Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев Нурбәк Батуллага Татарстанның атказанган артисты исемен бирергә чакыра


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Разил Вәлиев җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертмәгән җырчыларга дәрәҗәле исемнәр бирүне хупламавын, ә "Алтын битлек" иясе Нурбәк Батуллага атказанган артист исеме бирелмәүгә ризасызлык белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Ваһапов фондының багучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев Русиянең "Алтын битлек" театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батуллага Татарстанның атказанган артисты исемен бирмәүгә канәгатьсезлек белдерде. Бу хакта ул Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фондының 2018 елны йомгаклау матбугат очрашуында җиткерде.

Журналистлар Вәлиевтән "Иркә белән Фирдүс Тямаевка атказанган артист исемнәрен бирүгә ничек карыйсыз дип сорагач, ул "нәкъ сез караган шикелле", дип җавап кайтарды һәм Русиядә иң зур театраль бүләк – "Алтын битлек"кә лаек булган Нурбәк Батуллага мондый исемне һаман да бирмәүләренә гаҗәпләнүен белдерде.

"Алтын битлек" алган Батуллага бирмәделәр. "Алтын битлек" бит ул! Иң зур бүләк! Мин бу хакта исемнәр бирү комиссиясенә хат та язган идем. Җавап юк", диде Вәлиев.

Ул шулай үк җыр сәнгатен үстерми торган җырчыларга дәрәҗәле исемнәр бирүне хупламавын әйтте. Әмма мисаллар китермәде.

Быел "Алтын битлек"кә актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен лаек булды. Русия күләмендә уза торган театраль бәйгедә ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG