Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова Эрдоганнан Төркиягә киткән татарларны Русиягә тапшырмаска сорый


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга ачык хат язды. Ул аннан Русиядә дини өлкәдә эзәрлекләнү сәбәпле Төркиягә күченгән мөселман татарларга ярдәм итүне сорый.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу хатны аңа Төркиягә һиҗрәт кылган Казан татарларына карата алып барылган сәясәт мәҗбүр итүен яза. Ул хатын татар халкының һәр заман Госманлы хәлифәте һәм Төркия җөмһүриятен мөселманнарның ярдәмчесе һәм төп йорты буларак кабул итүен һәм авыр вакыйгаларда аңа сыену турындагы сүзләреннән башлый. Авыр вакытларда татар милли лидерлары Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Габдрәшит Ибраһим, Йосыф Акчура, Әхмәт Тимер һәм башка татарлар Төркиядә сыенып бу илгә тугрылыклы булып аңа хезмәт итүен искә ала. Шулай ук Русия империясе көчләп чукындыру сәясәте алып бару сәбәпле, меңнәрчә татарлар Идел-Урал буеннан, Себердән Төркиягә күченергә мәҗбүр булуы турындагы вакыйгаларны искә төшерә. Бәйрәмова соңгы елларда Төркиягә киткән татарларның саны арта баруын әйтеп, моның сәбәпләрен дә атап уза.

Төркиядә мөһаҗир татарларга караш тискәре якка үзгәрде

"Русиядә дин иреге кысылу һәм мөселманнарны эзәрлекләү моңа сәбәп булып тора. Дин-ислам хакына туган илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган бу мөһаҗирләрне Төркия башта яхшы кабул итте. Әмма соңгы вакытта дөньяда барган зур сәяси үзгәрешләр, сугышлар сәбәпле, Төркиядә мөһаҗир татар-мөселманнарга караш тискәре якка үзгәрде. Аларны төрле сәбәпләр табып яки бернинди сәбәпсез күпләп кулга алулар, төрмәгә ябулар, Төркиядән куу-сөрүләр башланды.

​Әйтик, бер Анталия шәһәрендә генә дә соңгы елларда дистәләгән мөселман-татар төрмәгә ябылды, Төркиядән куылды - депортацияләнде, кайберәүләр әле һаман зинданда утыра. Сүзем дәлилле булсын өчен, Төркия тарафыннан эзәрлекләнгән кайбер мөһаҗирләрнең исем-фамилияләрен язып үтәм:

  • Илгиз Лотфуллин, өч бала атасы. Бер ел Анталия төрмәсендә тотылды. Мәхкәмә тарафыннан тулысынча акланып иреккә чыгарылды. ​
  • Илнур Гыйләҗев, 5 бала атасы, бер ел Анталия төрмәсендә утырды. Мәхкәмә тарафыннан "Төркиядән куылырга тиеш" дигән карар чыгарылды. Биш бала атасына "депортация коды" куелды. Аларны теләсә кайсы вакытта тотып алып, илдән сөрергә мөмкиннәр. ​
  • Динара Әүһәдиева, ире өчен кулга алынып, бер ел Анталия төрмәсендә утырды, "депортация коды" куелды.​
  • Илнур Фәйзуллин, өч бала атасы, кулга алынып, төрмәдә утырды, гаиләсе белән Украинага депортацияләнде. ​
  • Таһир Миңнебаев, берничә тапкыр кулга алынып, Төркия төрмәләрендә утырды, ишле гаиләсе белән Украинага китәргә мәҗбүр булды", ди яза Бәйрәмова.

Аның язуынча, бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Фәүзия ханым югарыда телгә алган кешеләрнең шәхсән барысын да белүен әйтә.

"Алар - тәкъва мөселманнар, булдыклы, тырыш иманлы татарлар. Күпләре эшмәкәр һәм Төркиядә милекләре бар.

Төркиягә килгән татарлар Русиягә тапшырылса, аларны анда үлем көтә

Безнең фикеребезчә, болар барысы да Русия әйтүе белән, алар әзерләп биргән кара исемлекләргә таянып эшләнә. Бу дини басым сәбәпле Төркиягә килгән мөһаҗир мөселман-татарлар кабат Русия кулына тапшырылса, аларны анда каты җәзалар, төрмә һәм үлем көтә. Төркия ярдәмендә эшләнгән бу явызлык өчен Аллаһ каршында ни дип җавап бирербез? Бер гаепсез мөселманнарның күз яшьләре һәм фаҗигале язмышлары өчен Төркия һәм Русия өстенә зур бәла-казалар, афәтләр килмәсме?" дигән сорау куя Бәйрәмова.

"Хөрмәтле кардәшебез Рәҗәп Тайп Эрдоган, сез бу мөселман татарларына каршы алып барылган гаделсезлекләр турында белмисездер дип уйлыйбыз, белсәгез бу хәтле хаксызлыкка юл куймас идегез. Татарстаннан Төркиягә һиҗрәт кылган мөселман кардәшләребезнең авыр хәле безнең дә үзәгебезне өзә һәм сездән мөһаҗир мөселман татарларга ярдәм итүегезне үтенеп сорыйбыз", дип төрмәдә булганнарның эшләрен яңадан карап, аларны иреккә чыгаруны, "Төркиядән сөрелергә тиеш" дип "депортация коды" куелганнарның үзләреннән һәм гаиләләреннән ул кодның алынуын, аларга Төркиягә тулы хокуклы инсан булып яшәргә рөхсәт ителүен, Төркиягә ышанып килгән мөһаҗирләрне Русия кулына бирмәүне сорап яза Фәүзия Бәйрәмова.

Бәйрәмова үз хатында искә алган Таһир Миңнебаев элегрәк Төркиядә Русиядән килгән мөһаҗир мөселманнарга ярдәм итү үзәге дә оештырырга тырышкан иде. Миңнебаев ике тапкыр Төркиядә тоткарланудан соң, Төркиядән китәргә һәм әлеге хәрәкәтне туктатырга мәҗбүр булды. Соңрак ул Азатлыкка "Эрдоганның сүзләренә түгел, гамәлләренә карарга кирәк" дип язды.

Шулай ук элегрәк Татарстаннан Төркиягә күченгән Илдар Вәлиев тә Украинага китәргә мәҗбүр булуын сөйләгән иде. "2017 елның февралендә Төркия һәм Русия президентлары арасында җинаять эше ачылганнарны үз илләренә тапшыру турында килешү имзаланды. Күп кенә мөселманнарны депортация төрмәләренә алып киттеләр. Башта бу хәл Истанбулда булды, аннары Анталиядә дәвам итте. Моны истә тотып һәм Төркиядә чит ил кешеләренә эшкә урнашу тыелу сәбәпле, Украинаның Одесса шәһәренә күчтек", диде ул.

XS
SM
MD
LG