Accessibility links

Фәрит Мөхәммәтшин: "Казанда татар мөһаҗирләре йорты булдырырга телибез"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдәге Александр Солженицын исемендәге урыс мөһаҗирлеге йорты рәвешендә Казанда Татар мөһаҗирләре йортын булдырырга телибез дип белдерде. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә ачылган VI дөнья ватандашлар конгрессында әйтте.

Конгресс утырышында Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясап, Татарстанның чит илләрдә яшәүче татарлар белән ничек эшләве хакында сөйләде. Татарстанга күченүгә ярдәм итү програмы кысаларында быел 334 кешенең намзәте каралган.

"Республикага аларның 588 гаилә әгъзасы күченер дип көтелә. 2018 елның 1 октябренә 204 шәһадәтнамә бирелде. Бу Украина, Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан илләре ватандашлары", диде Мөхәммәтшин.

Алга таба Казанда татар мөһаҗирләре музее ачылачагын да әйтте.

Мөхәммәтшин Александр Солженицын исемендәге урыс мөһаҗирлеге йорты эшен актив өйрәнәчәкләрен әйтте.

"Без Мәскәүдә "Солженицын йорты"н өйрәнәбез. Элек чит илдә яшәгән галимнәребезнең хезмәтләрен саклап калу өчен шундый йорт кирәк. Татар милләте бөтен дөньяга сибелгән. Татар халкы белемле булган. Аларны Кавказ һәм Урта Азиягә белем бирергә җибәрә торган булганнар. Шунда сибелеп яшәп калганнар. Менә аларның керткән өлешен шушы йорт аша саклап калырга телибез”, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу юнәлештә парламент башлыгы федераль үзәк белән бергә эшләргә теләвен дә әйткән.

Александр Солженицын исемендәге урыс мөһаҗирлеге йорты – чит илдә яшәүче урыс мөһаҗирләренә багышланган үзәк. Ул төрле тармакта эшли. Комплекс эчендә музей, архив, китапханә, нәшрият, мәдәни-мәгърифәт һәм фәнни-тикшеренү үзәге бар.

"Ватандашлар" конгрессында Русия президенты Владимир Путин да чыгыш ясады. Анда җыелган делегатларны ул урыс дөньясы вәкилләре дип атады. Залда татарлар да утыра иде.

XS
SM
MD
LG