Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары: милли телләрне саклауда дәүләткә ышаныч юк


Татар ата-аналары конференциясе, 18 ноябрь 2018
Татар ата-аналары конференциясе, 18 ноябрь 2018

Татар ата-аналары төркеме Казандагы татар мәктәпләрендә "түгәрәк өстәл"ләр уздырырга җыена. Ноябрьдә узган конференция вакытында активистлар киләчәк эшчәнлекне ничек күзаллаулары турында Азатлыкка сөйләгән иде.

Узган елның 18 ноябрендә Казанда Татар ата-аналары төркеме зур җыенын уздырган иде. Әлеге очрашудан соң ике айлап вакыт узды. Татар ата-аналары төркемендә Азатлыкка әйтүенчә, якын киләчәктә алар Казандагы татар мәктәпләрендә балаларын укытучы татар телле ата-аналар белән җыелышлар, "түгәрәк өстәл" утырышлары уздырырга җыена. Бу хакта Казан шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов белән сөйләшү булган.

"Без татар мәктәпләрендәге очрашуларны гыйнвар аена планлаштырган идек, әмма башта Яңа ел бәйрәмнәре булды, хәзер күп мәктәпләрдә укучылар авырый. Шуңа февральгә калды", диде Татар ата-аналар төркеме әгъзасы Ксения Зарипова.

Татар ата-аналары төркеме

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.

Ноябрьдә узган утырышта катнашкан ата-аналар Азатлыкка киләчәктә әлеге төркемнең эшчәнлеген ничек күзаллаулары турында да сөйләгән иде. Хәзер аларның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Алия Исрафилова
Алия Исрафилова

Алия Исрафилова (җырчы, Казан):

– Татар телен саклау өлкәсендә кемгәдер салынып ятарга ярамый. Татар теленә гаиләдә игътибар булырга тиеш. Моны кулдан ычкындырып җибәрергә ярамый. Ирем белән татарча сөйләшсәк тә бала урыс мохитендә сөйләшеп кайта. Балалар бакчасында, мәктәптә урыс мохите бит инде, уку урысча. Өйгә кайтуга без дә сизмәстән урысчага күчәбез. Мин моны сизеп алдым һәм үз кулыма алу инде авыр булды. Шуңа бер секундка да бу мәсьәләне контрольдән чыгарырга ярамый. Татарча китаплар алып укыйбыз. Кайвакыт аларны көчләп укыту да була инде, ләкин киләчәктә бала моның өчен миңа рәхмәт әйтәчәген беләм. Үз телен, үз тарихын, үз мирасын саклап калуда өлеш керткәнем өчен рәхмәт әйтер дип өметләнәм.

– Математиканы татарча укырга кирәк диючеләргә белгеч ул предметны өйрәнгәндә тел кирәкми, ә акыл кирәк диде. Сез ничек уйлыйсыз?

– Мин үзем татар гимназиясендә белем алдым. Биология, химия, математика кебек фәннәрне татарча укыдык. 8нче сыйныфтан без урыс теленә күчтек. Татар теленнән урыс теленә күчү өчен миңа бер-ике атна вакыт җитте. Аннары мин рәхәтләнеп урысча аңлап бардым. Кем моңарчы татарча начар укыган булса, урыс теленә күчкәч тә начар укыды. Яхшы укучылар русчага күчкәч тә әйбәт укуын дәвам итте. Шуңа татарча укыганга гына мин бу фәннәрне белмим дип әйтүчеләр – ялкаулар. Бу булдыксызлыкны аклау өчен генә әйтелә торган фикер дип уйлыйм.

– Җыенда әйтелгән нинди тәкъдимнәр ошады?

– Кызганычка каршы, бүген татар телен укыту мәсьәләсендә балалар белән ата-аналар икәүдән-икәү генә калды. Татар телен саклап калу өлкәсендә дәүләттән ярдәм юк, һәрхәлдә мин аны сизмим. Без ата-аналар буларак бу мәсьәләне үз өстебезгә алырга тиешбез һәм татар телен укытуны мөстәкыйль рәвештә алып барырга кирәк. Татар ата-аналары төркемнәрендә активрак катнашырга кирәк. Ниндидер чаралар үткәреләдер, аларда катнашу мөһим. Татар телле лагерьлар бар, анда балаларны йөртергә исәплим.

Заһир Хәсәнов
Заһир Хәсәнов

Заһир Хәсәнов (татар телле сайтлар алып баручы, Казан):

– Мин үземнең балаларымны татарча укыту яклы. Шуның өчен олы улымны Казанның икенче гимназиясенә бирдем. Гәрчә ул безгә бик ерак, чөнки без шәһәр читендә торабыз. Начарлар арасында иң яхшысы булган шушы мәктәпкә йөртергә мәҗбүрбез. Гимназиягә кергәч коридорда балалар урысча сөйләшеп йөри. Бу бик көендерә. Өйдә инде һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Балалар бакчасыннан, мәктәптән ияртеп кайткан урыс сүзләрен төзәтеп торабыз. "Татарча сөйләшегез" дип сүгеп торабыз.

– Мондагы әйтелгән фикерләрдән үзеңә берәр файдалы әйбер алдыңмы?

– Ул фикерләрнең күпчелеген элек ишеткәнем бар иде. Монда килүемнең максаты – күбрәк янып торган ата-аналар белән күрешеп киләчәктә хезмәттәшлек итү, чөнки татар телен үстерү проектлары алып барам. Вконтактеда "Телемез – татар" дигән битем бар иде элек, хәзер "Дөньяда телемез бар" дигән проект. Мин анда татарча билгеле булмаган сүзләрне куям. Ул сүзләрнең кайберләре үземә дә таныш түгел. Шул сүзләргә карата фикер алырга чакырам. Аннары "Телемез - татар" дигән сайт бар. Анда татар китапларын сканировать итеп, электрон форматка күчереп, электрон китапханә рәвешендә алып барабыз.

– Балаларын татарча өйрәтү өчен ата-аналар тагын нишләргә тиеш?

– Балаларны татарчага өйрәтүдә ике тараф бар. Аның берсе – мәктәп булса, икенчесе – контент. Күпчелек рәвештә шул мультфильмнар, китаплар җитми. Мин мәктәп, җәмәгатьчелек ягыннан татар телен бирүне бик хупласам да, ул якка бик кереп китә алмыйм, чөнки үзем контент алып баручы. Шуңа бераз пассиврактыр. Шул мультфильмнар төшерү, тәрҗемә итү, китаплар чыгару. Бүгенге яшьләргә кызык булган әйберләрне чыгару яклы.

Эльвира Байназарова
Эльвира Байназарова

Эльвира Байназарова (Башкорт корылтае каршындагы ата-аналар комиссиясе рәисе, Уфа):

– Без Башкортстанда ата-аналар комиссиясе бер ел дәвамында эшлибез. Тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга килдем. Монда килүнең максаты – бер-беребезгә ярдәм итү, мәгариф өлкәсендә милли телләргә янау бара. Шуңа телләрне саклау өчен төрле юнәлештә эшләр алып барабыз: ата-аналар белән очрашып аңлату эшләрен алып барабыз. Шул аңлату хәлендә без куркыныч хәлне ата-аналарга алып барып җиткерербез һәм телебезне саклап калырбыз дип ышанам.

– Сездә танылган шәхесләр мондый чараларга киләме?

– Безнең белән йөргән җырчыларыбыз да бар. Районнар, шәһәрләргә барганда мөмкинлеге булган артистлар безнең белән чыгалар. Әмма без бит акча түләмибез. Киресенчә, үзебезнең хисапка йөрибез.

– Телне үстерүнең иң яхшы юллары нинди дип саныйсыз?

– Бер ел дәвамында бу проблемны чишеп йөргәндә бер нәрсәгә килеп төртелдек – мәктәп мөдире, сыйныф җитәкчесе һәм ата-ана. Шушы өч кешене үзебезнең телебезгә юнәлтсәк, без укыта алачакбыз.

– Ә дәүләт?

– Дәүләткә ул бүген кирәкми. Дәүләт телен саклап кала алмыйлар. Гаризаларны бит үз телебездә язарга мөмкинлек бар. Шул ук мәхкәмәләр, прокуратурага яза алабыз, әмма юк бит.

– Яңа башлык килгәч бәлкем хәлләр үзгәрер?

– Ул бит (Радий Хәбиров – ред.) куелган кеше. Сез җитәкчене билгеләп куйсагыз, ул җитәкче кемгә хезмәт итәчәк? Әлбәттә ул сезнең эшегезне эшләячәк. Шуңа өмет итәбез. Бүгенге көндә дәүләт шундый шартлар тудырган. Кануни рәвештә мөмкинлек шундый күп кебек – алыгыз гына, ә чынлыкта...

Надия Галиева
Надия Галиева

Надия Галиева (гид, Биектау):

– Баланың игътибарын җәлеп итә торган мультфильмнар, тапшыруларның барысы да урыс телендә диярлек. Инглиз телендә булганнарны да күрсәтергә тырышабыз. Баланың бөтен китаплары да татарча, бер-ике инглизчә бар. Шундый тырышлык белән татар мохитен булдыру. Әлбәттә бала татар теле белән генә чикләнеп калсын димим. Иң мөһиме – ул туган телен белсен. Минем улым Биектау авылындагы "Петушок" бакчасына татар төркеменә йөри. Формаль рәвештә татар булса да, бакчада төп тел – урыс теле. Төркемгә урыс балалары да йөри. Әлбәттә тәрбиячеләр индивидуаль рәвештә татар балалары белән татарча сөйләшә, ләкин гомумән алганда балага татар төркеменә йөреп тә татарча аралашу мохите юк. Татар балалары белән алар урысча сөйләшә, чөнки шулай үзара сөйләшергә ияләшкән. Икенче яктан караганда, бу – глобальләшү. Урыс теленә дә тискәре карарга ярамый, әмма балага туган теле беренчел булырга тиеш.

Бер ел элек бу канун (милли телләрне ихтыярига калдырган – ред.) кабул ителгәч мин үземне шундый ялгыз тойдым. Мин генә түгел, мондый кешеләр тагын булгандыр. Татар телен саклап калырга омтылган бер ялгыз кеше кебек тойдым. Балалар бакчасында хәзер дә шулай итеп тоям. Чөнки ата-аналар белән сөйләшү булды. Үземчә аларны татар теленә өндәп тә карадым. Татар телендәге төркемне булдырыйк дидем, ләкин ата-аналар моңа тискәре карашта булды. Бөтен дөньясы урыс булганда, ни өчен татар төркеме булдырырга дип җавап бирделәр.

Ләйсән Багданова
Ләйсән Багданова

Ләйсән Богданова (педагог-оештыручы, Урыссу):

– Кызыксындыру мөһим. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрү кирәк. Уен формасында үтсә, бала теләп өйрәнәчәк. Берничә тел үрнәгендә татар телен бирү мөмкин. Хәзер балаларга авыррак, үземнең балаларым да урыс телендә сөйләшергә омтыла. Баламның берсенә 18 яшь, кече улыма биш яшь һәм ул татар балалар бакчасына йөри. Мондый конференцияләр ешрак алып барылсын иде, чөнки мондагы ата-аналар белән сөйләшкәч бик рәхәт булып китә. Ютазыда урамнарда 50%лабы татарча сөйлидер, урыслашканрак район. Урыс теленә күчеп барабыз дип әйтә алмыйм. Әле яхшырта алырлык хәлдә. Гаиләләр үрнәгендә татар телен саклап калу өлкәсендә тәҗрибә алдым.

Илназ Кадыйров
Илназ Кадыйров

Илназ Кадыйров (чәчтараш, Казан):

– Өйдә без татарча гына сөйләшәбез. Күбрәк кечкенә өч яшьлек улым белән шөгыльләнергә туры килә. Мин аның белән уен рәвешендә аралашам. Эштән кайткач ук бер сәгатемне аның белән уздырам.

Гаиләдә әти-әни татарча сөйләшмәсә, бала сөйләшмәячәк, бөтен җирдә урыс мохите. Татар мультфильмнары күп булырга тиеш. Бүгенгә кадәр Youtube-та сыйфатлы тәрҗемә ителгән мультфильмнар юк. Минем улларым мультфильмнарны шуннан карыйлар. Аларга шул машиналар, роботлар, этләр, "Көчекләр патруле" мультфильмнары кызык. Шундый мульфильмнарны татарчага тәрҗемә итсәләр уңышлы булыр иде.

Аннары минем проектым бар, әгәр ул уңышлы барып чыкса, мин үземнең улларым белән шушы Шаян ТВ каналы өчен тапшыру әзерлим. Минем өйдә камера да бар һәм әтиле-уллы уеннарны татарча уйнап Youtube-та урнаштырырга телим. Әлегә моңа вакытым гына җитми.

– Ул популяр булачакмы?

– Әйе, оештырып җибәрә алсаң, караучысы булачак, чөнки ихтыяҗ бар. Безнең татар халкы бик тыйнак һәм ул тавыш куптарырга, нәрсәнедер таләп итәргә курка. Хәтта татар балалар бакчасында татарча булмаса ул аны таләп итәр урынга икенче урынга барып түләүлегә йөртәм ди. Татар халкы бик оялчан. Татар теле белән шундый хәлләр башлангач күңелем төшкән иде. Хәзер инде киресенчә үсәчәкбез дип уйлыйм.

Татар ата-аналары: милли телләрне саклауда дәүләткә ышаныч юк
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:46 0:00
XS
SM
MD
LG