Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 11:36

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин мөфтилеккә намзәтләрне мөхтәсибәтнең генә тәкъдим итүен үзенчә аңлатты. Ул элек читләштерелгән имамнар мәсьәләсенә дә тукталды.

17 апрель Татарстанда мөфти сайлау уза. Әлеге урынга бары бер генә намзәт – хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин дәгъва итә. Татарстан мөхтәсибәтләре мөфтилеккә аны гына тәкъдим иткән. Азатлык бүген узган матбугат очрашуында Камил хәзрәттән ни өчен мөфти вазифасына намзәтләрне мөхтәсибәтләр кенә тәкъдим итү белән кызыксынды.

"Әлеге карарны без пленум утырышында кабул иттек. Бу мөхтәсибләребезнең фикере иде. Алар читтән кеше килмәсен, үзебезнең республикадан һәм танылган кеше булсын дигән фикер яңгыратты", диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Рамил хәзрәт Юныс турында

Камил Сәмигуллин дүрт ел элек вазифага керешкәндә Илдус Фәиз чорында эштән азат ителгән имамнар белән уртак тел табарга вәгъдә биргән иде. Аерым алганда, Кол-Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысны белмим, әмма танышырмын, дигән иде. Бүгенге матбугат очрашуында Камил хәзрәттән шул хакта да кызыксындык.

"Рамил хәзрәт Юныс белән таныштык, аралашырга да туры килде. Ул эшли, әмма дин өлкәсендә түгел. Хәзер башка эшләре бар. Кайвакыт очрашып күрешкәлибез. Ул дошманыбыз түгел, ә дин кардәшебез", диде Сәмигуллин.

Ул аның тарафыннан эш сорап мөрәҗәгать булмавын әйтте. Мөфтият тә аңа эш тәкъдим итмәгән булып чыкты.

Читләштерелгән имамнар турында

Матбугат очрашуында мондый читләштерелгән имамнарның шактый булуын да искә алдылар. Мөфти исә хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләргә әзер булучыларга ишек ачык икәнен белгертте.

"Кемдер килеп аттестация уза икән, хәнәфи мәзһәбе шартларында эшләргә риза икән - эшли ала. Равил хәзрәт Бикбаевны әйтәләр, әмма ул бит имам булып эшли. Голәма шурасына да керә.

Согуд Гарәбстанында укыган Булат хәзрәт Мөлеков та безгә икътисади мәсьәләләрдә булыша. Аңа да мөрәҗәгать итәбез”, диде Татарстан мөфтие.

"Кара исемлек" турында

Камил Сәмигуллин "мөфтияттә "кара исемлек"тә торган имамнарның булуын беләбез" дигән журналистларга: "Миндә андый исемлек юк, әйткәнемчә, шартларыбыз бар һәм шуның кысаларында эшлибез", дигән җавап кайтарды.

Камил хәзрәт республикада мөселманнар тыныч яши дигән фикердә.

Яндырылган чиркәүләр турында

Тиздән хөкем карары чыгарылыр дип көтелгән чиркәү яндыруда гаепләнүче мөселманнарга карата мөфтиятнең үз вакытында белдерүләр белән чыкмавы турындагы сорауга Сәмигуллин җавап кайтармады.

“Күптән булган хәл бит”, диде.

Матбугат очрашуында катнашкан аның беренче урынбасары Рөстәм Батров Диния нәзарәт чиркәү торгызу өчен ярдәм күрсәтелүен искә алды.

“Исегездә булса, Татарстан мөселманнары ул вакытта Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итте һәм ярдәмгә акча җыю оештырды. Әлбәттә, гаепләргә һәм матур сүзләр яңгыратырга мөмкин. Чынлыкта мөселманнар Диния нәзарәте аркылы әлеге чиркәүләрне торгызу өчен акча җыеп бирде. Безнең күршеләребез йортына кайгы килгәндә мөселманнар ярдәм кулы сузды”, диде Батров.

Татарча вәгазьләр турында

Соңгы вакытта җәмәгатьчелектә җомга вәгазьләрен бары тик татарча гына алып бару фәрманы каршылык уятты. Мөфти Камил Сәмигуллин бу каршылыкның кайдан барлыкка килүен аңламавын әйтте.

“Ул карар чыкканчы бары тик өч мәчеттә генә вәгазьләр урысча алып барыла иде”, диде ул.

Мөфти үзе балаларын татарчага өйрәтү өчен репетитор яллаган.

“Татар телен белү мәсьәләсе мине бик борчый һәм кызыксындыра”, диде Сәмигуллин.

"Миргазиян" мәчете турында

Матбугат очрашуында шулай ук Казанның “Миргазиян” мәчетенең ни өчен ачылмавы белән дә кызыксындык.

"Миргазиян" мәчетендә җомгадан тыш башка намазлар укыла. Рәсми рәвештә бөтен кәгазьләр әзер булмагач, без аны ача алмыйбыз”, диде мөфти Камил Сәмигуллин "Татар-информ"да Татарстан Диния нәзарәтенең Русия динара шурасына керүенә багышлап узган матбугат очрашуында.

Әлеге шура 1998 елның 23 декабрендә оешкан. Аны Мәскәү һәм урыс православ чиркәве патриархы Кирилл җитәкли. Әлеге шура президиумына Мәскәү патриархаты, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Русия яһүдләре җәмгыяте федерациясе, яһүд дини оешмалары һәм берлекләре конгрессы, Русия будда җәмгыяте керә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG