Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләр илдәге вакыйгалар өчен зуррак җаваплылык тоя башлаган


Башкортстанда пенсия яшен арттыруга каршы митинг
Башкортстанда пенсия яшен арттыруга каршы митинг

Илдә барган вакыйгалар өчен җаваплылык хисе тоючы русияләр саны тугыз проценттан 28 процентка җиткән.

Үзләре яшәгән шәһәрдә барган вакыйгалар өчен җаваплылык тоючылар саны былтыргы 14 проценттан 32 процентка җиткән. Бу хакта Левада үзәге сораштыруына сылтанып, "Ведомости" яза.

Үз гаиләләре өчен җаваплылык хисе тоючылар саны 92 процент тәшкил итә. Былтыргы белән чагыштырганда, бер процентка арткан.

Вакыйгаларга тәэсир итә алабыз дип санаучылар да арткан. Ил күләмендә караганда әлеге күрсәткеч биш проценттан 10 процентка җиткән, шәһәрләрдә - тугыз проценттан - 16 процентка.

Левада үзәге социологы Карина Пипия җаваплылык хисе артуын "социаль-сәяси контекст" белән аңлата. Аның фикеренчә, русияләрнең игътибары тышкы вакыйгалардан Русия эчендәге хәлләргә - пенсия реформасына, бәяләр артуына юнәлде. "Халыкара вакыйгалар белән кызыксыну дәрәҗәсе кими, халык фәкыйрьлек, керемнәрнең кимүенә борчыла", ди Пипия.

Әмма әлегә ил өчен җаваплылык реаль гамәлләргә, әйтик, урам җыеннарына китерми ди социолог.

Владимир Путин дүртенче тапкыр Русия президенты булып сайланганнан соң, илдә пенсия реформасы узды. 2019 елдан башлап берничә ел дәвамында пенсиягә чыгу яше артачак. Нәтиҗәдә хатын-кызлар 60 яшьтә, ирләр - 65тә чыгачак. Әлеге реформа халык арасында канәгатьсезлек уятты, шәһәрләрдә каршылык чаралары узды. Моннан соң канун бераз йомшартылды.

XS
SM
MD
LG