Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Харис: "Опера мәхәббәтсез була алмый"


Ренат Харис
Ренат Харис

Язучы Ренат Харис "Сөембикә" операсы либреттосында Сөембикәнең дәрәҗәсен төшерү турындагы гаепләүләр белән килешми.

"Әгәр дә Сөембикә белән Кошчак арасында мөнәсәбәтләр булмаган булса, безгә аны уйлап чыгарырга туры килер иде, чөнки опера мәхәббәтсез була алмый. Һәм без Сөембикәне гади, сөя, яраттыра белә торган хатын итеп күрсәтеп татар халкы алдында бик зур гаеп, гөнаһ эш эшләгәнбез булып чыга", диде ул "Шәрык кайтавазы" клубында опера сәнгатенә багышланган очрашуда.

Бу көздә премьерасы уйналган "Сөембикә" операсы кайбер журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан тәнкыйтькә тотылды. Либреттода Сөембикә "назга сусаган хатын" буларак сурәтләнә дигән дәгъвалар әйтелде.

Ренат Харис ике журналистның тәнкыйте ул әле халык фикерен чагылдырмый дип саный. Хәтта әлеге журналистларны наданлыкта гаепләде.

"Спектакль бетми торып басалар да, җылый-җылый кул чабалар! Минем өчен халык – менә шул. Теге ике надан журналист түгел", диде Ренат Харис.

26 сентябрь Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Сөембикә" операсы премьерасы булды. Әсәрнең авторлары – композитор Резедә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис.

XS
SM
MD
LG