Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литваның берничә сәясәтчесе Русия файдасына шымчылыкта гаепләнеп тоткарланган


Литва башкаласы Вильнюс
Литва башкаласы Вильнюс

Илнең баш прокуроры сүзләренчә, шикләнелүчеләр озак вакыт дәвамында Русия күзләү хезмәте йөкләмәләрен үтәгән.

Литвада оппозиция фиркаләренең берничә вәкиле Русия файдасына шымчылык кылуда гаепләнеп тоткарланган. Бу хакта илнең баш прокуроры Эвалдас Пашилиска сылтанып, Delfi.lt хәбәр итә

Тоткарланучыларның саны әйтелми. Алара арасында Русия тарафлы "Социалистик халык фроны" фиркасенең элекке рәисе Альгирдас Палецкис булуы билгеле.

Пашилис сүзләренчә, шикләнелүчеләр озак вакыт дәвамында Русия күзләү хезмәте йөкләмәләрен үтәгән. Сүз, аерым алганда, Литвадагы сәяси вазгыять турында мәгълүмат җыю хакында бара. Тагын бер тоткарланучы - Вильнюста яшәүче элекке Литва ССР дипломаты Валерий Иванов. Аның йортында уздырылган тентү вакытында корал табылган диелә.

Барлык тоткарланучылар да парламенттан тыш сәяси фиркаләр вәкилләре дип белдерелә.

Декабрь башында Словакиянең Русия дипломатын шымчылыкта шикләнеп, илдән чыгарылуы билгеле булды.

Ноябрь уртасында Австрия матбугаты Русия файдасына шымчылык кылуда шикләнелгән хәрбине тоткарлау турында язды.

Быел яз Нидерландта Русия шымчылары дип фаразланган төркем тоткарланды һәм илдән чыгарылды. Моннан соң АКШ, Британия, Нидерланд һәм тагын берничә ил Русия хәрби күзләвен бөтен дөньяда оештырган киберһөҗүмнәрдә гаепләде. Мәскәү гаепләүләрне кире какты.

XS
SM
MD
LG