Казанның Тинчурин паркынча көндезге бердә Хәтер көненә багышланган чара башланды. Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, быел чарада кеше гадәттәгедән күпкә әзрәк, якынча 200ләп кеше катнаша. Чараны Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге оештыра.
Азатлык Хәтер көнненнән туры трансляция оештырды:
Тинчурин паркының бер өлеше уратып алынган, быел мәйданчык бик кечкенә. Уфадан 11 кеше, Чаллы яшьләре бер төркем булып килгән. Чарада ел саен катнаша торган зыялылар күренә: Вахит Имамов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Тәлгать Галиуллин, Әзһәр Шакиров, Рәшит Әхмәтҗан, Нәбирә Гыйматдинова. Хәтер көнендә Татарстан байраклары һәм кырымтатар байрагы күтәрелгән.
Азатлык беренчеләрдән булып Хәтер көне митингы резолюциясе белән танышты. Анда тугыз таләп куела: Татарстан Конституциясенең 1992 елны редакциясен кире кайтару, милли республикаларга мөстәкыйль мәгариф системын кайтару, тел канунына каршы тавыш биргән Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатларын чакыртып алу, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына ышанычсызлык белдерү, мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укыту һәм башкалар. Тулырак резолюция белән Азатлыкта Хәтер көненнән соң чыгачак язмада таныша аласыз.
Чарада җылы чәй сату, Татарстан байрагы төсендәге тасмаларны тарату оештырылган.
Татар иҗтимагый үзәге митингтан тыш Казан буйлап йөреш тә оештырырга теләгән иде, ләкин Казан мэриясе моңа рөхсәт бирмәде. Татар активистлары моны шикаять иткән, "мэрия вәкиле Вараки Казанда тәре йөрешенә рөхсәт бирә һәм уздыруда ярдәм итә, ә Хәтер көне йөрешенә каршы килә", ди алар. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе шикаятьне канәгатьләндермәде.
12 октябрь көнне дә Хәтер көне уңаеннан чаралар узды. Бер төркем кеше Сөембикә манарасына килгән, экскурсия уздыручылар аларга Хәтер көне турында сөйләгән. Моннан тыш, Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң шәһитләр рухына дога кылганнар.