Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Байгал" фильмы "Киношок" фестивалендә бүләк алды һәм кинотеатрларга чыга


"Байгал" фильмыннан күренеш
"Байгал" фильмыннан күренеш

Илдар Ягъфәровның "Байгал" фильмы Анапа шәһәрендә узган "Киношок" фестивалендә жюриның махсус дипломына лаек булды. 23 сентябрьдән фильм Иркутски өлкәсендә һәм Бурятия республикасында кинотеатрларда күрсәтеләчәк.

Татарстан фильмына бүләкне "Милли гореф-гадәтләргә хөрмәт өчен" дип тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасында режиссер фестивальне оештыручыларга, жюрига Татарстан киносын таныганнары өчен зур рәхмәтен белдерде, шулай ук тамашачыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Мин бу фильмны татар халкыма багышлыйм", диде Ягъфәров.

"Бу бүләк безнең өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу безнең фильмыбызның әле беренче бүләге. Бу әле безнең икенче фестивальдә генә катнашуыбыз. Аңа кадәр Калининградта "Балтия дебютлары"нда катнашкан идек. Бу бүләк безнең өчен тагын шуңа да әһәмиятле – "Киношок"та БДБ илләре җыела, ягъни чынлыкта бу халыкара фестиваль. Шуңа, безгә һәртөрле бүләк алу да кызыклы", диде Илдар Ягъфәров Азатлыкка.

2018 елның 23 сентябреннән “Байгал” фильмы Иркутски өлкәсендә һәм Бурятия республикасында кинотеатрларга чыга. Режиссер фильмның Казанда һәм Татарстанда кинотеатрларда кайчан күрсәтеләчәген әйтә алмады.

"Без әлегә берничә челтәр белән сөйләшүләр алып барабыз, тик башта фестивальләргә йөрештерәсебез килә. Кинотеатрларга чыгу шушылардан гына тора", диде ул.

Бу атнада Казанда тәмамланган Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә "Байгал" фильмы конкурс програмында катнашмады.

"Киношок" фестиваленнән Башкортстанда төшерелгән фильм да бүләкләр белән кайтты. Башкорт режиссеры Айнур Әскәровның "Уфадан ярату белән" дигән фильмы Ирина Шилова исемендәге кинопресса бүләгенә лаек булды, аны "Тамашачы потенциалы зур булган өчен" дип бирделәр. Шушы ук фильм тулы метрлы кинода иң яхшы сценарий номинациясендә дә җиңеп чыкты.

"Киношок" ачык фестивале БДБ һәм Балтия илләре арасында үтә, быел ул 27нче тапкыр уздырылды.

XS
SM
MD
LG