Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Мөхәммәтҗанов: "Мине Татарстан дәүләтен юк итәргә теләүче көчләр эзәрлекли"


Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

9 декабрьдә узачак берләшкән протест митингын оештыручы Равил Мөхәммәтҗанов үзен эзәрлекләүдә куәт оешмалары катнашуын, чарада провокацияләр дә булырга мөмкинлеген белдерде.

9 декабрьгә билгеләнгән протест чарасын оештыручылар 7 декабрьдә матбугат очрашуы уздырды. Чара турында хакимиятләргә белдерү хаты керткән ИТҮ активисты Равил Мөхәммәтҗанов үзен "Татарстанны һәм аның конституциясен юк итәргә теләүчеләр" эзәрлекләве турында белдерде.

"Кызганыч, мине канунсыз, Конституциягә каршы килүче эзәрлекләүдә прокуратура, полиция һәм Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе катнаша", диде Мөхәммәтҗанов. Ул шулай ук митингта "төрле провокацияләр булырга мөмкин", дип тә фаразлады.

6 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Равил Мөхәммәтҗанов эшен карады. Тәрҗемәче үз эшен башкара алмау сәбәпле, мәхкәмә утырышы 11 декабрьгә күчерелде.

Мөхәммәтҗановка тиешле дәрәҗәдә белгертү бирмичә җәмәгать чарасы оештыру яки уздыру турында административ хокук бозу протоколы төзелгән. Сүз 30 августта Татарстан суверенитеты декларациясен кабул итүгә багышланган чара турында бара. Узган җәй ахырындагы ул чара Казан хакимияте белән килештереп уздырылды.

Равил Мөхәммәтҗанов - 9 декабрьдә Казанның Меңъеллык мәйданында узачак уртак протест митингының оештыручысы. Митинг Казан хакимияте белән килештерелгән.

XS
SM
MD
LG