Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Юныс Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп билгеләнгән


Рамил Юныс
Рамил Юныс

Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп Рамил Юныс билгеләнгән. Бу хәбәрне Азатлыкка мәчетнең беренче имамы Надир Шәйморатов раслады.

Рамил Юнысны Казанның берәр мәчетенә имам итеп кую мәсьәләсен мөселманнар әледән-әле күтәреп килде. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга сораулар да бирелде, дәгъвалар да белдерелде. Сәмигуллин 2013 елда мөфти вазифасына билгеләнгәч аңа кадәр мөфти булган Илдус Фәиз чорында эштән алынган имамнар белән уртак тел табарга вәгъдә биргән иде. Аерым алганда, Кол-Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысны белмим, әмма танышырмын дигән иде. Соңрак ул Юныс белән танышуын, әмма аның эш сорап мөфтияткә мөрәҗәгать итмәвен әйтте.

Элегрәк тарихчы галим Азат Ахунов Азатлыкка: "Элек куылган кешеләр акрынлап кайтарыла. Бу кайтару Камил хәзрәттән генә тормый, ул дәүләт оешмалары белән дә бәйле. Аларның фикерләренә дә игътибар бирелергә тиеш", диде.

Казанның Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы булган Рамил Юныс әлеге вазифадан 2012 елда алынды. Медиа моны Юнысның ул чакта Татарстан мөфтие булган Илдус Фәиз белән уртак фикергә килә алмавына бәйләп аңлатты. Соңрак Фәиз үзен Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы итеп игълан итте. Мөселманнар әлеге хәлләрдән ризасызлык белдерде, ә Юнысның Лондонга китүе турында сүзләр таралды.

Кол-Шәриф мәчете имамы вазифасыннан алынганнан соң Юныс беркайда да имам вазифасына билгеләнмәде.

Ул икенче имам булып билгеләнгән Иске Таш мәчете 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булган кешеләр каберендә төзелгән. Беренче имам Надир Шәйморатов элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, мәчетне төзекләндереп бетерәсе бар.

XS
SM
MD
LG