Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Страсбург мәхкәмәсендәге вәкиленең вәкаләтләрен арттыра


Яңа үзгәрешләргә ярашлы, вәкаләтле вәкил Русиягә каршы эшләрне җайлауда үзаллы сөйләшүләр алып бара алачак.

Русиянең Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендәге вәкиленә яңа вәкаләтләр өстәләчәк. Бу хакта Русия юстиция министрлыгы әзерләгән президент фәрманы өлгесенә сылтанып, "Ведомости" яза.

Документка ярашлы, вәкаләтле вәкил Русиягә каршы эшләрне җайлауда үзаллы сөйләшүләр алып бара алачак. Әлегә ул моны Русия хакимияте оешмалары белән килештереп башкара.

Шулай ук фәрман өлгесендә вәкил Страсбург мәхкәмәсенең үз көченә кергән карарларын үтәүдәге мәсьәләрне дә көйли алачак диелә. Вәкаләтле вәкил идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров басмага аңлатуынча, бу "мәхкәмә карарын объектив сәбәпләр белән үтәп булмаган очракларга" кагыла. Русиянең Страсбург мәхкәмәсендәге вәкиле шулай ук "кануннарны камилләштерү" чаралары турында тәкъдимнәр әзерләү хокукы да алачак.

Русия Европаның кеше хокуклары конвенциясен 1998 елда ратификацияләде. Шуннан бирле ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе юрисдикциясенә керә.

Быел май ахырында "Общественный вердикт" фонды Страсбург мәхкәмәсе 20 ел эчендә Русиягә каршы эшләр нигезендә 1,95 миллиард евро күләмендә компенсация түләү карарлары чыгару турында тикшерү бастырды. Фонд мәгълүматына караганда, 20 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән 150 мең тирәсе шикаять теркәгән, тагын 140 меңе кире кагылган. 4,5 мең гариза нигезендә ике меңнән артык карар чыгарылган.

2014 елда Страсбург мәхкәмәсе ЮКОС хиссәләрен тотучыларга ширкәт бетерелү өчен 1,866 миллиард евро түләтү карары чыгарган иде. 2017 елның гыйнварында Русия Конституция мәхкәмәсе әлеге компенсацияне түләмәү һәм Европа кеше хокуклары карарын үтәмәү мөмкинлеген кануни дип таныды.

XS
SM
MD
LG