Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Союз" корабы галәмгә җибәрелгәндә казага очрады


"Союз" корабы галәмгә җибәрелгәндә казага очрады
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

Галәм корабында булган ике космонавт Казакъстан җиренә килеп төште. Алар исән-сау диелә. "Созның" икенче дәрәҗә моторы сүнгән.

"Союз" галәм корабы Байконур галәм аланыннан күтәрелеп берничә минут узганнан аның икенче дәрәҗә моторлары сүнгән. Ике кешедән торган экипаж Казакъстан җиренә килеп төшә, алар исән дип хәбәр итә "Интерфакс". Әлеге хәбәрне Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та раслады.

"Роскосмос" космонавты Алексей Овчинин һәм NASA астронавты Ник Хейг махсус капсулада җиргә төшкән. Алар янына коткаручылар җибәрелгән.

"Роскосмос" башлыгы Дмитрий Рогозин вакыйга урынына барырга чыккан диелә. Әлеге хәлне тикшерү өчен комиссия будырылган.

"Союз" ракеты 11 октябрь 11 сәгать 40 минутта җибәрелгән иде. Овчинин белән Хейг орбитада 187 тәүлек эшләр дип фаразланды. Русия програмында 56 тикшерү уздыру каралган иде.

XS
SM
MD
LG