Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Исхакый Тукайдан ким түгел"


Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее
Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее

8 ноябрь Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Чистай районы Яуширмә авылында урнашкан Гаяз Исхакый музее мәсьәләсе каралды. Депутатлар шулай ук татар телен укыту мәсьәләсен дә тикшерде.

Утырыш мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинның Татарстанда музейлар торышы белән таныштыруыннан башланды. Ул музейлар челтәренең 66 берәмлеккә артып, җәмгысе 152гә җитүе турында хәбәр итте. Шуларның 81е авылда урнашкан. Боларны ул фән һәм мәгърифәт функциясен үз эченә алган мәйдан дип атады. Ләкин аларның һәрберсендә проблемнар шактый:

Дамир Натфуллин
Дамир Натфуллин

– Республикадагы 21 язучы музейларының күпчелегенә реставрация кирәк, күбесе начар хәлдә. Шундыйларның берсе – Гаяз Исхакый музее. Татар классигының туган авылында музей 1993 елда оештырылган. 2014 елдан ул Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлеге булып тора. Ачылган көннән алып биредә реставрация эшләре үткәрелмәгән, экспозициясе яңартылмаган. Хәзерге вакытта музей искергән, техник яктан яраксыз һәм заман таләпләренә туры килми. Исхакый музеена бердәнбер юл бар. Ләкин зур йөк машиналары йөрү сәбәпле, ул юл ватылып беткән. Нәтиҗәдә авылга туристик автобуслар керә алмый.

2017-2018 елларда дәүләт шурасы инициативасы белән мәдәният министры һәм Чистай дәүләт музее тарафыннан ремонт-реставрация эшләрен оештыру эше алып барыла. 25 октябрьдә депутатлар төркеме хакимият белән очрашу вакытында музейны үстерү һәм киләчәге турында төрле фикерләр яңгырады. Алар арасында музейга килүчеләр санын арттыру өчен аны, мәсәлән, Чистайга күчерергә дигәне дә булды. Хакимият Чистайда бу эшкә яраклы бина да тапкан. Татарстан милли музее филиалы сыйфатында эшли башлау тәкъдиме дә яңгырады. Президент карары белән әлеге музей 2019 елга капиталь ремонт исемлегенә кертелгән. Димәк, музей эшчәнлеге өчен кирәкле төзелеш эшләре киләсе елда үткәреләчәк.

Туристларны күбрәк җәлеп итү максатыннан комплекслы чаралар үткәрү кирәк

Әлеге карарны истә тотып, бик күп мөрәҗәгатьләрне дә исәпкә алып, министрлык музей үсешенең өченче юлын кулайрак күрә. Бу - музейны язучының туган авылында калдырып, туристларны күбрәк җәлеп итү максатыннан мәгариф һәм фән министрлыгы, Чистай районы җитәкчелеге белән берлектә комплекслы чаралар үткәрү. Безнең республикада уңай мисаллар бар. Мәсәлән, Зөя, Болгар тыюлыгына акча керткәч, төзекләндергәч, аларга туристлар йөреше 10-20 тапкырга үскән. Шул ук вакытта Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин музеен яңарту да кирәк. Министрлыкның моңа финанс мөмкинлеге юк. Әмма үсеш концепциясен эшләп бирергә әзер. Татарстан мәдәният министрлыгы шулай ук музейларга 16 яшькәчә мәктәп укучыларына түләүсез индивидуаль йөреш оештырырга тәкъдим итә.

Натфуллин музейларның башка проблемнарына да тукталды. Болар – матди-техник җиһазлар җитмәве, музей хезмәткәрләренең башлыча өлкән яшьтә булуы. Тагын берничә елдан музейларда эшләүчеләр кытлыгы мөмкинлеген дә искәртте.

Чистай музей тыюлыгы җитәкчесе Александр Печенкин Исхакый музееның оешу, соңрак район карамагына күчү тарихын бәян иткәннән соң, аяныч хәленә тукталды. Аның нотыгында депутатларның, язучыларның игътибарын җәлеп итәрлек яңалык булмады. Аңа өстәмә сораулар да биреп тормадылар.

Александр Печенкин
Александр Печенкин

"Бина гына түгел, экспозицияләр дә техник яктан искерде. Васыйл Шәйхразиев, элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәлне урынга барып тикшергәч, төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелгән хат президентка юлланды. Хәзерге вакытта документ-хисап эшләре башкарыла. Сентябрьдә музейның корылмалары янып киткәнгә, җәмәгатьчелектә музей мәсьәләсе резонанс алды. Музейга реставрация кирәк, юл мәсьәләсе дә бар", дип сөйләде Печенкин. Ул чыгышында музейны күчерү турындагы куркыныч мизгелләргә тукталып тормады.

Шуннан соң сүзне галимә Лена Гайнанова алды. Ул туристлар килерме, музей табыш китерерме дигән сүзләрдән тәмам алҗыганлыгын яшермәде:

Исхакый мирасын яңадан барлап чыгарырга кирәк

– Беренчедән, Исхакый мирасын яңадан барлап томлыклар чыгарырга кирәк. Мин 15 томлыгын чыгарганда да, аның кадәр әсәре булу мөмкин түгел дип шикләнгәннәр иде. Бу томлыклар энтузиастлар тырышлыгы белән дөнья күрде. Әмма безнең куллар чит илләрдәге мирасына кадәр барып җитә алмады. Әгәр аларны да колачласак, 30-35 томлыгын да төзеп булыр иде. Мәсьәләне яхшырак аңлар өчен урыс әдәбияты үрнәкләрен искә алыйк әле. Әйтик, Тургеневны, Чеховны, Толстойны. Менә монда Яуширмәгә халык аз йөри дип зарланалар. Чехов, мәсәлән, Сахалинда яшәгән, Русиягә кайтканда Цейлон утравындагы Колумбо шәһәрендә туктаган. Шәһәр хакимияте монда урыс язучысы булган дип җәһәт кенә Чехов музее оештырган. Анда нинди халык күп йөрсен? Ә бит табыш китерерме дип куркып тормаганнар. Чехов, Тургеневларның кунып чыккан урыннарында да бүген музейлар эшли. Димәк, ул җирләрдә классик шәхесләрне олылау, мәдәниятне аңлау бар. Ә бит без барыбыз да бер дәрәҗәдә дибез, нишләп соң татар әдипләре типке хәлендә?

Яуширмәгә беренче 50 экспонатны мин алып килдем. Өч энтузиаст музейны эшләтеп җибәрде, без тавыш күтәргәнгә комплекс барлыкка килде, дәүләт дәрәҗәсен алды. Ә бит Исхакыйның күкрәк кесәсендә йөрткән кадерле документлары бар. Мин инде өлкән яштә, исән чагымда бу экспонатларның төзекләндерелгән музейда урын алуын күрәсем килә. Чеховның Русиядә генә 15 музее, һәр шәһәрдә диярек аның исемендәге урам бар. Нишләп Исхакый һаман кысыла? Аның туган авылында музей эшләргә тиеш. Чистайда да музей булырга тиеш. Ул бит Чистай мәдрәсәсендә укыган анда яшәгән шәхес.

"Яңа гасыр" телекомпаниясе директоры Илшат Әминов кәгазьдә язылган кадәр акча белән генә ул музейны рәткә китереп буласына шикләнә. Шуңа күрә ул музейны Чистайга күчерү ягында:

Илшат Әминов
Илшат Әминов

– Бу авылда булдык, музеен, юлларын күрдек. Анда 20 миллион белән генә эшләрне әйләнеп чыгып булмый, ким дигәндә 100 миллион тирәсе акча кирәк. Бу исә бик зур акчалар. Аннан килеп җирле түрәләр бу авылның киләчәген ничек күрә, халыкны кем кайгыртачак – шушы сорауларга ачыклык кертсеннәр иде. Икенчедән, безгә мирас бик мөһим. Балалар бу мирасны өйрәнсен, белсен иде. Менә шуңа күрә, миңа музейны Чистайга күчерү отышлы тоела. Болай эшләгәндә ул туристлар маршрутына кертеләчәк һәм Исхакый идеясен пропагандалауга юл ачылачак. Министрлык үз инициативасын тормышка ашырырга алына икән, бик яхшы. Ләкин нинди җаваплылык икәнен онытмагыз. Анда автобуслар кертәбез дисез икән, бөтен инфраструктураны үзгәртергә кирәк булачак. Мин мөмкинлекләрдән чыгып эшләү ягында.

Хокук белгече Сурия Усманова авыл халкы исеменнән чыгыш ясады:

Сурия Усманова (у)
Сурия Усманова (у)

– Авылда 245 хуҗалык бар, шуның 40ы – хуҗасыз калган йортлар. Яуширмәнең аяныч хәл турында язылган мәкаләләр буенча гына аерым китап чыгарып була. Кая соң безнең җитәкчеләр, шулкадәр мәкаләләр чыгып торып та нишләп алар бу проблемны күрмиләр, ни өчен авыл кешесен беркем якламый. Хәзер инде авылны чит республика инвесторына сатып җибәрделәр. Яңа хуҗа, халык безгә ярдәм булырмы дип мөрәҗәгать иткәч, мин социаль яклау бүлеге түгел, миңа сезнең проблемнарыгыз кирәкми, җирләрегез генә кирәк дигән. Менә сез авылларны саклыйбыз дип сөйлисез. Безнең районда авылларны тарату буенча китап язарга була. Кайвакыт Яуширмә авылы айда урнашкандыр дип уйлыйм. Ни өчен соң монда бернинди канун эшләми, халык ярдәм сорап кая барырга белми. Бу авыл хәзер Звенигово совхозы карамагында. Авылның хуҗасы юк. Музей буенча тәкъдимнәрем мондый: Исхакый музеен авылда калдырып, милли музей карамагына күчерергә кирәк. Район карамагында калганда аңа игътибар булуы шикле.

Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов Яуширмә авылындагы корылманы музей дип атамау ягында:

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

– Яуширмә авылындагы музейны комплекс дип әйтергә тел бармый. Бу язучы турында хәтер урыны. Һәм бер җирдә юк итеп, икенче җирдә музей ачу турында сүз бару мөмкин түгел. Бу – тарихка, гомерен чит илләрдә үткәрергә мәҗбүр булган ил агасына, татар дәүләтчелеге идеясе башында торган шәхескә ихтирамсызлык билгесе булыр иде. Шуңа күрә ул урынны төзекләндерү өчен, кабатлап әйтәм, аның музей дип авыз тутырып әйтерлеге дә юк, мөмкинлек табарга кирәк. Бу – мемориал йорт, һәйкәл. Мин бу йортны саклап калу тәкъдимен кертәм. Ә заман таләпләренә туры килгән музейны ачу мәсьәләсен югары даирәдә хәл итәргә кирәк. Яуширмә халкына сүзем: ни өчен аның тарихи исемен кайтармаска? Ниндидер колакка ятышсыз атама (Кутлушкино) белән матур авылны ни өчен ямьсезләргә? Аннары районда да, авылда да, музейның үзендә дә тәртипсезлек, хуҗасызлык күренә. Моны инде Казаннан килеп җыештырмаслар, район үзе хәл итәр дип ышанам.

Депутат Марат Лотфуллин авыл атамалары темасын гомумән аерым утырышка карарга тәкъдим итте:

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

– Музейны Яуширмәдә калдырып, Чистайда милли үзәк ачарга кирәк. Чистайда еш булырга туры килә, әйтерсең лә ул Татарстан түгел. Анда татар мәдәнияте, татар үзәге юк. Ә бит чиста татар районы. Икенче мәсьәлә татар авыллары атамасына кагыла. Кутлушкино, Кучичатово дип атау – Русиянең географик атамалары турындагы канунын тупас рәвештә бозу. Әлеге канун нигезендә атамалар шунда яшәгән халык телендә булырга тиеш. Һәм ул атамалар тәрҗемә ителми. Мин бу мәсьәләне аерым утырышта күтәрергә тәкъдим итәм. Чөнки бу бөтен Татарстан авылларының бәласе.

Депутат Александр Славуцкий исә депутатларның кызып китеп музейны әле сакларга, әле Чистайда, Казанда да ачарга дигән фикерләрен тыңлап торганнан соң, барысын да җиргә төшәргә өндәде:

Александр Славуцкий (у)
Александр Славуцкий (у)

– Мин Исхакыйны укымадым. Әгәр ул татар халкы өчен шулкадәр кыйммәтле икән, әлбәттә инде музейны сакларга кирәк. Ләкин очынып китеп космик планнар төзергә кирәкми. Аңлашыла бит инде бу эшкә 300 миллон сум беркем дә бирмәячәк. Карар кабул итәргә дә мәҗбүр итәргә кирәкми. Указ чыгарып кемнедер яратырга мәҗбүр итеп буламы соң? Монда белем мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Барысы да татар теле мәсьәләсенә, мәктәптә укытуга кайтып кала. Без Исхакыйга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Моны эшләмибез, аннары указ ярдәмендә балаларны, кешеләрне ватанны, шигъриятне яратырга мәҗбүр итәргә тырышабыз. Болай барып чыкмаячак. Шуңа күрә мин министрлык тәкъдимен дә, Илшат Әминов фикерен дә хуплыйм һәм Чистайда бу эш реаль була дип уйлыйм. Анда кешеләр киләчәк, аны белеп китәчәк. Ә кече ватанында йорты булсын, теләгән кеше кереп чыгар. Хәзер без күпме генә хыяллансак та, ул авылда 300 миллион сумга юл салмаячаклар.

Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова Славуцкий фикере белән килешмәде:

Римма Ратникова
Римма Ратникова

– Мин юл салып булмый дигән фикер белән килешмим. Безнең юл төзү буенча уңышлы эшләп килә торган програмыбыз бар. Мин үзем Кукмара, Балтач районнары өчен җаваплы. Без анда 100 хуҗалыклы кечкенә авылларга кадәр асфальт юл китереп җиткердек. Бу район хакимияте теләгеннән тора. Шуңа күрә район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәновның, шул авылдан чыккан кеше буларак, музейны авылда калдырасым, җитәкче буларак районга күчерәсем килә дип әйтүен аңлап бетермим. Димәк, сез һаман үзегезгә нәрсә кирәген аңлмыйсыз. Ни өчен сез юллар програмына эләгергә тырышмыйсыз, мин моны берничек тә аклый алмыйм. Чистайда чыннан да татар тарихына илтифат юк. Анда әле безнең тарихи Юкәтау каласы урыны бар. Халыкта битарафлыкныда аңламыйм. Үзәк каналдан әнә бер түрә дәүләт бала табарга кушмаган бит, шуңа үзегез тәрбияләгез дип әйткән бит, аны шундук эшеннән алдылар. Бу бит бик куркыныч фикер йөреше.

Разил Вәлиев бу урында юмор кыстырып куярга кирәк тапты:

– Димәк, юл кирәкми дип әйтсәләр, аларны да алачаклар.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Утырыш, юл кирәкми дип беркем дә әйтми, дип гөжләп алды. Шуннан Разил әфәнде бу мәсьәләгә йомгак ясап, "Кырлайда Тукай музеен оештырганда юл да юк иде, бөтен эш авырлык белән барды, халык йөрерме дигән шикләр зур булды. Йөриләр бит әле. Кырлай гөрли. Яуширмәгә дә шундый вакыт килер. Исхакый Тукайдан ким шәхес түгел", диде.

Ризаэтдин Фәхретдин музее мунча кадәр генә бинада эшли, бу мәсьәлә дә күтәрелде.

"Татар телен сайлаучы укучылар саны үзгәрмәде диярлек"

Артабан депутатлар татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләсен тикшерде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин ​татар теле дәреслекләре турында да хисап тотты.

Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Аның сүзләренчә, дәреслекләрне федераль дәреслекләр исемлегенә кертү мәсьәләсе актуаль булып тора, әлеге эш шактый финанс чыгымнар таләп итә. Бер дәреслекне федераль реестрга кертү өчен 245 мең сум, 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр тулы дәреслек линейкасын кертү өчен 3 миллион 795 мең сум кирәк, диде Һадиуллин. Финанслау мәсьәләсе татар теленә тәрҗемә ителгән федераль дәреслекләргә дә кагыла, ди ул. ​

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин татар телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсен күтәрде. "Әлеге мәсьәләдә Русия Конституция мәхкәмәсе карары бар, ә уку планында мондый фән юк булып чыга", диде ул.

Татар теле дәүләт теле буларак канун нигезендә бар

Депутат Илшат Әминовның "андый предмет юк" дигән сүзенә Лотфуллин кистереп "канун нигезендә андый предмет бар", дип белдерде. Аның бу соравына төгәл җавап бирүче депутат булмады.

Журналистлар шул ук сорауны Һадиуллинга биргәч, ул "без федераль белем бирү стандартларына телләр турындагы яңа канунны исәпкә алган үзгәрешләр кертүне көтәбез", дигән җавап кайтарды. "Бу - зур процесс, зур эш. Безгә татар телен туган тел буларак сайларга беркем комачау итми, фәннәрне татар телендә өйрәнергә беркем комачау итми, монда куркыныч нәрсә юк" диде ул.

Татар телен сайлаучылар узган ел дәрәҗәсендә калды

Һадиуллин шулай ук мәктәпләрдә туган тел фәне буларак татар телен сайлаучылар "узган ел дәрәҗәсендә калды" дип белдерде. Журналистлар төгәл санны сорагач, министр урынбасары "беләсезме, якынча бер процентка кимрәк бала татар телен сайлады, якынча бер процентка күбрәк укучы урыс телен сайлады. 68% – татар, 30% – урыс, калган телләр – 2% дип әйтик", диде ул.

2017 елда Илсур Һадиуллин Казанда укучыларның 65,19 проценты ана теле дәресләре буларак татар телен сайлаганын белдергән иде.

Утырыш нәтиҗәсендә Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан хөкүмәтенә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа уку-укыту комплектларын әзерләү, дәреслекләрне федераль реестрга кертү өчен кирәкле экспретизалар өчен финанслау мәсьәләсен карарга киңәш итте.

XS
SM
MD
LG