Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Мөхәммәтҗанов мәхкәмәсе 11 декабрьгә күчерелде


Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

6 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ активисты Равил Мөхәмәтҗанов эшен карады. Тәрҗемәче үз эшен башкара алмау сәбәпле мәхкәмә утырышы 11 декабрьгә күчерелде. Мөхәммәтҗанов 9 декабрь Казанда узачак протест чарасын оештыручыларның берсе булып тора.

Мәхкәмә башланыр алдыннан Равил Мөхәммәтҗанов һәм аның яклаучылары мәхкәмә эшендә урысча-татарча тәрҗемәче кирәклеген җиткерде.

Хөкемдар Дамир Гадыршин башта тәрҗемәче чакыруны кирәксенмәде. Шулай да алга таба тәнәфес игълан итте һәм үзе белән Наилә Якушева исемле тәҗемәчене алып керде. Якушева үзенең югары белемле булуын, татарча һәм русча белүен җиткерде.

Мәхкәмә утырышы гаепләнүченең һәм аның вәкилләренең гаризаларын карау белән дәвам итте. Якушева мәхкәмә утырышында тиешенчә тәрҗемә итә алмаса да хөкемдар эшне туктатмады.

Утырышта административ хокук бозу протоколы белән танышу өлешенә җиткәч, Якушева тәрҗемә итә алмавын үзе танырга мәтбүр булды. Хөкемдар Гадыршин мәхкәмә утырышын 11 декабрьгә күчерде.

Мөхәммәтҗановны хөкем итү утырышы Вахитов районы мәхкәмәсенең кече залында узды. Утырышка бары 8 кеше генә күзәтүче буларак керә алды, 20ләбе коридорда калырга мәҗбүр булды.

Равил Мөхәмәтҗановны хөкем итү тагын кичектерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗановны 27 ноябрьдә "Вишневский" полиция бүлегендә тоткарлаганнар иде. 28 ноябрьдә Вахитов районы мәхкәмәсе аның эшен карый башлады. Мәхкәмә утырышы барышында Мөхәммәтҗановның 385нче санлы сайлау комиссиясенең сайлау кәгазьләрен тикшерү хокукына ия әгъзасы булуы һәм сайлау комиссиясе әгъзаларын административ җаваплылыкка тарттыру өчен Татарстан прокуроры рөхсәте кирәк булуы ачыкланды. Шулай итеп Вахитов районы мәхкәмәсе Мөхәммәтҗанов эшен карауны дәвам итүне 6 декабрьгә билгеләде.

Мөхәммәтҗановка тиешле дәрәҗәдә белгертү бирмичә җәмәгать чарасы оештыру яки уздыру турында административ хокук бозу протоколы төзелгән. Сүз 30 августта Татарстан суверенитеты декларациясен кабул итүгә багышланган чара турында бара. Ул чара Казан хакимияте белән килештереп уздырылды.

Равил Мөхәммәтҗанов - 9 декабрьдә Казанның Меңъеллык мәйданында узачак уртак протест митингының оештыручысы. Митинг Казан хакимияте белән килештерелгән.

XS
SM
MD
LG