Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркия-Русия мөнәсәбәтләре яхшыруга Татарстан зур өлеш кертте"


Казанда Төркиянең Республика көнен котлау мәҗлесе
Казанда Төркиянең Республика көнен котлау мәҗлесе

29 октябрь Казанда Төркия Республикасы корылуга 95 ел тулу уңаеннан мәҗлес оештырылды. Чарада чыгыш ясаган Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садык Доган 2018 елда Русия-Төркия элемтәләре ныгуына Татарстанның да зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Төркиянең Республика көне бәйрәм тантанасы быел узган елгылардан аермалы буларак "Корстон" күңел ачу үзәге урынына яңа ачылган Казан Палас (Kazan Palace Hotel by Tasigo) кунакханәсендә оештырылды.

Аш мәҗлесе гадәттәгечә Төркия гимнын яңгырату белән башланып китте. Аннан кунаклар алдында чыгыш ясаган Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садык Доган Төркия-Русия элемтәләренең яхшыруында Татарстанның да зур өлеше булуын билгеләп үтте.

"Бүген Төркия Республикасының 95нче елын котлыйбыз. Республикабызның игълан ителүе - төрек милләтенең данлы тарихында бер борылыш ноктасы булып тора. Котлы булсын", дип сүзен башлады ул.

Төркия-Русия мөнәсәбәтләре яхшыруга Татарстан да зур өлеш кертте

2018 елда Төркия белән Русия мөнәсәбәтләрендә бик нык алга китеш булды. Төркиянең Русия белән элемтәләрнең ныгуында тарихи һәм мәдәни элемтәләргә ия булган Татарстан республикасының да зур өлеше булуын әйтергә теләр идем, дип белдерде баш консул.

Фикерләрен төрекчә җиткергән Доган үз чыгышын татар телендә "Татарстан халкына чын күңелдән хөрмәтемне белдерәм. Бәйрәмебез котлы булсын", дип тәмамлады.

Әхмәт Садык Доган: "Казанда якын арада Юныс Әмре үзәге ачылыр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Төрек консулы Азатлык сорауларын җаваплап, үзенең татарча өйрәнә башлавын да әйтте.

Атнага ике сәгать татарча өйрәнәм

"Мин хәзер татарча өйрәнәм. Татарчага өйрәтүче укытучым бар. Ул Казан федераль университетында укытучы профессор. Атнага ике сәгать татарча өйрәнәм. Минем бер улым һәм бер кызым бар. Улым Казанның бер мәктәбендә укый, татарчаны шунда өйрәнә. Кызым әлегә кечкенәрәк", дип белдерде ул.

Азатлыкның Казанда Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге кайчан ачылыр дигән соравына җавап итеп, Әхмәт Садык Доган, Алла боерса якын арада ачылыр, диде.

Юныс Әмре үзәгенә Казанда ихтыяҗ бар

"Мәдәният үзәкләренең ачылуы темасында ике ил арасында килешү бар. Якын көннәрдә Казанда да мәдәният үзәге булыр. Безнең бу үзәккә монда ихтыяҗыбыз да бар.

Безнең илебезгә Русия ватандашлары килүенә, Төркиядә мәдәни чаралар оештыруларына без бик канәгать булган кебек, киләчәктә Казанда да Төркиянең мәдәният үзәге ачылуга да шатланырбыз.

Төрек мәдәниятен, сәнгатен, кинематографиясен тагын да уңайлы урыннарда, тагын да ешрак таныту мөмкинлеге булыр. Мәскәүдә бар, эшли мондый үзәк. Һәм шушындый үзәкнең икенчесе Казанда да ачылыр дип ышанып калам", дип белдерде Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садык Доган.

Мәгълүм булганча, КФУда эшләп килгән Юныс Әмре үзәгенең эшчәнлеге 2015 елның 24 ноябрендә Русия хәрби очкычы Төркия чигендә бәреп төшерелгәннән соң башланган низаг аркасында туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG