Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәртип FM" Туймазыдан сөйли башлады


Туймазыда "Тәртип FM" студиясе
Туймазыда "Тәртип FM" студиясе

Татарстан радиотыңлаучылары арасында иң популяр булган "Тәртип" радиосы бүгенге көндә Башкортстанның Туймазы шәһәреннән эфирга тапшырулар чыгаруын дәвам итә. Азатлык радионың химаячесе, эшмәкәр Фәнир Галимов һәм мөдире Илшат Мирзагалиев белән күрешеп сөйләште.

2018 елның февралендә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә эшен башлаган "Тәртип FM" радиосы әкренләп үсеш ала. "Иң мөһиме – документ эшләре тәмамланып, тиешле лицензия кәгазьләре алынды", дип иң зур уңышлары белән уртаклашты радио җитәкчелеге. Төрле проблемнар әлбәттә килеп чыга тора, аларның күбесе техник якка карый, ләкин алар да хәл ителеп бара.

Хәзер инде курыкмыйча эшли башларга була, дип сөйли Туймазыдагы "Тәртип FM" радиосы мөдире Илшат Мирзагалиев, лицензия мәсьәләсенең хәл ителүен искә алып.

Яңа радио эшен әле башлап кына килә, шуңа күрә әлегә эфирда "Тәртип" форматына хас булган җырлар гына яңгырый. Радионы ачып җибәреп, аны үстерүгә көч куйган хезмәткәрләр алдында торган максатларның берсе – "Тәртип" радиосының форматын саклап калу. "Бу мәсьәләдә, Казандагы "Тәртип FM" радиосының элекке мөдире Ризәлә Исмәгыйлева белән элемтәдә торабыз. Ул безгә ярдәм итәр дип ышанабыз, дип әйтә Илшат әфәнде.

Ләкин радио хәзер Туймазыда урнашу сәбәпле әлбәттә үзгәрешләр дә кертеләчәк. Бу хакта Туймазыда "Тәртип"кә нигез салучы, эшмәкәр, "Русиянең татар авыллары" бөтенрусия иҗтимагый оешма рәисе Фәнир Галимов сөйләде.

"Тәртип FM" Туймазыдан сөйли башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

"Хәзерге вакытта эфирда элекке "Тәртип FМ" Казан радиосында барган җырлар яңгырый һәм шул юнәлештә алга таба үзебезнең тапшыруларны да булдырачакбыз. Ләкин бу бит Туймазы, Казан түгел, шуңа күрә үзебезнең Башкортстанның матурлыгын да күрсәтердәй тапшырулар кертеп радионы иҗади яктан тагын да баетачакбыз. Бу хакта уйланулар алып барыла" диде ул.

Ачылып китәргә дә өлгермәгән радио шунда ук үзгәрешләргә юлыккан. Башта ул 105,1 ешлыгында эшләр дип исәпләнгән, ул очракта радио 2017 елда ук эшен башлар дип исәптә тотылган. Бу ешлыкның хуҗасы аны "Тәртип"кә бирергә риза булган. Ләкин Фәнир Галимов радионың оештыручылары күп булып Казандагы "Тәртип"нең язмышын Туймазыда да кабатламас өчен аерым ешлык алырга хәл иткән.

Бүгенге көндә 91,9 ешлыгы тулысынча Туймазының "Тәртип FМ" радиосын оештыручыларныкы. Алга таба планнар да шактый, шуңа күрә радио хезмәткәрләре дәртләнеп эшкә тотынган. Әлегә алар дүрт кеше, ләкин алга таба хезмәткәрләр санын арттыру исәпләнә. Радио мөдире белдергәнчә, халыкка кызык булган мәсьәләләрне күтәреп яңа тапшырулар ясарга, аерым хәбәрләр бүлеген ачарга дигән планнар куелган.

Илшат Мирзагалиев
Илшат Мирзагалиев

"Тәртип"нең Казанда ябылуы безнең өчен бик үкенечле булды, чөнки эшне алар белән бергә алып барырга дип уйлаган идек. Хәзер бу эш тулысынча безнең җилкәләргә ятып калды. Халык белән телефон ярдәмендә, авто җавап кайтаргыч ярдәмендә элемтәгә кереп, аларга кызыклы булган, аларны борчыган мәсьәләләрне күтәрердәй тапшырулар барларга җыенабыз", ди Мирзагалиев.

"Тәртип FМ"ны бүгенге көндә Туймазыдан 100 чакрым радиуста тотып була. Монда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары да керә, димәк Ютазы, Баулы, Азнакайда "Тәртип"не рәхәтләнеп тыңлый алалар.

Бүгенге көндә тыңлаучылар "Тәртип"тә реклам ишетә алмый, ул юк. Радионы үстерүгә дәүләттән бернинди ярдәм күрсәтелми. Барлык чыгымнарны эшмәкәр Фәнир Галимов тулысынча үзе каплый.

* * *

"Тәртип FM" — 2008 елдан башлап (берничә еллык тәнәфес белән) эшли. Башта Казанда һәм чиктәш районнарда 87,8 FM ешлыгында, аннары 93,5 FM ешлыгында тәүлек буе эшли. Эфирда күбесенчә татар халык җырлары, сирәк очрый торган язмалар, югалып барган җырлар, халык җәүһәрләре яңгырый.

Радионың мөдире Марат Ибләминов, музыкаль редакторы — Камил Бикмөхәммәтов була. Соңрак радионың эше туктала, 2014 елның 16 апрелендә "Тәртип FM" радиосы 93,5 ешлыгында яңадан эфирга кайта.

2016 елның азагында Марат Ибляминов һәм Зөфәр Ганиевның бу проекттан чыгулары, ешлыкны Казанга Business FM радиосын китерергә теләгән "РуМедиа" ширкәтенә сатулары билгеле була. Соңрак FM-радионың Башкортстанның Туймазы шәһәренә күчәчәге, интернетта исә тапшырулар дәвам ителәчәге әйтелә.

2017 елның февралендә Тәртип FM контенты Болгар радиосына тапшырылачагы һәм аның ешлыкларында эфирга чыгуы дәвам итәчәге хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG