак.

– Тормышка ашмаган хыялларыгыз бармы?

– Миңа инде 80 яшь, балалар аякка басты, алар үз тормышы белән яши. Аллага шөкер! Бакча яратам. Буш вакытым калса, мин аннан чыкмыйм. Без үз шәхси йортыбыз белән торабыз. Шунда казынырга, ишегалдын тәртипкә китерергә яратам. Үлеп чәчкәләр яратам, розаның төрлесе бар, үрмәли торганнары да бар. Җимеш агачларым күп, алар гөрләп уңыш бирә.

Дөнья күрәсем килде. Ерак кыйтгаларны күреп кайту хыялы бар иде, хәзер инде булмастыр. Шулай да Төркияне күрдем, гарәп илләрен, изге урыннарны күрәсем килде. Әмма булганына шөкер! Тынычланып китәсе иде бу дөньядан, әмма бездән соң милләт, татар яшәп калырмы дигән борчу да бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG