Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский: "Балаларны туган телен өйрәнергә үгетләргә кирәк"


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Михаил Ходорковский "Хәзерге заман" каналына әңгәмәдә "Русия парламент иле булырга, ә парламентны төбәкләр формалаштырырга тиеш" дип белдерде. Ул шулай ук туган телләрне ихтыяри укытуга карата фикерен дә әйтте.

Узган ялларда Прагада "Ачык Русия" фондына нигез салучы Михаил Ходорковский оештырган "Русия Путин урынына" дип аталган конференция узды.

"Хәзерге заман" телеканалына әңгәмәдә Ходорковский Русиянең киләчәктәге корылышы турында сөйләде һәм Татарстанда татар теле ничек укытылырга тиешлегенә дә үз фикерен белдерде.

Русия төбәкләр тарафыннан яңабаштан гамәлгә куелырга тиеш

"Мин, әлбәттә, парламент республикасы турында хыялланам. Шул ук вакытта парламент республикасы Русиядә фиркаләр моделенә нигезләнә алмаячагын да аңлыйм. Фиркаләр моделенең шартлары чикле. Фирка балансы булмаганда, төбәкләр балансы булырга тиеш. Ягъни Русия де-факто төбәкләр тарафыннан яңабаштан гамәлгә куелырга, субъектлар нормаль парламент төзергә тиеш. Көчле парламент көчле хөкүмәт оештырырга һәм көчле хөкүмәт төбәкләрне балансларга тиеш. Бу Русияне таркатачак дигән сүз түгел. Чөнки ил шулай урнашкан ки, аның бер өлеше төшеп калган хәлдә, ул өлешнең икътисади киләчәге дә, төбәк элитасының сәяси киләчәге дә начар булачак", ди Ходорковский.

Татарстанда татар теле мотлак рәвештә укытылырга тиешме дигән соравына җавап биргәндә Ходорковский балаларның ана телләрен сайламауларына тыныч кына карау ярамыйдыр, диде.

Балаларның, ата-аналарның ана телләрен сайламауларына тыныч кына карау ярамый

"Бу мәсьәләдә мин начар эксперт, чөнки чит телләр өйрәнү миңа һәрвакыт авыр булды. Ләкин һәр өйрәнелгән тел - кеше өчен зур өстенлек. Әмма балаларны ни дә булса эшләргә мәҗбүр итеп басым ясауны мин ахыргы чиктә генә кулланыр идем. Башкача мөмкин булмаганда. Бу тел мәсьәләсенә генә кагылмый. Бу гомумән белем бирү програмын сайлау мәсьәләсенә кагыла. Шуңа күрә дәүләт теле мәҗбүри укытылырга, ә калганнары ихытяри булырга тиеш диючеләр хаклыдыр да. Ләкин балаларның, ата-аналарның ана телләрен сайламауларына тыныч кына карау да ярамыйдыр. Болай итеп мәдәниятне, Русия мәдәниятенең бер элементын югалтырга мөмкинбез. Бәлки, басым ясарга түгел, ә ата-аналарны һәм балаларны туган телләрен өйрәнүнең мөһимлегенә инандырырга кирәктер", ди Михаил Ходорковсий.

Моннан тыш, Ходорковсий Русия милли дәүләт стадиясен дә узарга тиеш дип саный.

"Русия Европа интеграциясенә күчкәнче милли дәүләт стадиясен узарга тиеш. Русияне бер милләтле ил дип әйтергә ярыйдыр, урыс халкының 85 процент тәшкил итүе Русияне урыс дәүләте дип атарга мөмкинлек бирә. Әмма "бер милләтле ил" дип әйткәндә, без милләтне этник яктан түгел, сәяси яктан карыйбыз. Русиядә эчке ксенофобияне күрмим. Сораштыруларда читләрне гаилә әгъзалары буларак күрәсе килми яки алар белән бергә эшлисе килми дип әйтүчеләр бар. Әмма реаль тормышны карасак, Русия эчендә ксенофобия юк", дип сөйләде Ходорковский.

Интервьюны тулысынча "Хәзерге заман" сайтында карарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG