Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның экология министры вазифасыннан китте


Башкортстан хөкүмәте бинасы
Башкортстан хөкүмәте бинасы

2012 елдан бирле Башкортстанның экология министры булып эшләгән Илдар Һадыев вазифасыннан китте. Моңа республикада казылма байлыклар чыгаруда канун бозуларны тиешенчә контрольдә тотмау сәбәп булды.

"Сәбәбе ачык әйтелде: казылма байлыклар өлкәсендә системлы чаралар кирәк, әгәр минем китүем шул чараларның берсе икән, мин моның белән килешми кала алмыйм", дигән Илдар Һадиев Коммерсантъ-Уфа басмасына.

Газет язуынча, республиканың экология министрлыгын соңгы елларда Свердловски өлкәсе хөкүмәтендә эшләгән Мирхәйдәр Фәтхуллин җитәкләячәк. 2011-2014 елларда ул Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары булды, Урал артын үстерү програмын һәм "Кроношпан" корылмасы инвестиция проектын контрольдә тотты.

Дүшәмбе иртәнге якта Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хөкүмәт җитәкчесе Рөстәм Мәрдановтан республика экология министры вазифасына яңа намзәт тәкъдит итүне сорады. Моңа экология министрлыгының җир кишәрлекләрен файдалануны күзәтү өлкәсендәге эшне тиешенчә алып бармау сәбәп булды.

Элегрәк республиканың Контроль-исәп пулаты һәм Башкортстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы казылма байлыкларны файдалану өлкәсендә бик күп канун бозулар ачыклануы турында хисап белән чыкты.

Аерым алганда, Башкортстанда казылма байлыклар чыгарганда шул районда яшәүчеләрнең социаль-икътисади һәм экологик мәнфәгатьләре исәпкә алынмый, киң таралган казылма байлыкларны канунсыз чыгару очраклары күп диелде. Иң күп канун бозулар Урал аръягы районнарында һәм Уфа тирәсендә ачыкланган.

Бу хактагы чыгышларны тыңлаганнан соң Хәбиров хөкүмәт башлыгына мөрәҗәгать итеп: "Мин яңа кадрлар тәкъдим итүегезне сорыйм. Мин мондый җитәкче белән эшләмим", диде.

Күптән түгел Хәбиров табигый таш эшкәртүне туктатырга һәм төзелеш материалларын чыгару белән шөгыльләнгән барлык ширкәтләрне тикшерергә кушкан иде. Башкорт активистлары да үз җыеннарында урманнарны кисү һәм таш чыгару карьерлары белән бәйле мәсьәләләрне күтәреп чыкты.

XS
SM
MD
LG