3 декабрь кичендә Башкортстанның Белорет шәһәре үзәк мәйданында яшьләр сугыша. Республика эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, низаг 1 декабрь Учалы районында бер егетне хәрби хезмәткә озату кичәсендә чыга. Бәхәс ул көнне тәмамланмый, егетләр Белорет мәйданына "очрашу" билгели, дип яза "Mkset.ru".
Төп сәбәп Таҗикстанда туган, әмма Русия ватандашы булган 19 яшьлек кешенең башкорт егетләренә әйтелгән мыскыллы сүзләре була диелә. Очрашуга башкортлар ягыннан бик күп кеше җыела. Интернетта таралган видеоязмадан күренүенчә, халык егеткә "Сиңа моннан китү өчен өч көн бирелә! Үзеңнекеләргә дә шулай дип тапшыр", дип кычкыралар. Аннары "бөтен халык алдында" гафу үтенүен таләп итәләр. Видео полиция килгән вакытта төшерелә. Егет полиция машинасыннан чыгып, гафу үтенә һәм аны тәртип сакчылары алып китә.
"ПроУфу" язуынча, низагтан соң "Башкорт" хәрәкәтенең Белорет бүлеге җитәкчесе Фәиз Хөсәенов тоткарланган, әмма бераздан азат ителгән.
Җәмәгать эшлеклесе Динар Зәйнуллин әлеге низагның нигезендә бары социаль-икътисади мәсьәлә генә түгел, бу 90-нчы еллардагы миграция сәясәте җимеше дип саный. "Мондый бәрелешләр киләчәктә дә булачак. Башкортлар яшәгән төбәкләрдә генә түгел, республиканың башка почмакларында да", дигән Зәйнуллин "ПроУфу" сайтына.
Аның фикеренчә, мондый низагларны булдырмау өчен беркем берни эшләми. "Дәүләт оешмалары да, Халыклар ассамблеясе, Җәмәгать пулаты кебек иҗтимагый оешмалар да шөгыльләнми. Әгәр хәзерге җитәкчелек моңа игътибар итмәсә, Темәс сугышы (Баймак районында җирле халык белән чеченнар арасындагы низаг - ред.) балалар бакчасы булып кына күренәчәк. Чөнки башкортлар һәм башка милләт вәкилләре арасында низаг Башкортстан чикләреннән чыгарга мөмкин", ди Зәйнуллин.
Республиканың эчке эшләр министрлыгы исә бу бәрелешне милләтара низаг дип санамый. "Низагта катнашучыларның икесе дә Русия ватандашы, бер көллияттә укыйлар", диләр министрлыкта.
Күптән түгел Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында булган вакыйга да шау-шу куптарган иде. Биредә җирле халык һәм Чечня вәкилләре арасында низаг чыкты. Бу уңайдан башта авыл халкы, аннан соң тирә як һәм Уфадан башкортлар җыелып милләттәшләрен яклауга күтәрелде.