Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа министр Айбулат Хаҗин — кем ул?


Айбулат Хаҗин
Айбулат Хаҗин

Башкортстанның элекке мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова урынына вазифаларны башкаручы итеп Айбулат Хаҗин билгеләнде. Азатлык мәгариф министры урынын аласы шәхес турында тулырак мәгълүмат туплады.

Башкорт милли хәрәкәтенең ачуын чыгарган элекке министр Гөлназ Шәфыйкова Башкорстанның мәгариф үсеше институтын җитәкләячәк. Республика башлыгы Радий Хәбиров аны Айбулат Хаҗин алыштырачак дип белдерде.

Мәгариф өлкәсе Русиядә, милли республикаларда хәлиткеч өлкәләрнең берсе. Бүген милли мәсьәлә югары ноктада булган вакытта аеруча. Башкортстанда башкорт милли хәрәкәте мәгариф системыннан канәгать булмыйча эш итә, урам җыеннары уздыра. Яңа билгеләнгән башлык Радий Хәбировка исә дулкынны киметергә, халыкны тынычландырырга дигән әмер бирелергә мөмкин. Башкортлар арасында да милли җанлы башлык булып калырга теләгән, федераль үзәк каршында да ышанычлы хезмәтче булырга омтылган Радий Хәбиров берьюлы ике куянны тотырга тырыша. Башкортстан мәгариф министры урынында башкорт җанлы саналган, әмма дәүләт системына лояль булган шәхес ике якның да күңеленә хуш киленер дип уйлана.

Айбулат Хаҗин башкорт зыялылары гаиләсендә туган. Аның әтисе Вәкил Хаҗин озак еллар БДПУның башкорт филологиясе кафедрасында доцент дәрәҗәсендә хезмәт иткән. БДУның Сибай филиалында башкорт филологиясе кафедрасын җитәкләгән. Ике улы да Уфада тууга карамастан башкорт телен камил беләләр. Хаҗиннар гаиләсен якын белгән кешеләр, аларның балалары милли рухта тәрбияләнгән, өйдә фәкать башкортча аралашкан, ди.

Дөнья башкорт корылтае каршында оешкан башкорт ата-аналары комитеты утырышларында да аларны күрергә мөмкин иде. Мәсәлән, Уфаның Дим районы башкорт ата-аналары комитеты утырышында аталы-уллы катнашканнар, икесе дә чыгыш ясаган.

Узган ел мәктәпләрдә тикшерүләр башланганда Айбулат Хаҗин Башкортстан мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсен җитәкләгән. Ягъни, аның идарәсе дә прокуратура белән беррәттән мәктәпләрдә телләр укытуда канун бозуны тикшергән. Әмма башкорт милли хәрәкәте вәкилләре әйтүенчә, Хаҗин тарафыннан башкорт теленә карата таш атулар булмаган, ул интервьюлар бирүдән баш тартырга тырышкан. 2017 елда "Киске Өфө" газетасына биргән әңгәмәсендә Айбулат Хаҗин тикшерүләр хисабы белән бергә башкорт теле дәреслекләре федераль стандартларга туры килмәве, катгый кагыйдәләр булуына, балалар башкорт туган теле урынына урыс телен сайлауга үкенеч белдереп: "Миллилек үзеңнең туган телеңне танудан башлана. Шуңа күрә нигезне алып ташласак, бөтен корылманы җимерәчәкбез", дип әйткән.

Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Айбулат Хаҗиннан инкыйлаби үзгәрешләр уздырыр, иҗтимагый оешмалар белән бергә хәрәкәт итәр дип көтми. Башкорт дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри уку хокукын кире кайтара алмас, әмма телләр үсешенә дә комачауламас дигән өметтә.


Азатлыкка үз исемен әйтергә теләмәгән башкорт милли хәрәкәт вәкиле Айбулат Хаҗинны "эш аты" дип атады, әмма система кысаларыннан чыга алмачак диде.

"Ул күп эшли торган кеше, эш аты дип атарга була. Башкорт зыялылылар гаиләсеннән булу да йөрәккә җылы өсти. Әмма истән чыгармыйк: моңа кадәр Башкортстан мәгариф министры Гөлназ Шәфыйковага милли рухта тәрбияләнгән шәхес дип куандык. Аның әнисе Сибайда башкорт балалар бакчасы җитәкчесе, башкорт милли хәрәкәте кешесе иде. Әмма Гөлназ ханым башкорт телен сатты. Айбулат Хаҗин да систем кысалырыннан чыга алмыйча вөҗданына каршы барып элекке министр юлыннан китәргә мөмкин", диде.

Әлеге вакытта Башкортстан мәгариф министрлыгына Башкортстанның дәүләт һәм халыклар телләре үсеше програмына үзгәрешләр, тәкъдимнәр кертергә йөкләнгән. КФУда милли кадрлар әзерләү үрнәгендә бу эш Уфада да ​куелырга тиеш дигән бурыч куелган.

Белешмә: Айбулат Хаҗин

Айбулат Хаҗин 1973 елда Уфада туган. Уфаның 1нче санлы медицина училищесын, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Педагогия фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Аргаяш мәктәбендә химия укытучысы булып башлый.

1997-2001 елларда Урал дәүләт физик культура академиясе аспиранты, аны тәмамлагач 2008 елга кадәр Урал дәүләт физик культура университетының педагогика кафедрасы доценты, декан урынбасары булып эшли.

2008-2009 елларда Уфа ягулык-энергетика көллиятенең мөдир урынбасары.

2009 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясының укытыу эшләре проректоры була.

2009-2010 елларда Башкортстан хөкүмәте идарәсенең мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.

2010 елда Башкортстан мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары булып билгеләнә.

2014-2016 елларда Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары.

2016-2018 елларда Башкортстан мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе.

XS
SM
MD
LG