Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы коммунистлары Татарстан Конституциясе көнен искә алмады


"Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы бүлеге җыены, 6 ноябрь 2018
"Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы бүлеге җыены, 6 ноябрь 2018

6 ноябрь "Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы бүлеге вәкилләре октябрь түнтәрелешенең 101 еллыгын билгеләп узды. Күтәрелгән таләпләр арасында татар шәхесләренә, мәсәлән, Сөембикәгә кагылышлысы да бар иде.

Чаллыда 150ләп кеше катнашкан урам җыенында 4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көненең уйлап чыгарылган һәм ялган бердәмлек көне булуы, изүчеләр һәм изелүчеләр арасында беркайчан да уртаклык булмавы искәртелде, бу көнне бәйрәм итүне туктатырга чакырдылар. 7 ноябрьне кабаттан ял көне итү турында чыгышлар булды.

Чара 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көнендә үтсә дә, бер генә чыгышта да республиканың төп кануны кабул ителгән көн белән котлаучы булмады. Фирканең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьевадан соң татар исем-фамилияле биш кеше чыгыш ясады. Алардан да халык Татарстан бәйрәме турында ишетмәде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Җыенда шәһәрнең Сөембикә проспектына тарихи Ленин проспекты исемен кайтару, Азатлык мәйданына Ленин бюстын, Җиңү паркына Сталин бюстын урнаштыру таләпләре дә яңгырады. Чаллының бер урамына Сталин исемен бирү турында да коммунист мөнбәреннән сүзләр әйтелде. Әлеге тәкъдимнәр дә башкалары кебек алкышлар белән каршы алынды. Чарада элек татар милли хәрәкәтендә катнашкан аксакаллар да күренгәләп китте. Алар тарафыннан да "Сөембикәгә тимәгез" дип дәгъва белдерүче булмады.

Кабул ителгән резолюциядә "халыкны бетерүгә йөз тоткан президент Путинның, Медведев җитәкчелегендәге хөкүмәтнең эшеннән китүләрен, Русия думасын һәм Федерация шурасын таратуны таләп итәбез", дигән юллар да бар.

XS
SM
MD
LG