Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мостай Кәримнең тууына 99 ел тулуны зурлап искә алдылар


Радий Хәбиров чыгыш ясый
Радий Хәбиров чыгыш ясый

20 октябрь Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 99 ел тулды. Шул уңайдан Уфада төрле чаралар булып узды.

Төп чара Мостай Кәрим урамындагы шагыйрьгә куелган һәйкәл янында узды. Анда Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килгән иде. Ул заманында Мостай белән аралашып калуын телгә алды. "Һәркемнең күңелендә үз Мостае бар", диде.

Азәрбайҗанның Русиядәге илчесе Полад Бюльбюль-оглы Мостай Кәримне республиканың йөзе дип атады. Шагыйрьне Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Күлиев белән чагыштырды, Хәбировның нәкъ рухияткә багышланган чарада катнашуы билгеле бер мәгънәгә ия дип бәяләде. Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов сигез ел җитәкчелек итү чорында шагыйрь-язучыларның нибары бер генә юбилей чарасында катнашкан иде.

Сулдан: Григорий Рапота, Тимербулат Кәримов, Полад Бюлбюл-оглы һәм Әлфия Кәримова
Сулдан: Григорий Рапота, Тимербулат Кәримов, Полад Бюлбюл-оглы һәм Әлфия Кәримова

Кыргыстан президенты киңәшчесе Калнур Ормышев, Мостай Кәримне дөнья, хәтта галәмара шәхес дип бәяләде. Аның 100 еллыгы Кыргызстанда да билгеләнәчәген сөйләп, якын көннәрдә әдипнең чәчмә әсәрләре җыентыгы чыгачагын, ел ахырында фәнни-гамәли конференция узачагын әйтте.

Идел буе федераль бүлгесенең элекке башы, Русия-Беларус берлеге сәркәтибе Григорий Рапота Мостай юбилееның санын онытып булса кирәк, җыелучыларны шагыйрьнең тууына 100 ел тулу белән котлады.
Чарада шагыйрьнең кызы һәм оныгы да чыгыш ясап, халыкка Мостайны зурлавы өчен рәхмәт белдерделәр.

Аннан соң шагыйрь иҗатына багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Мостай Кәримнең шигырьләре төрле телләрдә яңгырады.
Юбилей чараларын дәвам итеп, Башкортстан дәүләт университетында Мостай Кәрим исемендәге грантлар тапшыру узды. Грантларны Мостай Кәримнең кызы Әлфия һәм оныгы Тимербулат Кәримовлар тапшырды. 19 октябрь алар Уфадагы Мостай Кәрим исемендәге башкорт гимназиясендә дә шагыйрь иҗатын өйрәнүче уку алдынгыларына грантлар тапшырган иделәр.

Шагыйрь һәйкәле чәчәкләргә күмелде
Шагыйрь һәйкәле чәчәкләргә күмелде

XS
SM
MD
LG