Accessibility links

Төньяк Америка татарлары Монреальдә өченче хоккей уенына җыела


Узган елгы уенда катнашучылар
Узган елгы уенда катнашучылар

24 ноябрь Монреальдә Төньяк Америка татарларының өченче халыкара хоккей уены уза. АКШ һәм Канада татарлары катнашкан чараны Монреаль татар җәмгыяте вәкилләре Марат Сәләхетдинов һәм Эрик Вәлиев оештыра.

Уенга Американның Оһайо, Вашингтон һәм башка штатларыннан татар гаиләләре җыелып килә, шулай ук Канаданың кайбер төбәкләреннән дә татарлар киләчәк.

Узган елдагы кебек тамашаны карарга җирле татарлар җыела. Быел 80ләп кеше булыр дип өметләнә оештыручылар. Уен Татарстан гимнын уйнатудан башланачак, күңел ачу, тамашалар көтелә, тәнәфестә лотерея уйнатылып, истәлекле бүләкләр биреләчәк.

Бүләкләр арасында "Монреаль Канадиенс" такымы уенчылары имзалаган футболка да бар. Казандагы "Ак барс" хоккей клубы да узган ел уенчылар имзалаган футболка һәм башка истәлекле бүләкләр җибәргән иде. Узган елгы уенга шактый күп кеше килгән иде.

Бу Монреаль татар җәмгыяте үткәргән чираттагы милли чара. Быел алар Татарча диктант яздылар, он-лайн татар теле дәресләрен башлап җибәрделәр. Узган ел Сәләт-Монреаль аланын үткәрделәр, ел саен Сабантуе уздыралар.

XS
SM
MD
LG