Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия кырымтатарларга бер мең фатирлык акча бирергә җыена


Украина президенты Петр Порошенко һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Истанбул, 3 ноябрь 2018
Украина президенты Петр Порошенко һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Истанбул, 3 ноябрь 2018

Төркия Кырымнан китәргә мәҗбүр ителгән кырымтатарларга Киевта һәм Украинаның тагын биш шәһәрендә бер мең фатир сатып алу програмын башлап җиберергә мөмкин.

Бу хакта кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоган белән булган очрашулардан соң белдерде. "Без хәзер уйлыйбыз: яңа фатирлар төзергәме, әллә булган фатирларны сатып алыргамы. Без әзер фатирлар сатып алу ягын карыйбыз, безнең украин дусларыбыз - төзү яклы. Киевта 500 фатир, Украинаның башка биш урынында тагын 500 ​фатир​, Кырымнан мәҗбүри киткән кырымтатарларны фатирлар белән тәэмин итүне планлаштырабыз", диде Җәмилев 5 ноябрь көнне ATR каналына.

"Кырымтатарларга Кырымда бер мең фатир" исемле програм беренче тапкыр Төркия президенты Сөләйман Демирель заманында игълан ителгән иде. Кырымда иң мохтаҗ кырымтатар гаиләләренә ярдәм програмы берничә ел дәвам итте.

Төркия президентына шулай ук Русиядә утырган украин сәяси тоткыннарының 90 кешелек исемлеге дә тапшырылган.

"Безгә зур бер исемлек бирелде, без аны Русиягә тапшырачакбыз һәм бу мәсьәләне күзәтәчәкбез. Без Кырым аннексиясен танымадык һәм танымаячакбыз, без Кырымдагы һәм Кырымнан китәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итәчәкбез", дигән Эрдоган Украина президенты Петр Порошенко белән булган очрашу вакытында.

Украина президентының кырымтатар халкы мәсьәләләрендә вәкиле булган Мостафа Җәмилев 3-4 ноябрь Төркиядә Порошенко җитәкчелегендәге рәсми төркем сәфәре кысаларында Төркия-Украина стратегик шурасы утырышында катнашты, Төркиядәге кырымтатар диаспорасы белән очрашты.

XS
SM
MD
LG