Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге химик корал куллану өчен чикләүләр кертүне гадиләштерә


Солсберида Скрипальләр агуланган урын
Солсберида Скрипальләр агуланган урын

Хәзер рәсми Брюссельгә химик корал куллануда катнашкан затларга карата чикләүләр кертү җиңелрәк булачак.

Европа берлеге илләренең 28 илчесе химик корал куллану өчен чикләүләр кертүнең яңа алымын тәкъдим итте. Әлеге идея белән Франция чыккан. Әлеге карар Русия һәм Сүрия кебек илләрнең берничә тапкыр химик корал куллану ихтималы белән бәйле дип хәбәр итә Reuters.

Яңа проект 26 сентябрьдәге утырышта ук хупланырга мөмкин. Бу Брюссельгә теләсә кемгә, ватандашлыгына карамый, чикләүләрне тизрәк кертү мөмкинлеге бирә. Европа берлегендә аларның активларын туңдырылачак һәм берлек илләренә керүне тыячак. Әлегә кадәр "кара исемлеккә" затның нинди илдән булуына карап кына кертәләр иде. Шуңа күрә Европа берлегенең кайбер дәүләтләре партнер-илләр белән, бигрәк тә Русия белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен шикләнелгән кешеләргә чикләүләр кертергә ашыкмады дип яза Reuters.

Дипломатлар сүзләренчә, яңа механизмга өстәмә буларак кеше хокукларын бозу өчен "Магнитский исемлегенә" охшаш җәза бирү тәртибе кертелергә мөмкин.

Русиянең элекке күзләү агенты Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауга җавап буларак Мәскәүгә каршы АКШ та чикләүләр кертте. Чикләүләргә ярашлы, Русиягә, ашыгыч һуманитар ярдәмнән тыш, башка төрле ярдәм туктатыла. Азык-төлек, авыл хуҗалыгы тауарлары кертү, кредит һәм кредит гарантияләре бирү тыела.

Моннан тыш, корал һәм саклану өлкәсе тауарлары сатуны да туктату күз уңында тотыла. Шул ук вакыта, "дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрен" истә тотып, галәм өлкәсендә хезмәттәшлек чикләнмәячәк.

Әгәр Мәскәү химик корал кулланмау турында берничә ай эчендә гарантияләр бирмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотыла.

XS
SM
MD
LG