Чараның беренче өлешендә фәнни-гамәли конференция узды. Икенче өлеш мәдәни чарадан гыйбарәт булды. Ике чара да университетның тантаналар залында узды. Холлда кафедра галимнәре тарафыннан язылган фәнни һәм әдәби китаплар күргәзмәсе оештырылган иде.
Кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов үз чыгышында кафедраның тарихына байкау ясады:
"Ул вакыттагы Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына "Татар теле һәм әдәбияты" белгечлеге буенча беренче төркем 1950 елда ук кабул ителә. Аны башкорт тел гыйлеме кафедрасы мөдире, профессор Җәлил Киекбаев оештыра. Мөстәкыйль кафедра 1958 елда Казаннан чакыртылган өч фән кандидаты ярдәмендә оештырыла", дип сөйләде ул.
Башкортстан Фәннәр академиясе галиме, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин җанисәптән җанисәпкә татарларның югала баруының укыту торышына да бәйле булу ихтималлыгын әйтте. Ул шулай ук җанисәпләрдә катнаш гаиләләрдәге урысларның үзләрен татар итеп күрсәтүләрен дә сөйләде. Галим сүзләренчә, агымдагы уку елында татар ата-аналарының 9%ы, башкортларның 16%ы гына балаларын туган телдә укыту теләге белдергән. Калганнар бар да урыс телен сайлаган.
Башкорт педагогия университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина Башкортстандагы татар прозасы үсеше турында сөйләде. Ул Башкортстанның йөздән артык татар язучысы һәм шагыйре бирүен атады. Республикада татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни мәктәбе булдырылуын әйтте.
Татар кафедрасы әгъзасы филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Гайнуллина Азатлыкка фикерләрен белдерде:
"Безнең кафедраның кыйбласы – ул туган телебез, әдәбият һәм мәдәният. Без аны сакларга бурычлы. Кафедрабыз озын гомерле булсын иде. Аның башка татар кафедралары арасында үз урыны, үз йөзе бар. Ул үзенең уникальлеге, фәннилеге, укыту-методик юнәлешләре белән аерылып тора. Быел безгә 15 студент кабул ителде. Шул ук вакытта алты магистрант алдык. Без быел беренче тапкыр педагогик юнәлешкә студентлар кабул иттек. Алар биш ел укыячак".
Чара күмәкләп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.