Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте: Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк


Гүзәл һәм Данис Сәфәргалиләр
Гүзәл һәм Данис Сәфәргалиләр

Активист Рәфис Кашаповның колониядә утыручы Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итү үтенече кире кагылган. Социаль яклау оешмасына мөрәҗәгать итеп карасыннар дигән киңәш бирелгән.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашаповның колониядә утыручы Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм сорап Татарстан президентына язылган мөрәҗәгатенә Казан мэриясеннән җавап килгән. Хатны Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров язган.

"Русия бюджет кануннары нормалары нигезендә, Казан шәһәренең бюджет чыгымнары исемлегендә физик затларга финанс ярдәм күрсәтү өчен чаралар каралмаган, шуңа бәйле рәвештә, кызганыч, матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк", диелә җавапта.

Шулай да дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүчеләргә күрсәтелергә мөмкин дип белдерелә. Мондый мөмкинлекне карап тикшерү өчен Гафаров гаиләгә яшәү урынындагы социаль яклау оешмасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Кашапов сәяси тоткын Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать иткән иде.

"Сәфәргалинең хатыны һәм дүрт баласы авыр хәлдә калды. Эшләп торган әтиләре төрмәгә утыртылганнан бирле гаилә акчасыз калды. Хатыны Гүзәл үзләрен ашатырга гына түгел, иренә ярдәм итәр өчен дә акча эзләргә мәҗбүр", ди Кашапов.

Ул президентка: "Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк. Зирәк акылыгызга ышанып калам", дип мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG