Accessibility links

Сулима Татарстан мәгариф министрлыгыннан китүен раслады


Лариса Сулима

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима вазифасыннан китүен раслады. "Энгел Фәттахов йөкләгән бурычлар үтәлде", ди Сулима.

Лариса Сулима Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгыннан китүен Idel.Реалиига белдергән.

"Энгел Фәттахов (элекке мәгариф министры - ред.) мине Универсиада дирекциясеннән чакырып йөкләгән бурычлар үтәлде. Республиканың белем бирү йортларында 2025 елга кадәр тәрбия стратегиясе кабул ителде, "юл харитасы" төзелде һәм уңышлы гына башкарылып килә. Без балаларның өстәмә белемнәре өчен федераль һәм республика акчаларын җәлеп итә алдык", дип сөйләде Лариса Сулима.

Аның сүзләренчә, хәзер инде ирешелгән дәрәҗәдән төшмичә, өстәмә белем бирү өлкәсен үстерергә кирәк.

"Министрлыкта яхшы профессиональ такым җыелган, ул эшләнгән эшне саклап, алга барачак", диде Сулима.

Ул шулай ук әлеге мәгариф министры Рәфис Борһановның эшен уңай бәяли. Элегрәк Лариса Сулима аның белән Универсиада дирекциясендә дә эшләгән иде.

"Шул исәптән мин Энгел Нәвәп улы белән эшләү мөмкинлеге биргән өчен дә язмышыма рәхмәтле. Ул минем бөтен башлангычларны хуплап торды һәм чын мәгънәсендә "мотор иде", дип өсти Сулима.

Үзенең кая китәсен ул ачыкламады. Кайбер матбугат чаралары фаразлавынча, Лариса Сулима Татарстанның спорт министрлыгына китәргә мөмкин.

2017 елның 4 декабрендә Энгел Фәттахов мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте. Аның урынына министр булып Рәфис Борһанов билгеләнде. Министр милли мәгарифне баккан урынбасар Илдар Мөхәммәтов урынына Илсур Һадиуллинны билгеләде. Моңарчы Лариса Сулима үзенең китүе турындагы хәбәрләрне кире кагып килде.

XS
SM
MD
LG