Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәхибҗамал" оешмасы беренче корылтайга әзерләнә


"Сәхибҗамал" оешмасынң калфак чигү түгәрәге
"Сәхибҗамал" оешмасынң калфак чигү түгәрәге

31 октябрь Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы җыены узачак. Ул беренче тапкыр республика татар хатын-кызларының корылтае форматында үтәчәк.

Башкортстанда бүген татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" һәм "Ак калфак" оешмалары эшли. "Сәхибҗамал" "Ак калфак"ның "каралган елларында" оешты. "Ак калфак"ның ул еллардагы рәисе урыныннан китмәс өчен тарткалашкан, эшчәнлек сүлпәнәйгән чорда икенче бер татар хатын-кызлары оешмасы – "Сәхибҗамал" туган иде. Башта матур гына дини һәм мәдәни чаралар уздырды, ләкин соңрак аңа да тап төште – барлык татар оешмалары Мортаза Рәхимовка каршы чыгыш ясаганда берничә татар кесә оешмасы җитәкчесе белән Рәхимовны яклап документлар кабул итте.

Инде ул еллар артта калды. "Сәхибҗамал"га тәҗрибәле, булдыклы, милләтпәрвәр җитәкче – Динә Морзакаева килгәннән соң ул иң яхшы эшләгән татар оешмаларының берсенә әйләнде. Оешманың иң зур проектларының берсе – "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" чарасы булды. Уфа "Нур" татар дәүләт театрының зур залында узган ул чарада шагыйрәләр тамашачылар алдында иҗади хисап тотты. Әлеге чара берничә "дулкын" шагыйрәләр белән уздырылды. Чара Казанда да оештырылды.

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева

Инде оешманың чираттагы сайлау-хисап җыелышын уздыру вакыты җиткән. Ләкин оешма аны гади генә бер чара итеп уздырмый, республикадагы татар хатын-кызларының корылтае форматында үткәрергә җыена. Бу хакта оешманың рәисе Динә Морзакаева Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

– Әйе, гадәттә, сайлау-хисап конференцияләре 40-50 кеше катнашлыгында уза. Без бу чараны зурлап үткәрергә булдык. Чөнки моңа кадәр татар хатын-кызларының аерым гына зур залларда җыелганы булмады. Сөйләшер, тикшерер мәсьәләләр дә шактый.

– Белүебезчә, Казанда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килгән иде. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемнарын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү максатыннан оештырыла, диделәр. Башкортстандагы аның бүлекчәсе дә төп эш юнәлеше итеп шушы максатларны алгандыр. Ә "Сәхибҗамал" "Ак калфак"тан аермалы нинди юнәлештә эшли? Бер хатын-кызлар оешмасына гына берләшү яхшы булмасмы?

– Безнең эш юнәлешләренә килгәндә, алар түбәндәгеләр:

  • туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау;
  • милләттәшләребезнең рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын кайгырту;
  • милләт бишеге – ныклы һәм тату гаилә, шуңа да гаилә кыйммәтләрен кадерләү һәм арттыру;
  • күренекле шәхесләребезнең исемнәрен ядь итү, истәлеген тергезү;
  • милли рухны саклауга исламның әһәмиятен яхшы аңлап, игелекле эшчәнлектә мөселман дине кануннарына нигезләнү;
  • әдәби иҗатны, китап нәшерләүне, сәнгатьне үстерүне дәртләндерү;
  • хатын-кызларның җәмгыятьтәге бәясен күтәрү, йогынтысын көчәйтү.

Эш юнәлешендә "Ак калфак" белән кайбер уртаклык булса да, Башкортстанда татар милләте зур. Шуңа тагын да берничә хатын-кызлар оешмасы туса да һич кенә дә артык була алмый. Инде берсе борынлап та килә шикелле.

– Сезнең оешманы сәясәттән читтә торуда да гаепләүчеләр булды.

Урамга чыкмый да милләт өчен зур эшләр башкарырга була

– Әйе, татар хатын-кызлар оешмасыннан көрәшче күреп, аның урамга чыгуын теләүчеләр булды. Ләкин көрәш хатын-кызның табигатенә хас түгел. Урамга чыкмый да милләт өчен зур эшләр башкарырга була. Шуларның иң мөһиме – балаларга туган телнең тәмен сеңдерү, аның үзаңын үстерү. Белүебезчә, гаилә кечкенә дәүләт кебек. Аның дәүләт теле иң башта гаиләдә игълан ителергә тиеш. Бүгенге көндә мәктәпләрдә туган телләрне укыту ата-ана ихтыярыннан тора. Бу шартларда телне саклау өчен урамга чыкмый да эш алып барып була.

– Проблемнарны да ишетәсе килә.

Динә Морзакаева "Ак калфак" җитәкчесе Люция Вафина белән
Динә Морзакаева "Ак калфак" җитәкчесе Люция Вафина белән

– Безгә ярдәм итүчеләр юк. Матди хәлебез дә мактанырлык түгел. Ярар, "Дуслык йорты"нда җыелу урыныбыз бар, аның интернет сәхифәсенә башкарылган эшләр турында мәгълүмат биреп торабыз. Шулай ук Уфаның "Ихлас" мәчете ярдәм итә. Аның бинасында да конференцияләр, чаралар уздырабыз. Аның интернет сәхифәсен дә кулланабыз.

Матди мөмкинлек булса, үзебезнең мәртәбә билгесен булдырыр идек. "Ак калфак"ның беләзеге шикелле, безнең дә зур эш башкарган хатын-кызларыбызга “Сәхибҗамал”ның мәртәбә билгесен тапшырасы килә. Ярар әле бу чараны уздырырга "Нур" театрында бушлай зал алуга ирештек. Тәнкыйтьләү җиңел, ярдәм итүчеләр генә юк.

Белешмә: Башкортстан республикасы татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы 2001 елның 24 маенда төзелә. Тәүге рәисе – Гөлҗиһан Яһүдина. 2013 елдан Динә Морзакаева җитәкчелек итә. Оешма рәсми теркәлгән, аның үз туграсы һәм гимны бар. "Сәхибҗамал"ның төп эш юнәлеше – рухи һәм мәдәни ихтыяҗларны саклау, гаилә кыйммәтләрен үстерү.

Оешманың шигаре: бар булмышың нурдан торсын тоташ.​
Мәсләге: миллилек һәм динилек.​
Төп таянычлары: мәдәният, мәгариф һәм матбугат.
Бүгенге көндә оешманың 20 район һәм шәһәрдә бүлекчәләре бар.

XS
SM
MD
LG