Ә матдәне совет заманында ук Русиядә уйлап тапканнар. Уйлап табучылар арасында безнең атаклы милләттәшебез Вил Мирзаянов та булган. АКШта тыныч кына татарга кагылышлы тарихи китапларны тәрҗемә итеп ятканда, әлеге мәрәкә килеп чыккач, иң мәшһүр телеканаллардан аңарга күп санлы аңлатмалар бирергә туры килде. Янәсе, әлеге матдәне Русиядән бүтән җирдә ясап буламы? Вил аганың җавапларыннан шуны аңладым – хөкүмәт булышса, һәр алга киткән илдә ясап була икән. Хәер, андый нечкәлекләр мине кызыксындырмады да, мин үз татарыбызның бик кыска вакытка булса да дөньяга танылуына горурландым! Рәхмәт Скрипальгә!
Русия рәсмиләре гаепләүләрне кире какты. Бездә мондый гадәт юк, нинди нахак бу, янәсе
Скрипаль – ГРУ офицеры, инглизләргә дәүләт серләрен сатып тотылгач, ниндидер урыс шпионына алыштырылып Англиягә озатыла. Аны кем агуларга мөмкин? Җавап үзеннән-үзе телгә килеп тора, чукынчык! Әйе, Британия дә Русия Федерациясен гаепләде. Аңа бүтән илләр кушылды. Йөздән артык Русия дипломатын шпионлыкта гаепләп төрле илләрдән куып җибәрделәр. Ләкин Русиянең рәсми вәкилләре барлык гаепләүләрне кире какты. Бездә бөтенләй мондый гадәт юк, диделәр, нинди нахак бу, янәсе! Мондый аклануга күпләрнең ачуы да килде хәтта, бездә бит сатлык җанны үтерүдә бер гаеп тә күрмиләр. Шундый тәрбия. Күптәннән килә. Сатлык җан ялгыш диңгезгә батса да, эзләп табып яңадан үтерергә кирәк. Үч кайтарырга...
Ярар, анда безнең эшебез юк. Вил ага өчен күпереп киткән горурлыкны чайпалдырмый гына тик телевизор карап ятасы! Тик... Инглизләр дә тик ятмый икән, каһәр. Ышанмыйлар Русиянең рәсми вәкилләренә. Хәтта Мария Захаровага да ышанмыйлар. Ул гынамы... Путинның үзенә!
Скрипальне агулаган көнне Солсберида Александр Петров белән Руслан Боширов дигән бәндәләр киләп сарып йөргән, имеш. Хәзер бит бөтен җирдә видеокамера. Бәдрәфкә керергә шөлләрсең. Әлеге ике туристның арзанлы кунакханә бүлмәсендә бер ятакта йоклаганнарына кадәр ачыклаганнар. (Соңыннан, аты чыккан прапагондон Симоньянга белән әңгәмәдә, үзләре бу хәлне акча җәлләүдән дип аңлатты, безнең шәхси эшләргә тыкшынмасыннар, дип тә өстәделәр). Алар Британиянең әлеге шәһәренә борынгы чиркәү шпилен карап истирахәт кылыр өчен барган икән. Ике көн рәттән килеп карап киткәннәр!
Ярар, анда безнең эшебез юк. Кем кая бармас. Аерым караватларга акча кызганучы әлеге адәмнәрнең соңгы елда гына утыз мәртәбә Европа илләрендә йөреп кайтканын да ачыклаганнар. Анысы да гаҗәп түгел... Сәяхәт яраталар, димәк. Тарихи ядкарьләргә мөкиббән китеп... Ә Скрипальне болар агулаганмы, бүтәннәрме, анысы безгә караңгы. Иң мөһиме – әлеге ике турист бөтен дөньяда дан алды. Икәүнең берсе – Руслан Бәширов! (Русиядә татар фамилияләрен гел бозып язулары беркемгә дә сер түгел, шуңа күрә мин үзебезчә дөресләп язам.)
Икәүнең берсенең фамилиясе татар! Ничек горурланмыйсың? Рәхмәт Скрипальгә!
Татар матбугатының гына бу хәлгә битараф калуы күңелдә ризасызлык уята, билгеле. Югыйсә татар фамилиясе дөньяда беразга гына ишетелеп калса да, безнең журналистлар гадәттә бик җәһәт ул кемсәне эзләп таба, үзенә үрелә алмаса, туганнарыннан, күршеләреннән мәгълүмат алып тастымал буе мәкалә язып чыга, радиодан яңгырата, телевизордан балкыта. Әле кайчан гына бер спортчы кызны “милләттәш!” дип күкләргә күтәргәннәр иде, күп тә узмады, “милләттәшебез” түшенә галәмәт зур хач асып, үзен урыс кызы дип санавын төп Мәскәү каналында сөйләп утырды.
Булмагае! Урысның теленә кереп ат казанган кан кардәшләр белән горурлану безнең канга сеңгән. Без бит андый данга бик күнекмәгән. Алар өчен чабып күт ертсаң да күтәрергә бик атлыгып тормыйлар. Юкса бит без... уртак ватан өчен... Әнә Наҗар Нәҗми ни дип язган:
Хәтәр барда да бит татар бар ул:
Барган икән унау үлемгә,
Аның берсе – бер билгесез Әхмәт, -
Туры килүме бу? Кем белгән...
Бер кабердә өчәү ята икән,
Аның берсе – татар егете.
Шәп әйткән! Әлбәттә, Петров белән Боширов үлемгә баручылар түгел; киресенчә, аларны үлем китерүдә гаеплиләр. Ләкин бит дәлилләре юк! Арзанлы һотельдә иснәнеп йөреп кенә аны табып та булмаячак. Бөтендөнья империалистларына бөек шагыйребезнең шигырь юлларын үзгәртеп җавап бирергә туры килә:
Бер ятакта икәү ята икән,
Аның берсе – татар егете!
Боширов нәкъ менә Чепига. Суйган да каплаган
Ләкин мин ашыгыбрак горурланганмын икән. Бар бит ул Русия илләрендә дә бет тунаган журналистлар! Бераздан Руслан Бошировның ГРУ полковнигы Анатолий Чепига булуын ачыкладылар. Өстәвенә Украинада тынычлык даулап йөргән өчен Русия Герое дигән мактаулы исемгә дә лаек булган дүрт ел элек. Әйе, фотоларын күрдем. Боширов нәкъ менә Чепига. Суйган да каплаган. Тик... Мәскәүдәге рәсми вәкилләр әлеге охшашлыкны да ялган дип белдерде. Әйе шул, кем кемгә охшамас. Татар чырайлылар хәзер ярты Русия.
Бошировның чынлыкта ниндидер Чепига булып чыгуына минем дә кәеф кырылды. Герой булмагае чурт булсын! Руслан Боширов исеме җанга нинди якын иде бит! Андый исемдәге кеше булмаган очракта да, кемдер бит барыбер татарны искә төшергән. Санга сугалар әле димәк. Санашалар.
Хәер, әле дә өмет сүнеп үк бетмәгән – әгәр дә бу Руслан Боширов дигәннәренең чын исеме Анатолий Чепига булса, бәлки Александр Петров дигәннәренең чын исеме Руслан Бошировтыр? Тикмәгә генә сценарийга кермәгән бит инде ул.
Ркаил Зәйдулла
язучы
"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра