Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ татар язучыларын Хәтер көнендә чыгыш ясарга чакыра


2017 елда Хәтер көне.
2017 елда Хәтер көне.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге татар язучыларын Хәтер көнендә чыгыш ясарга өндәп мөрәҗәгать таратты.

Татар активистлары язучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең, журналистларның татар телен, милләтен яклап уздырылган иҗтимагый чараларда катнашмавына игътибар итә.

"Соңгы елларда Русия, Татарстан Конституцияләренә каршы килүче кануннар кабул ителә. Татар зыялылары - язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, татар матбугат чаралары бу кануннарга каршы тавышын күтәрмәде, битараф булды. Без бу кешеләргә мөрәҗәгать итәбез: безнең мәктәпләрнең ябылганын, татар телен белүче татарларның саны кимегәнен, татар китапларын нәшер итү кимегәнен (шул исәптә сезнең китапларны нәшер итү) күрмисезмени? Татар иҗтимагый оешмалары Татарстан Конституциясен, татар телен яклап урам җыеннары оештыралар. Ничек инде сез, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре елга бер тапкыр гына булса да берәр чарага килеп, халыкка теләктәшлек күрсәтә алмыйсыз? Сез халык өчен язасыз бит, әсәрләрегезне аңа багышлыйсыз!" диелә ТИҮ мөрәҗәгатендә.

Активистлар аларны 13 октябряьдә узачак Хәтер көненә чакыра. Бу көнне татар зыялыларының тавышы яңгырарга тиеш ди алар. "Гаделлеккә хаклы халыкның язучыларына "өстәгеләргә" тәлинкә тоту оят. Чөнки икенче касәдә – халкыбызның язмышы. Хәтерне яңартырга һәм татарларга аларның бөек тарихы турында, татар каһарманнары турында исенә төшерергә. Бу изге максат һәм ул хакимият биргән барлык бүләкләрдән дә өстенрәк!" дип мөрәҗәгать итә ТИҮ әгъзалары.

Хәтер көне 13 октябрьдә 13 сәгаттә Тинчурин паркында узачак. Чара хакимиятләр белән килештерелгән.

Элегрәк ТИҮ Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыру тәкъдиме белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да ачык хат язган иде. Тик президент идарәсеннән килгән хатта бу мөрәҗәгатьнең премьер-министр Васыйл Шәйхразиевка, президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына җибәрелүе генә әйтелә. Сорау ачык кала.

ТИҮ вәкилләре шулай ук диния нәзарәтенә дә Хәтер көнен бергәләп уздырырга тәкъдим иткән иде.

Татар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнендә йөреш уздыруга рөхсәт ителмәде.

XS
SM
MD
LG