Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсәрне тудырганда сират күперен үттек"


Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме

26 сентябрь Казанда "Сөембикә" операсының премьерасы була. Тамашага бер көн кала аны әзерләгән иҗат төркеме Сөембикә, татар тарихы һәм бүгенге Русия турында фикерләре белән уртаклашы.

Казанда узган матбугат очрашуында либретто авторы Ренат Харис, композитор Резедә Әхиярова, режиссер Юрий Александров, рәссам Виктор Герасименко катнашты. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының яңа сезоны "Сөембикә" операсы белән ачылачак.

Театр җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗановның "бу спектакль Русия дәүләтчелеге формалашуы тарихы да" дигән фикерен операны әзерләгән иҗади төркем кабатламады. Алар күп сорауларның ачык калуын һәм тамашачы җавапны үзе эзләргә тиеш дигән фикерне әйтте. Иҗат төркеме әсәрнең бюджеты турындагы сорауга да җавап бирмәде. Ренат Харис спектакльнең язмышы турындагы сорауга "масштабы ягыннан аны зур шәһәрләрнең театрларында күрсәтеп була", дип җавап бирде.

Режиссер Юрий Александров әйтүенчә, спектакльдә Казан чоры, тәхет тирәсендәге ызгышлар, Мәскәү Кремле, андагы проблемнар, Касыйм ханлыгы, Сөембикәнең үлеме чагыла. Өч шәһәр алты картинада күрсәтелә. Әйтүенә караганда, бу спектакльдә Казанга мөнәсәбәте дә чагыла.

"Әсәрне тудырганда сират күперен үттек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

​"Сөембикә" ике ел буе әзерләнде. Режиссер буларак миңа операны язу эшендә дә катнашырга туры килде. Берзаман минем өстәлемдә "Сөембикә"нең 4-5, бәлки күбрәк тә партитурасы барлыкка килде. Алар алмашынды, берләштерелде. Сөембикә – Казан тарихында билгеле шәхес. Бу инде "Тоска" спектаклендәге кебек әдәби персонаж түгел, тарихи шәхес. Ул шуның белән кызыклы да. Сөембикә язмышы аша без хатын-кыз күңеленең матурлыгы, аның якланмаганлыгы турында да сөйләдек. Әмма барыннан да бигрәк, спектакль үзен халкы хакына корбан иткән хатын-кыз турында хәтер буларак яңгырый. Ә бу безнең өчен бүген бик актуаль тема. Без хәзер башка опералар эшләмәгән эшне башкардык. Монда Русиянең дөньяда үз урынын табу өчен көрәше, бүгенге хәле дә бар. Ә бу халыкка төшкән авырлык һәм башка казалар. Мин сорау куям: хакимиятнең омтылышлары белән халык омтылышлары бергә туры килә аламы? Бу сорауга җавап бирмим. Чөнки мин русофоб та, милләтче дә түгел. Иманым камил, явызлыкның милләте юк", диде Александров.

Композитор Резедә Әхиярова Сөембикә темасын бик күп еллар элек башлаганлыгын сөйләде.

Резедә Әхиярова
Резедә Әхиярова

"Сөембикә темасы һәрвакыт дулкынландырды. Мин аны театрга "Шагыйрь мәхәббәте"нә кадәр тәкъдим иттем. Ул чакта Тукайга тукталдык, бүген ниһаять, Сөембикәгә кайттык. Бу сюжет вакытка туры килә, театр өчен актуаль. Сөембикә язмышы безгә тулысынча билгеле түгел. Кабере Касыйм ханлыгында дип фаразлана. Ләкин бу да фаразлар гына бит", диде композитор.

Шагыйрь Ренат Харис исә Сөембикә чоры белән хәзерге көн арасындагы охшашлыкларга тукталды.

Ренат Харис
Ренат Харис

"Сөембикә – катлаулы образ. Чөнки без тарихи образдан әдәби образ иҗат иттек. Бәхеткә дип туган дала кызын тәхет биреп газап чиктерү – менә әсәрнең нигезендә ни ята. Мине тагын бер тема кызыксындыра. Аны "Алтын Урда" балетын тудырганда беркадәр ачкан идек инде. Анда бит Идегәй, үз халкын бәхетле итәр өчен Тамерлан (Аксак Тимер) гаскәрен файдалана. Ә соңгысы булышам дигән булып, Алтын Урданы талый, нәтиҗәдә Урда һәлакәткә дучар була. Бу операда да андый тема бар. Ике тапкыр тәхеттән куылган Шаһгали Явыз Иван белән Казанны яулап ала. Явыз Иванга бу вакытта әле 21 яшь, ул гаскәр башлыгы да түгел. Шаһгали исә ханлыкның бөтен серләрен белә. Бүгенге көн белән параллель китерсәк, чит ил инвестицияләрен мисалга алырга була. Бу да бит үзенә күрә халкыңны бәхетле итәм дип, чит көчләргә таяну.

Бу хатын-кыз язмышында татар халкы язмышы күренә

Татар дәүләтчелеге җимерелү алдында, Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге бетү алдында тора. Ә күрә белгән кешегә анда бүгенге көнне дә күреп була. Глобаль проблемнар алар беркайчан да бетми. Алар үзгәрә генә бара. Моны хатын-кыз язмышы дип кенә чикләргә ярамый. Бу хатын-кыз язмышында татар халкы язмышы күренә. Әсәрне тудырганда сират күперен үттек. Безгә анда-монда боргаланырга, ни татарны, ни урысны, ни ирләрне, ярлыларны, хакимнәрне – беркемне дә үпкәләтергә ярамый иде. Чөнки һәркемнең үз дөреслеге. ХVI гасырны, татар тарихының иң катлаулы чорын чагылдыру бик авыр. Без монда Казан, Мәскәү, Касыйм ханлыгын максималь объектив сурәтләдек. Казан, Касыйм ханлыгында актерлар татарча Мәскәүдә урысча чыгыш ясый. Чөнки телләрне дә берсен икенчесеннән ким итеп күрсәтергә ярамый. Ә беләсезме, Явыз Иван татар телен белгән. Чөнки ул вакытта татар теле бик киң кулланылган. Сөембикә исә урысчаны белгән", дип сөйләде Ренат Харис.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG