Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кама таңнары" берләшмәсе бәйрәме тел өчен борчылулар белән үтте


Кичә кунаклары
Кичә кунаклары

Түбән Камада "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең 50 еллыгына багышланган чарада татар теленең хушлашуы турында шигырь яңгырады, танылган әдипләр тарафыннан милләт язмышына, аның киләчәгенә борчулы фикерләр дә әйтелде.

Узган шимбә узган чарадагы чыгышлар барышында "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең Түбән Кама шәһәрендә әдәбиятчыларны гына түгел, сәнгатькәрләрне, мәдәният әһелләрен һәм төрле ширкәт-оешмаларда эшләүчеләрне берләштерүче көч булуын да ассызыкладылар. Шушы әдәби түгәрәккә килеп каләм тибрәтә башлаган егерме дүрт кеше Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булуга ирешкән.

Фоат Галимуллин
Фоат Галимуллин

Язучы һәм галим, 2000-нче елларда Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән Фоат Галимуллин "Кама таңнары" берләшмәсенең республика күләмендә иң үрнәк рәвештә эшләвен, халыкка иң якын булган әдәби оешма булуын билгеләп китте. "Әдәбият көчле мөхит. Ул кешеләрне туган телен сакларга өнди. Түбән камалар менә шушы юнәлештә эшли дә", диде Галимуллин.

Рәмис Әймәт
Рәмис Әймәт

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт котлау сүзләреннән соң татар теле язмышына борчылу хисләре белән сугарылган "Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту... (Татар теленең хушлашуы)" дип исемләнгән шигырен укыды.

Яклап-саклап кала алмадыгыз,
Соңгы төнем бүген, мин китәм.
Упкыннармы, чоңгыл-сазлыклармы?
Алда, белмим, мине ни көтә?!
Ера-ера тыгыз төн карасын,
Мин китәмен, йә, күр, татарым.
Канатларым канлы килеш китәм,
Күкрәгемә кысып аһ-зарым.
Телем тешләп китәм авызыма
Шыплап тулган, тулган кара кан.
Төкерергә базмыйм, кара кандай
Тиздән туар җиргә яңа таң.
Ә ул инде... Минем таңым булмас,
Ятлар хуҗа аңа, ят рухлар.
Ләззәтләнеп чөй тамгасын сугар,
Сугар аңа карагруһлар...
Бөек идем, бөек килеш китәм,
Канлы сөрем баскан күзләрем.
Тылмачларсыз дөнья гизә идем,
Җуелдымы абруй, эзләрем?!
Рәнҗеп китәм... Йә хуш, бөек халкым.
(Чабатаңны әйдә, эл түргә!)
Күрмисеңме, мин-минлегең белән
Кереп барганыңны тар гүргә.
Күрмисеңме, якыная бара
Инкыйразның канлы офыгы?
Тоймыйсыңмы, тетрәп телгә килә
Шәҗәрәңнең һәрбер яфрагы?
Бабаларың дәшә. Күзләреңә
Тутырып баккан алар, күр әнә.
...Яргаланган канлы иренемдә
Соңгы сүзем, тыным тетрәнә.
Соңгы аһым гөлтли... гомеркәйне
Ай күрдеме, кояш алдымы?
Авызыма су салучы берәр
Татар әле җирдә калдымы?
Кабат кайтыр өчен... китеп торам...
Яна-яна мәхшәр утында.
Мин яшәрмен Аңда, Канда, хәтта
Чәчәк сабагының сутында.
Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту,
Күрешербез, көтеп алырмын.
Юк, гарасат мәйданыннан түгел,
Үз дәүләтем мөнбәреннән беркөн
Бар дөньяга аваз салырмын.

Бу шигырь халыкны шактый дулкынландырды һәм Рәмис Аймәт алкышларга күмелде.

Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин Түбән Кама язучылары белән тыгыз элемтәдә булуын, соңгы елларда гына да шушы әдәби берләшмәнең берничә әгъзасы Татарстан язучылар берлегенә кабул ителүен җиткерде.

Айдар Хәлим имзалы китап бүләк итә
Айдар Хәлим имзалы китап бүләк итә

Язучы Айдар Хәлим үз чыгышында "Мәйдан" журналына язылырга чакырды, шуның белән әлеге басманы саклап калу мөмкинлеге барлыгына ышанычы булуын искәртте. Күптән түгел "Мәйдан" журналының киләсе елдан ябылу мөмкинлеге турында борчулы хәбәрләр таралган иде. Аннан соң Хәлим "Кама таңнары" берләшмәсенә нигез салыну тарихына тукталып, бу эштә үзенең дә зур өлеше барлыгын бәян итте. "Ул елларда Түбән Камада татар телен күтәрүдә шулкадәр көч салдык ки, Төньяк боз океаны без чыгарган энергиядән бәлки эрегән дә булыр иде", диде язучы.

Айдар Хәлим татарга, аның теленә кара көннәр килүенә ышанмавын да белдерде. "Икенче дөнья сугышында беренче һөҗүмне кабул иткән майор Гавриловы, Берлин уртасында баш күтәргән җәлилчеләре, Рейхстагка беренче булып җиңү аләме элгән Газый Заһитовлары булган халыкның теле яшәүдән туктарга тиеш түгел, дошманнар куанмасын", диде ул. Аның фикеренчә, татар милләте кебек эшләгән, моңлы-җырлы, акыллы һәм тыйнак милләт сирәк. Шуңа, татар милләте яшәячәк.

Фидаил Мәҗитов
Фидаил Мәҗитов

Чарада "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов әдәби берләшмә вәкилләренең язмалары әлеге басмада даими урнаштырылуга, тыгыз элемтәләр булуга басым ясаганнан соң татар милләтенең бүгенге язмышын туфан, дөньяны су басу чоры, ниндидер дәрәҗәдә Нух пәйгамбәр көймәсе, корабы белән чагыштырды. Ул Коръәндә Нух пәйгамбәр көймәсенең 43 мәртәбә искә алынуына һәм аның кыскача эчтәлегенә дә тукталды.

Монда утырганнарның һәркайсы бала-оныкларының татар телендә сөйләшүләрен тәэмин итсен иде

"Хәтерләсәгез, туфан, су басу башлангач, Нух пәйгамбәр бер Аллаһка ышанган кавемне җыеп, көймә төзеп, аңа җанварларны, үсемлекләрне туплап, тормышны башка җирдә дәвам итү нияте белән юлга кузгалалар. Шулай ук риваятләрдә Нух каргасы, Нух күгәрчене кебек төшенчәләр дә бар", диде Мәҗитов. Шулар белән бәйләп, ул татар милләтендә дә төрле кавем кешеләре барлыгын, алар арасында кемнеңдер татар милли яшәешен, телен һәм әдәбиятын сакларга, үстерергә омтылышын күрә. "Милләтне саклаучыларның мондый өлеше миңа Нух көймәсендәгеләрнең бер өлеше кебек күренәләр. Бу "көймәдәгеләр"нең саннары артсын, монда утырганнарның һәркайсы бала-оныкларының татар телендә сөйләшүләрен тәэмин итсен иде", ди ул.

Түбән Кама районы Кызыл Чишмә бистәсе мәдәният йортында узган бу вакыйга бергәләп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

Белешмә: Түбән Камада әдәби түгәрәк 1968 елның сентябрендә оеша. Аның беренче рәисе Камил Гыйлмуллин була. Түгәрәк бераздан әдәби оешмага әйләнә һәм аның беренче җитәкчесе итеп Рәшит Юнысов сайлана. 1970 елдан 1986 елга кадәр шәһәр әдәбиятчылары берләшмәсен билгеле шәхес Рахмай Хисматулла җитәкли. Фәтхулла Абдуллин әлеге оешма рәисе булып 2003 елдан алып 2017 елга кадәр эшли. Бүген "Кама таңнары" рәисе булып Рәсимә Нәбиуллина тора.

XS
SM
MD
LG