Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тоткыннар саны артканда аларны ашату акчасы 6 елда 9 млрд сумга кимегән


Русия төрмәләрендә тоткыннарны ашатуга бүленгән акча алты елда 9 млрд сумга кимегән. Хәзер ул тәүлегенә 72 сум тәшкил итә.

72 сумга тоткыннар компьютер програмы белән исәпләп чыгарылган тиешле калория күләме ала диелә. Бу хакта "Эхо Москвы" радиосында Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәте (ФСИН) башлыгы урынбасары Валерий Максименко сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2012 елдан тоткыннарны ашату бюджеты 24 млрд сумнан 15 млрд сумга калган. Шул ук вакытта Русиядә тоткыннар саны арта. РБКда чыккан статистикага караганда, 2012 елда колония һәм тикшерү изоляторларында 500 меңнән артык кеше тотылса, 2018 елның 1 гыйнварына Русия төрмәләрендә 600 меңнән артык тоткын утыра.

Ел башында Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәте оптимизация уздыру нәтиҗәсендә тоткыннарны ашату өчен бер млрд сумнан артык акчаны янга калдыра алуы турында белдергән иде.

Узган атнада матбугат чараларында 12 кешене үтерүдә катнашкан, шул исәптән тугыз айлык кызны тереләй яндырган өчен хөкем ителгән Вячеслав Цеповязовның төрмәдә ашап утырган фотолары дөнья күрде. Анда тоткынның колониядә шашлык кыздыруы, кызыл уылдык һәм диңгез кысласы ашаганы күренә. Цеповязовның элекке хатыны ирен колониядә "лаеклы" тоту өчен гаилә ел саен өч миллион сум акча түгә дип сөйләде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG