9 декабрь Казанда каршылык чарасы узды. Оештыручылар әйтүенчә, Казанның меңьеллык мәйданына 700дән артык кеше килгән. Казан мэриясенә урам җыенын уздыру турында гариза бирүче, ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗәнов та, Азатлык сораштырган респондентлар да хакимият рөхсәт иткән митингка күбрәк кеше җыелырга тиеш иде дип белдерде. Алар халыкка мәгълүмат җиткерү дә җитми, кешеләр урам җыеннарына чыгудан курка, хакимият ягыннан тоткарлаулар, эштә басым ясалудан шүрлиләр дигән фикерләрне җиткерде.
Бу урам җыены төрле юнәлештә эш башкарган иҗтимагый оешмаларны, хәрәкәтләрне, төрле карашта булган активистларны берләштерде. Биредә татар дәүләтчелеге, татар теле өчен көрәшкән милли хәрәкәт тә, Осиново бистәсендә төзелергә тиешле чүп яндыру заводына каршы чыгучы активистлар да, экологлар белән алданган өлешчеләр дә, Алексей Навальный тарафдарлары белән коммунистлар да бар иде. Урам җыенында Татарстан, Русия байраклары, татарча-урысча язылган шигарләр белән басып торучы пенсионерлар да, яшь җилкәнчек тә күренде.
Бу урам җыенында яшь буын кешеләре, мәктәп укучылары да бар иде. Азатлык каршылык чарасында катнашкан яшьләр белән аралашты. Аларның ни өчен митингка чыкканын, нәрсә белән риза булмауларын, Татарстанда, Русиядә нәрсә үзгәртергә теләүләре хакында сорашты.
Казанның кайсы мәктәбендә укуларын әйтергә теләмәгән, 9нчы сыйныфта белем алучы Сергей, Екатерина һәм Дарина каршылык чарасы турында интернеттан белүләре хакында әйтте һәм бу вакытта өйдә утырып калуны дөрес түгел дип белдерделәр Азатлыкка. Әти-әниләре аларның митингка чыкканнарын белә, ә менә мәктәп укытучыларыннан "эләгергә" мөмкин булуын яшермәде. Шуңа күрә кайсы мәктәптән икәнен әйтмәүне хәерлерәк дип санадылар, укытучыларыннан басым булачак, ди алар.
"Безне экология мәсьәләсе борчый. Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводына каршы бөтен Казан күтәрелергә тиеш. Бу завод төзелә икән, барыбызны да агулаячак. Экология бер хәл, әмма илдәге кешенең конституцион хокукларын җиргә таптаулары ачуны китерә. Кешеләргә төкереп бирәләр. Күзгә карап алдыйлар, берни яшермиләр. Бу – икейөзлелек. Өченчедән, Русиядә сүз иреге юк. Мәктәпне генә алыйк, үз фикерен әйткән кешеләр була икән, аларның авызларын яптыралар, сәясәткә тыгылмагыз, диләр.
Русиядә үзгәрешләр телибез икән хакимиятнең алышынуы кирәк
Русиядә бәйсез матбугат та юк. Телевизор карау файдасыз, азмы-күпме дөрес мәгълүматны интернеттан алабыз. Дәүләт матбугаты халык салымына яши, алар социаль, сәяси, икътисади вазгыятькә карата фикер төрлелеген җиткерә тиеш, әмма телевидение хакимияткә уңайлы булганны гына сайрый. Русиядә үзгәрешләр телибез икән, хакимиятнең алышынуы кирәк. Бездә бит 17 ел дәвамында монархия!” дип бер-берсенә кушылып сөйләде алар.
Эшмәкәр Әсхәдулла Юлдашевны татар теленең торышы, Татарстанны республика буларак саклап калу теләге урам җыенына китергән.
“Башка урам җыеннарыннан аермалы биредә төрле кешеләр җыелган, алар бер-берсен тыңларга, ишетергә өйрәнә. Төрле кешеләрнең төрле проблемнары, һәркайсысы үз мәнфәгате белән мәйданга чыга. Мәсәлән, мин татар теленең торышы, Татарстанның республика буларак сакланып калу мәсьәләсе борчыганга монда килдем. Бөтен күтәрелгән проблемнар да актуаль, алар вакытында хакимият тарафыннан хәл ителми икән, кешенең ачуы кабара гына бара.
Кеше күбрәк булырга тиеш иде, рөхсәт ителгән урам чарасына халыкның дәррәү чыгуы кирәк. Хакимиятне безнең яклы дип уйлыйсы килә, юкка гына рөхсәт итмәгәннәрдер бу җыенны. Узган елны татар теле тиешенчә якланмады. Республика хакимияте куркып калды, хәзер исә алар булган вазгыятьтән канәгать түгел дип уйлыйм, шул рәвешле үзләрен акларга тырышалар кебек.
Русия – федератив дәүләт, ул шулай сакланырга тиеш. Ансыз Русиянең киләчәге юк. Миңа Татарстанның көчле республика булып калуы мөһим. Федератив үзәк тә көчле төбәкләргә таяна алыр иде, әмма алар хакимият вертикале белән барысын да чәлпәрәмә китерә. Хакимият дөрес эшләмәгәнен аңласа, алга таба тәррәкыят булыр. Әмма федераль үзәкнең акылга килүенә ышану авыррак. Хакимият Русияне саклап калырга теләге булса, җитәкчелек алмашынырга тиеш”, диде ул.
Юлия Ялилова каршылык чараларында беренче тапкыр түгел, мәйданга чыгып басу өчен кыюлык кирәк, ди ул. Митинг-пикетларга йөрүен Русиядә кеше хокукларының өстен итүгә кечкенә өлешем дип аңлата.
"Мин чүп яндыру заводы төзелешенә, бензин бәяләре, НДС салымы күтәрелүгә каршы. Беренчедән, Авиатөзелеш районында болай да "Казаньоргсинтез" заводы тора. Чүп яндыру заводы да төзелсә, ни булачак? Бу шәһәрнең бер районы түгел, ә Казан, Яшел Үзәннең проблемы, ләкин кешеләргә проблемның масштабларын аңлату җитми. Иртәгә инде соң булырга мөмкин, шуңа мәйданга чыгарга, фикерне белгертергә кирәк. Беләсезме, хакимият үзенә бик ышанган кебек кылана, барыбер төзибез дигәнне күрсәтә, әмма кешеләр аркылы атлап чыгарга куркырлар дип уйлыйм.
Безнең хакимият исә җиңел юл сайларга тырыша
Кешеләргә тагын да активрак булырга кирәк. Европада да чүпне аерым җыю гадәте тиз арада тормышка ашмаган, дистә еллар киткәндер, кешеләрне моңа өйрәтү – катлаулы эш. Безнең хакимият исә җиңел юл сайларга тырыша. Пластик пакет, шешәләрдән арыну юлына басарга кирәк. Соңгы елларда каршылык чарасына беренче тапкыр үзәктә урын бирелде, ничек рөхсәт ителгәне минем өчен гаҗәп. Беренче тапкырга меңгә якын кешенең җыелуы начар түгел дип саныйм. Иҗтимагый оешмалар берләшеп халыкны үз артыннан ияртергә тиеш", дип сөйләде ул.
Исемен әйтергә дә, фотога да төшәргә теләмәүче, әмма үзен Татарстан министрлыгында эшләүче дип таныткан кыз, "Путин туйдырды, ул китәргә тиеш", дип сөйләде. Ачыктан-ачык моны сөйләсәм, мине эштән куачаклар, дип аңлатты ул. Кешеләр куркытылган да, аларга урам җыеннары хакында мәгълүмат та җиткерелми, ди.
"Мин төрле урам җыеннарына йөрим. Әйе, кеше аз, әмма ничек җыелсын алар? Матбугат чаралары бу турыда хәбәр итәме? Юк. Кешеләр интернеттагы репостлар аша гына белә. Мәгълүматны томалыйлар, ләкин үзләренә кирәккәндә чүп яндыру заводының өстенлекләре турында сайрыйлар. Рәсми матбугат алар тарафыннан сатылып алынган, үзләрен "бәйсез" дип күрсәткән матбугатка ышаныч калмады, аларны укыганда күңел болгана.
Кеше бүген дәшми, урамга чыгарга курка, әмма ачу чүпрә кебек кабара
Дәүләт ни генә эшләмәсен, кешеләргә карата җинаять кылына. Пенсион реформа – кешеләрне массачыл үтерү гамәле. Кеше бүген дәшми, урамга чыгарга курка, әмма ачу чүпрә кебек кабара. Менә анда кешеләрне тотып калу авыр булачак. Урам җыеннарының файдасы бар. Чүп яндыру заводы яз көне үк төзелергә тиеш иде, әмма һаман юк бит.
Беләсезме, кешеләргә үзгәрешләр кирәк. Хакимияттәге бер үк кешеләрне күрү ардыра. Путин җитәрлек күләмдә җитәкчелек итте. Булды, җитәр, аннан барысы да арыды. Берне сөйли, ә гамәлләре сүзләреннән аерыла. Кемгә ошасын алдау?! Туйдырды бу ялган. Кашыктан да авыррак әйберне күтәргән кешеләр түгел бит алар. Сүз иреге юк, интернеттагы репостлар өчен кешеләрне утыртулары башка сыймый. Концертларны тыюга кадәр җиттеләр бит! Моның чиге булырга тиеш", дип сөйләде ул.
Елена Жандарова урам чараларына әти-әнисе белән йөри. Кеше сүзен ишетмәгәнен аңлыйм, әмма бу дәүләт өчен җаваплы дип саныйм, диде ул Азатлыкка. Тирә-ягын дус олигархлар белән уратып алган Путин китәргә тиеш дигән фикердә ул.
"Алексей Навальный җыеннарына даими йөрим. Монда да килмичә булдыра алмадым. Кешеләр куркытылган, сүз дәшсәң, эштән куу белән яныйлар, кулга алалар, мәхкәмәләр оештыралар. Петербур, Мәскәүдә кешеләр күп чыга, провинциядә халык басылган. Путинны алмаштырырга кирәк. Бөтен бәла аңардан. Халык фәкыйрьлектә иза чигә, ә аның дус олигархлары балда-майда йөзә. Озакка китте Путинның кәнәфидә утыруы. Минем әти-әни дә митингларга йөри, дусларым да йөри. Бу безнең дәүләт, без аны яхшыртырга тиеш. Безнең авызны яптыралар, әлбәттә, әмма нидер эшләргә кирәк бит!
Эшче Фиргать Фәйзрахманов кешеләр Франция үрнәгендә урамга чыкмаса, хакимият тарафыннан алданып, басылып яшәвен дәвам итәчәк дигән фикердә. Татар теленә хыянәт иткән хакимият хатасын танырга тиеш дип сөйләде ул Азатлыкка.
"Мин чүп яндыру заводы төзелешенә дә каршы, конституцион хокуклар бозылуына да йөрәгем әрни, урамда җыелу хокуклар иреген кысу проблемы да борчый. 9 сентябрьдә пенсион реформага каршы уздырылган җыенга да чыктым. Ничек хакимият бу урам җыенын рөхсәт иткән – аптырыйм. Әмма кешеләр рөхсәт ителгән митингка күбрәк килер дип ышанган идем. Кешенең аз булуы – хурлык. Миңа оят. Рөхсәт ителгәндә мөмкинлекне кулланырга кирәк. Хакимияткә 300 кеше белән басым ясап булмый, 3 мең кеше чыкса, алар куркып калырга мөмкин. Безгә берсе дә ирекне китереп тоттырмаячак. Өйдә утырып хакимиятне сүгеп Русиядәге сәяси вазгыятьне үзгәртеп булмаячак. Франция үрнәгендә урамга чыгарга кирәк, фикерләрне җиткерергә тиешбез. Алар безгә үрнәк. Әйе, бездә фикер әйткәнгә богаулыйлар, әмма бу бит рөхсәт ителгән. Хакимият татар телен яклый алмады, алар хатасын танып, төзәтергә тиеш", дип белдерде ул.
Азатлык митингтан җанлы трансляция алып барды: