Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мондый җыеннарда җитди мәсьәләләр күтәрелми"


Русиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре
Русиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре

15-21 октябрь көннәрендә Казанда V Төрки яшьләр фестивале уза. "Социаль проектлау һәм грант бәйгеләре" темасына багышланган чарада Русиянең егермеләп төбәгеннән 70ләп яшүсмер катнаша.

Төрки яшьләр фестивале Казанда инде бишенче мәртәбә оештырыла. Максаты – Русия төбәкләрендә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан берләштерү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә тәҗрибә алмашу дип белдерә аны оештыручылар.

Катнашучылар исемлегендә Русия төбәкләре белән бергә Казакъстан, Кыргызстан, Төркия кебек чит илләр вәкилләре күренсә дә, алар барысы да Русиянең төрле төбәкләрендә төпләнеп яшәүчеләр яисә Русия югары уку йортларында белем алучы студентлар.

Фестивальне Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы, татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан яшьләр оешмалары шурасы һәм "Идел" яшьләр үзәге бергәләп оештыра.

15 октябрь кичендә төрки яшьләр "Идел" яшьләр үзәгендә танышу кичәсе уздырды. Фестиваль төрки яшьләр фестивале дип аталса да, төрки яшьләр үзләрен урыс телендә танытты.

Казанда V Төрки яшьләр фестивале уза
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

"Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафизова сүзләренчә, фестивальнең рәсми теле – урыс теле. "Чөнки без монда яшьләргә бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат бирәбез. Барлык яшьләргә дә аңлашылсын өчен бу мәгълүмат урыс телендә бирелә, ә инде яшьләр үзара төрки телдә, кемдер татарча, кемдер балкарча, кемдер башкортча сөйләшә һәм без барыбыз да бер-беребезне аңларга тырышабыз", диде ул.

Чыгымнарны Татарстан күтәрә, әмма бюджетын әйтә алмыйм

Хафизова фестивальнең тулысынча Татарстан бюджетыннан финанслануын җиткерде, ләкин Азатлыкның бу чараның республикага ничә сумга төшүе турындагы соравын ул җавапсыз калдырды.

Алсу Хафизова җыелган яшьләрнең барысының да диярлек төрле иҗтимагый оешмаларда катнашуын һәм аларны шушы оешмалардан сайлап алуларын әйтте.

"Дәүләт төркиләр мәсьәләсен үз кулына алырга тели"

Казанда бишенче тапкыр уздырылуга карамастан, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу фестивальгә бер мәртәбә дә чакырылмаган, Казанда мондый чаралар формаль рәвештә генә үткәрелә дип саный ул.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Төркичелеккә һәм төрки бердәмлеккә татар яшьләрендә һәм җәмәгатьчелектә ихтыяҗ бар. Шушы ихтыяҗ берникадәр дәрәҗәдә кәнәгатьләндерелеп ясалма чара уздырыла. Русиядә алып барылган сәясәткә караганда, төркиләр мәсьәләсен дәүләт үз кулына алырга тели. Һәм мин бу чараны әлеге сәясәтнең дәвамы буларак күрәм", ди Нәбиуллин.

Бәйсез оешмаларны мондый фестивальләргә чакырмыйлар

"Бәйсез оешма вәкилләре, проблемнар күтәрә торган хәрәкәт вәкилләре бу фестивальгә әлбәттә кирәкми. Чөнки монда татар теленең бүгенге хәле, яисә башка халыкларның бүгенге хәле һич кенә дә күтәрелмәячәк, аларның проблемнары хакында сөйләнмәячәк һәм җитди мәсьәләләр тикшерелмәячәк. Бары тик мәдәният, дискәтүкләр, чәкчәк партилар оештыру һәм шуның ише әйберләр генә булачак. Шуңа күрә "Азатлык" татар яшьләре берлеге кебек бәйсез оешмалар монда кирәк түгел", ди ул.

Наил Нәбиуллин фикеренчә, Русиянең соңгы елларда Төрки яшьләр фестивален үзендә уздыра башлавы - үзендәге төрки халыкларны бары тик үз казаннарында кайнаттырырга теләве.

Башкорт яшьләре
Башкорт яшьләре

"Моны чит төркиләр белән аралашуны киметү тырышлыгы дип әйтергә була. Шушындый җыеннарны башлап йөрүчеләр булган Төркия, Казакъстан, Азәрбайҗан кебек илләрнең инициативасын үз кулына алырга тырышу. Ягъни, төркиләрне үз карамагында, үз максатларында куллану", ди Нәбиуллин.

Мондый чаралар - төрки халыкларның проблемнарын йомып калдыру тырышлыгы

"Аннан соң мондый чаралар уздыруның икенче ягы да бар. Әйтик шушындый чаралар оештырып, бездәге төрки халыкларның барсы да яхшы, барсы да матур дип күрсәтергә омтылу һәм төрки халыкларның проблемнарын йомып калдырырга тырышу. Мондый фестиваль башка дәүләтләрдә оештырылганда төрки халыкларның проблемнары азмы күпме барыбер җәмәгатьчелеккә ишетелә. Ә хәзер бу проблемнар дөньяга чыкмый калачак", ди "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе.

Наил Нәбиуллин, мондый фестивальдә катнашкан очракта, төрки яшьләрне кызыксындырырлык һәм аларга файдалы булырлык социаль проектларга мисал итеп төрки халыкларның бер-беренә ярдәм итү хисен арттыра торган проектларын да тәкъдим итте.

Алтай яшьләре
Алтай яшьләре
Төрки яшьләр фестивалендә туган тел мәсьәләсен күтәрергә кирәк

"Бездә төрки халыкларның үзара бердәмлеген ныгыту проектлары җитәрлек. Әйтик, Азатлык татар яшьләре берлеге буларак һәр елны Чуашстанга барып чуаш байраклары таратабыз. Быел исә Тувада шундый чара оештырдык. Узган ел Башкортстанда башкорт байраклары тараткан идек. Мондый чаралар белән төрки халыкларны бер-берсенә якынайтырга, аларның бердәмлек хисен арттырырга була", ди ул.

Нәбиуллин фикеренчә, төрки яшьләр фестивалендә башка халыклар белән бергә татарларның туган тел мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк.

Телләребезнең популярлыгын арттыру, туган телне мәктәпләрдә укытуны таләп итү. Ягъни, хокукый яктан телләребез өчен көрәш юлларын тәэмин итү мәсьәләләрен. Кызганыч, мондый проектлар шушындый җыелышларда күтәрелми", дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Тыва яшьләре
Тыва яшьләре

Русия төрки яшьләрне оештырырга тырыша

Соңгы елларда Русия төрки яшьләрне очраштыруга аеруча зур әһәмият бирә башлады. Әйтик, 2016 елның апрелендә Уфада "Төркиләр алтыны" Халыкара төрки яшьләр форумы уздырылган иде.

Форумда Татарстан делегациясе буларак катнашкан ул вакытта "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина Азатлыкка, бу чара бөтен төрки халыкларны борчыган проблемнарны чишү юлын бирә алмады. Әлеге форумнан икеле-микеле фикерләр белән кайтып киттек, дип белдерде.

2017 елның октябрендә шундый ук форум Казанда Русиянең 14 төбәгеннән килгән 190 вәкил катнашында дәүләт дәрәҗәсендә үтте. Форум эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов та катнашты.

Чарада катнашучылар сүзләренчә, форумның төп идеясе булып төрки халыкларның чит илләргә юнәлмичә, Русия белән бергә үсәргә тиешлеге торды.

Омскидан килгән казакъ яшьләре
Омскидан килгән казакъ яшьләре

Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында катнашкан "Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин Азатлыкка "бу чараның төп максаты - Русиягә лояль булган төрки яшьләр катламын булдыру, төрки дөньяның "урыс дөньясы" эченә керүен тәэмин итү. Тәкъдим ителгән проектларны бәяләү критерийларының иң мөһиме - проектның төрки халыкларны уртак Русия киңлегенә интеграцияләүгә ярдәм итүе иде", дип белдергән иде.

Шуны да әйтергә кирәк, Русия бер яктан төрки яшьләрне "берләштерүче" форум-фестивальләр оештыра, икенче яктан "пантюркизм өрәгенә" каршы көрәшкә миллионнарча сум акча бүлеп бирә.

Бу елның сентябрь башында Русия президентының грантлар фонды Сивил җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә ярдәм үзәгенең "Глобальләшү һәм россиян милләтен формалаштыру шартларында Русиядә төрки телле яшьләрнең социализациясе" дип аталган проектына 8,2 миллион сум бүлеп бирде.

Фестивальдә катнашкан яшьләр
Фестивальдә катнашкан яшьләр

Проект авторлары "2018-2019 елларда Русиянең төрки телле яшьләренең уңышлы социализациясе һәм үз-үзләрен реализацияләү аркылы яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм радикаль кәефләр дәрәҗәсен киметү өчен" шартлар тудырмакчы.

Төркия һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычы 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә кушты. Русиядә ул вакытта чын мәгънәсендә төркиләргә каршы мәгълүмати сугыш башланды. Русиянең төрки төбәкләренә басым ясалды. TürkVisyon халыкара вокал бәйгесендә Русиянең төрки халыклары катнашмады. Бары тик Татарстан гына Төркия белән уңай эшлекле мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү хокукын саклап кала алды.

Хәзер Мәскәү белән Әнкара мөнәсәбәтләре яхшыра, әмма Русия төрки яшьләргә тышкы йогынты ясалудан курка. Проект авторлары Русиядә "пантюркизм куркынычы" бар дип саный.

XS
SM
MD
LG