Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау канунын үзгәртергә кирәк


Иж-Бубый авылында сайлау участогы, 9 сентябрь 2018 ел

Сайлаудагы хәрәмләшүләр турында Татарстан прокурорына язганыма ике айга якын вакыт узды, тикшерү бүлегеннән әле дә җавап килгәне юк.

Бу елның 9 сентябрендә Приморски краенда узган икенче тур губернатор сайлауда "Бердәм Русия" вәкиле Андрей Тарасенко җиңде дип игълан ителде. Югыйсә, тавыш бирү кәгазьләренең 95 проценты саналганнан соң, КПРФ вәкиле Андрей Ищенко Тарасенконы 6 процентка узып алда бара иде. Ләкин санауның соңгы сәгатьләрендә сайлау нәтиҗәләренә фальсификация ясалган булып чыкты. Бу ачыктан-ачык алдауга каршы халык күтәрелгәч, сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга мәҗбүр булдылар.

Русиядә күпмедер дәрәҗәдә гадел сайлаулар 1990 елда гына булды. Шуннан бирле хакимияттә утыручылар һәм сайлау комиссияләре оппозиция вәкилләрен сайлатмас өчен теләсә нинди этлеккә бара.

Хакимияттә утыручылар оппозиция вәкилләрен сайлатмас өчен теләсә нинди этлеккә бара

Мисал өчен, 2015 елның 13 сентябрендә үзем дә авылдашлар сорагач Әгерҗе районында, туган авылым Иж-Бубыйда узган сайлауда депутатлыкка намзәт булып катнашкан идем. Анда мин "җиңелдем"... Сайлау комиссиясенең йомгаклау беркетмәсеннән күренгәнчә, миңа 43 сайлаучы тавыш бирсә, каршы намзәткә, "Бердәм Русия” партиясе вәкиле И.Чуковка – 45. Бу участокта ике сайлаучы алдан тавыш биргән булган икән. Дүрт сайлау бюллетене бозылган дип табылган. Шул ук вакытта, бу сайлау бүлгесендә 93 сайлаучы теркәлгән булса, тавыш бирү азагына аларның саны 95кә җиткән. Тавыш бирүдә 92 сайлаучы катнашкан, ягъни 3 кеше генә сайлау кәгазен алмаган булып чыга. Менә шундый математика.

Моның ялган икәненә мин шунда ук төшендем һәм сайлау участогында урнашкан йортларның яртысыннын артыгын йөреп, сораштыру уздырып чыктым. Әлеге округта теркәлгән 12 сайлаучының шул көнне сайлауга бармаганын ачыкладым. Аларның алтысы бу көнне Иж-Бубыйда бөтенләй булмаган икән. Димәк, бер мандатлы 5нче бүлгенең сайлау нәтиҗәләренә фальсификация ясалган дип әйтергә нигез бар: өч кенә кеше түгел, ә дистәдән артык сайлаучы катнашмаган булып чыкты.

Авылдашлар әйтүенчә, сайлау көнне 6 әгъзадан торган сайлау комиссиясендә 3се генә эшләгән: Е.Шәйхсолтанова – рәис, Г.Шәрифуллин – рәис урынбасары, Г.Зәйнуллина – әгъза. Калган өч әгъза, гомумән, җәлеп ителмәгән. Димәк, сайлау оештыру өчен комиссиядә кворум да булмаган.

Иж-Бубый авылының 5нче сайлау бүлгесендә сайлау нәтиҗәсе ялган булуы турында төрле инстанцияләргә яздым. Бернинди тикшерү уздырылмады.

Русиядә сайлау структурасы дәүләтнең бер өлеше булып тора

Русиядә чын сайлау булсын өчен беренче чиратта сайлау системын үзгәртергә кирәк. Хәзерге вакытта төрле дәрәҗәдәге сайлау комиссияләренә әгъзалар 5 елга билгеләнеп куела. Алар профессиональ рәвештә эшли - федераль һәм субъектларның үзәк сайлау комиссиясе җитәкчеләре, хезмәткәрләре дәүләттән хезмәт хакы ала, сайлау комиссияләренә дә сайлау уздырган өчен шактый зур суммада акча бүленеп бирелә. Ягъни сайлау структурасы дәүләтнең бер өлеше булып тора. Нәтиҗәдә хакимияттә утыручылар кемне сайлаттырырга кушса, сайлау комиссияләре шуны эшли, кирәкле нәтиҗәне ясый. Шуңа күрә, сайлау комиссияләре дәүләттән аерылырга, алар сайлау алдыннан гына төзелергә һәм анда гади кешеләрдән торган комиссия әгъзалары иҗтимагый рәвештә эшләргә тиеш.

Оятсызлар һәрвакыт кирәк, күрәсең

Быел сайлау комиссиясе әгъзаләрен кабат 5 елга билгеләп куйдылар. Агымдагы елның 9 сентябрендә Иж-Бубый авылында узган өстәмә сайлаулар көнне участокка килеп керсәм, ни күрим: мин депутатлыкка намзәт булган вакытта сайлау нәтиҗәләренә фальсификация оештырган Шәйхсолтанова, Шәрифуллин, Зәйнуллина сайлау комиссиясендә эшләп утыра. Аларны кабат 5 елга билгеләгәннәр икән. Сайлау комиссиясенә оятсызларча алдаша белгәннәр кирәк, күрәсең. Ә 2015 елның 13 сентябрендә комиссия эшчәнлегенә җәлеп ителмәгән 3 әгъзаны башкаларга алыштырганнар. Аннан алдагы көнне КПРФ вәкиле әйтүенчә, өч ел элек аларны комиссиядә эшләтмәүнең сәбәбе: сайлау оештырган өчен бирелгән акчаны 6 әгъзага түгел, ә 3кә бүлү өчен махсус оештырылган икән бу. Димәк, ул акча сайлау комиссиясе рәисенә бирелә һәм ул аларны ничек тели шулай бүлә икән. Комиссия әгъзалары ирексез, буйсынган хезмәткәр булып чыга.

Мондый комиссияләр гадел сайлаулар оештырмый, әлбәттә. 9 сентябрьдә 3нче сайлау бүлгесендә Иж-Бубыйның авыл клубында оештырылган өстәмә сайлаулар да гадел булмады. Шул көнне иртә таңнан клуб алдына самавыр чыгарып куйганнар. Өстәл әзерләгәннәр. Клуб мөдире Гөлнур Хәмидуллина, хуҗабикәгә хас кыяфәт белән, сайлауга килгән халыкны чәй эчереп һәм кайнар коймак белән сыйлап торды. Бушлай. Әле ул үзе "Бердәм Русия" партиясеннән чыккан депутатлыкка кандидат Җәмил Гомәровның ышанычлысы икән. Клуб хуҗабикәсенең мондый гамәле сайлаучыларны сатып алу дип атала түгелме? Моның өчен канун буенча җинаять эше ачылырга тиеш, минемчә.

Иж-Бубый авылы советы рәисе Раиф Ваһапов депутатлыкка бәйсез кандидат Эрнст Ниязов таләбе белән сайлау участогыннан чыгарылса да, барыбер көн буе шул тирәдә буталып йөрде. "Өстән" куштылар, ди.

Авыл советы рәисенең сайлау көнне участокта йөрүе басым ясауның бер формасы булып тора

Авылдагы һәр кеше авыл советы рәисенә бәйле. Аларның Раиф Ваһаповка кайчан да булса берәр йомышы төшмичә калмый. Шуңа күрә, сайлау көнне аның участокта ышкылып йөрүе сайлаучыларга, сайлау комиссиясе әгъзаларына басым ясауның бер формасы булып тора дип уйларга кирәк. Җитмәсә, авыл советы рәисе, җаен табып, кемне сайларга кирәклеген дә агитацияләп торды. Бу да канун белән тыелган югыйсә.

Приморьедагы кебек, Иж-Бубый авылында да гамәлдәге сайлау канунын төрлечә бозып оештырылган сайлауда "Бердәм Русия" вәкиле җиңде. Монда да сайлауның нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылырга һәм яңа комиссия төзеп өч айдан кабат сайлау оештырылырга тиеш иде.

Сайлаудан соң мин алда язылганнарны Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка җибәрдем. Ул минем хатны Әгерҗе районы прокуроры О.Шустага юллаган. Үз чиратында О.Шуста сайлау канунын бозу фактларын тикшерү өчен минем мөрәҗәгатьне 11 октябрьдә Менделеевски районара тикшерү бүлегенә җибәргән.

Инде ике айга якын вакыт узды, тикшерү бүлегеннән миңа җавап әле дә килгәне юк. Гадәттәгечә, тикшермиләр.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG