Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше
Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше

Русия-Украина низагы

Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Азатлык низагны җанлы блогта күзәтә.

  • Русия хәрбиләре Кырым ярлары буенда өч украин корабына ут ачып тоткарлады
  • Украинаның алты хәрбие яраланган дип хәбәр ителә. Өч корабта барлыгы 23 кеше булган
  • Украина ягы бу хәл украин көймәләре Русия суларыннан чыккач булды ди
  • ФСБ корабларының Русия суларына канунсыз рәвештә керүен хәбәр итә
  • Украина ягы корабларның узуы турында хәбәр биргән, ләкин җавап алмаган дип белдерә
  • Украина президенты Петр Порошенко илдә сугыш хәле кертү турында фәрман имзалады. Аны Югары рада раслады
  • БМО Иминлек шурасы ашыгыч утырышта Русия тәкъдим иткән көн тәртибен кире какты. Мәскәү низагны Украина провокациясе буларак карарга тәкъдим иткән иде

Трамп Аргентинада Путин белән очрашудан баш тартты

Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Аргентина башкаласы Буэнос-Айреста Русия президенты Владимир Путин белән планлаштырылган очрашудан баш тарткан. Бу хакта Ак Йорт башлыгы Twitter-da язды.

Баш тартуның сәбәбе дип Трамп Русия чик сакчыларының Украин хәрби корабларын тоткарлавы һәм диңгезчеләрен әсирлектән азат итәргә теләмәвен атады.

Кырымтатарлар тоткарланган украин диңгезчеләренә ярдәм җыя башлады

Керич бугазындагы низаг нәтиҗәсендә Кырымда ике айга вакытлы изоляторга утыртылган украин диңгезчеләренә азык-төлек, кирәк яраклар алу өчен кырымтатарлар акча җыя башлады.

Акцияне башлап җибәргән Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял акча җибәрү өчен картаны һәм килә башлаган акчага алынган әйберләрнең беренче фотоларын фейсбукта урнаштырды.

Шундый ук акцияне Киевта кырымтатар журналисты Осман Пашаев та игълан иткән. Анда бер көндә 128 мең гривня (якынча 5 мең доллар) җыелган.

​Сак астына алынган украин диңгезчеләрен Кырым адвокатлары да яклый. "Русия журналистлары украин хәрбиләрен яклаган башка журналистларның эшчәнлеген түбәнсетеп күрсәтә. Без мондый матбугат чараларына каршы шикаятьләр әзерләячәкбез" диде адвокат Эмиль Курбединов.

28 ноябрь Русия мәхкәмәсе 8 украин диңгезчесен ике айга, ягъни 25 гыйнварга хәтле сак астына алды. Тагын өч яраланган диңгезчене Керич хастаханәсендә мәхкәмәнең күчмә утырышын уздырып ике айга сак астына алдылар.

27 ноябрь 12 украин диңгезчесен сак астына алынып ике айга Акмәчеттәге вакытлы изоляторга утыртылган.

Дональд Трамп һәм Владимир Путин
Дональд Трамп һәм Владимир Путин

АКШ президенты Дональд Трамп газетына Аргентинада "Зур егермелек кысаларында" Владимир Путин белән планлаштырылган сөйләшүләр булмаска мөмкин дип белдергән.

АКШ президенты сүзләренчә, ул үз ярдәмчеләреннән Керич бугазындагы хәлләр турында тулы хисап сораган. "Безнең очрашуның булу-булмавы шушы хисаптан торачак. Булмаска да мөмкин. Бу агрессия минем күңелемә ятмады. Бөтенләй ятмады", дигән Трамп Washington Post газетасына.

Германия канцлеры Ангела Меркел һәм Русия президенты Владимир Путин Мәскәү белән Киевның Керич бугазындагы низагы турында телефон аша сөйләште. Германия хөкүмәте вәкиле Штеффен Зайберт белдерүенчә, Меркел дүшәмбе кич булган ул сөйләшүдә Русия-Украина арасындагы киеренкелекне йомшарту һәм диалог урнаштыру кирәклегенә басым ясаган. Зайберт шулай ук ике җитәкченең вазгыятьне Украина ягы белән бергәләп анализлау мөмкинлекләре турында да сөйләшүен әйтте.

Меркел һәм Путин (архив фотосы)
Меркел һәм Путин (архив фотосы)

БМО Иминлек шурасының ашыгыч утырышында Керич бугазында якшәмбе булган хәлне Украина провокациясе буларак карау турында Русия тәкъдиме кире кагылганнан соң көн тәртибенә “Халыкара тынычлыкны һәм Украина иминлеген саклау” мәсьәләсе куелды. Анда Русиянең гамәлләре кискен тәнкыйть ителде.

Никки Һейли
Никки Һейли

АКШның БМОдагы вәкиле Никки Һейли Русия хәрби корабларының Украина буксирын бәрдерүен һәм ут ачып тагын ике хәрби катерны, алардагы диңгезчеләрне әсир итеп алуын “Украина суверенитетын тупас рәвештә бозу” һәм Русия-Украина низагын “акылсыз кискенләштерүнең” тагын бер омтылышы дип атады. “Халыкара тынычлык һәм иминлек хакына Русия үзенең канунсыз гамәлләрен кичекмәстән туктатырга һәм барлык илләрнең корабларының диңгездә йөрү хокукын хөрмәт итәргә тиеш”, диде Һейли. Ул әлеге белдерүенең АКШ президенты Дональд Трамп һәм дәүләт секретаре Майк Помпео белән килештерелгән булуын да әйтте.

Украинаның даими вәкиле Русиянең гамәлләрен “ачыктан-ачык агрессия” дип атады һәм халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә каршы яңа чикләүләр белән җавап бирергә чакырды. Аның әйтүенчә Украинаның Мариуполь һәм Бердянск шәһәрләре басып алынырга мөмкин.

Көнбатыш илләре вәкилләре Киевны яклап көчле белдерүләр ясады. Утырыш тәмамланганнан соң матбугатка белдерүдә алар күмәкләшеп Кремльгә тагын бер җавап бирде, Украинаның территориаль бербөтенлеген бозарга ярамый дип белдерде.

НАТО Русияне Керич бугазында әсир итеп алган украин диңгезчеләрен һәм корабларын кичекмәстән азат итәргә чакыра. Бу турыда НАТО башлыгы Йенс Столтенберг 26 ноябрьдә Брюссельдә узган матбугат очрашуында белдерде.

“Украина корабларына каршы хәрби көч куллану берни белән дә акланмый”, диде НАТО генераль секретаре. Ул шулай ук “Русия үз гамәлләренең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңларга тиеш”, диде. Столтенберг НАТО тарафыннан Украинага тулысынча теләктәшлек белдерде һәм тыныч булырга чакырды.

Украина Югары радасы президентның илдә сугыш хәле тәртибе кертү карарын хуплады

Украина президенты Петр Порошенко Югары радада
Украина президенты Петр Порошенко Югары радада

Украинада сугыш хәле тәртибе 28 ноябрьдән 30 көнгә кертелә. Ул илнең Русия белән, шулай ук Молдованың Днестр буе төбәге белән чиктәш ун өлкесендә - Винница, Луһански, Николаев, Одесса, Сумы, Харьков, Чернигов, Херсон, Донецки, Запороҗье өлкәлерендә гамәлдә булачак.

Рада рәисе Андрей Парубий киңәшләшүләр нәтиҗәсендә сугыш хәле тәртибен 30 көнгә кертергә карар итүләрен белдерде. Сугыш хәле тәрбибе карарында президент сайлауның 2019 елның 31 мартында узачагы язылган.

Сугыш хәле тәртибе кертелгәч куркынычларга каршы чаралар күрү өчен хакимияткә махсус вәкаләтләр биреләчәк. Хәрбиләрнең һәм сивиль хакимиятнең кеше һәм матди ресурсларны куллану вәкаләтләре киңәйтеләчәк.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров бу карарны хуплап, Украинаның иминлек һәм саклану шурасына Русия агрессиясенә каршы адымнар белән бергә Кырым һәм Украинаның оккупацияләнгән өлкәләрен кайтару өчен тиешле адымнар планын эшләп чыгаруны тизләтергә кирәк, дип белдерде.

Русиянең Украина хәрби диңгез көчләре корабларына һөҗүмендә яраланган украин хәрбиләренең берсе үлем хәлендә. Бу турыда Украинаның БМОдагы вәкиле Владимир Ельченко белдерде.

"Алты украин диңгезчесе яраланган, аларның өчесе авыр хәлдә. Соңгы мәгълүматка караганда, бер кеше үлем хәлендә", диде ул.

дәвам

XS
SM
MD
LG